Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бәйрәм көнне үткәрү турында

Кешеляр бяйрям кӧннӧ ничек ӱткярергя тейеш

Бяйрямне куйыучы Алла бяйрямне блай ӱткярергя куша: Атна кӧннӧ кляӱ кӧнӧ итяргя онотма; алты кӧнне бар эшляреҥнедя эшля, жиденче атна кӧн Алла Ходайыҥ ӧчӧн булсын, дигян. Бӱтян бяйрямнярне дя шулай атна кӧннӧ бик кадерляб кня уздырырга тейеш. Бяйрям кӧн Аллага булсын дигяч, ӓр кем ул кӧннӧ бик кадерляб кня уздырырга тейеш. Бяйрямнен алды кӧнӧ тян керен тазартыб жыуыб ӓзерлянеб житкяч, изгеляр тӧсӧ алдына балауыз эшям утыртыб ӱзебезне булдыруычы Ходайга сыгылыб инялергя тейеш. Иҥ башта ӱзеҥя кулыҥ бля кач кылыб ӓйт: Эй, Алла, мин жазыклыны жарлыкка диген. Эй, Ходайым Ӏисусъ Христосъ Алла Улы мин жазыклыны жарлыкка диген. Шушы иманны ней хатле кӱб табкыр ӓйтсяҥ, шул хатле кӱб сауабы. Эй, коткарыучыбызнын Анасы изге Кыз мине сакла диген. Эй, изге Аталар минем ӧчӧн Аллага инялегез диген. Иман белсяҥ, иманны бик сагайыб, аҥ блян гня ӓйт; ходай алдында торам диб бел.

Укый белсяҥ часословны алыб андагы теляклярне укы. Жаныҥда кеше дя теляб торса, аҥар эшетерлек итеб айырмачык укы, ул да синеҥ бля бер уйда тороб телясен. Кляӱ итеб туктагач, утырыб кулыҥа Евангеліене алыб укы, укыганыҥны тыҥнарга жамагатларыҥны да ӱҥгя кешелярнедя чакыр, укыб белгянеҥне аларга сӧйляб бир. Шулай итсяҥ ӱзеҥ дя, кеше дя габрят алыр, зур сауабка кересез. Бяйрям кӧннӧ теляк итяргя, чиркяӱгя барырга тырыш. Эшляб табкан малыҥнан Алла какына чиркяӱ казнасына бир. Алла Сиҥа биргянне Аҥар бирергя кызганма, Аҥар китергян нястяҥ арткылы син Анын зур дяӱлятен алаын. Чиркяӱдя бик сак тор, аҥ блян гня Ходайга инял. Анда укыганны кӱҥел салыб тыҥна. Чиркяӱгя кергяч изгеляр тӧсӧня кӱзеҥ тӧшкяч блай уйла: кӱктяге падашлыкка керсям йе, мында тӧслярен кӱргян изгелярнен ӱзлярен кӱрсям эйе, алар теляге какында алар катында булсам эйе, диген. Чиркяӱгя кляӱнен башындук кер, кляӱ бетмейче аннан чыкма. Кляӱ беткяч ӧйгя кайткач, тамак туйдыргач, жарлы кешегя, мескен кешегя, чирлегя эшеня булыш. Бяйрям кӧннӧ жя ӧйӧҥдя жя урамдаутырыб, кешелярне чакырыб княгядян укыб тыҥнат. Ӱзеҥ азыкка тук булсаҥ Ходай какына бяйрям кӧннӧ гареблярне, жарлыларны, мекеннярне чакырыб алыб туйдыр, шулай итсяҥ Ходай Сиҥа сорау кӧнӧндя: эй минем какыма мескеннярне туйдырыучылар! Килегез мянге рахатлеккя керегез диер.

Эй, Жорт башы!

Бяйрям кӧннӧ усал кешелрягя кушылмаска тырыш; кешене айыблаб аракы эчяргя жотогоб торганнарга эярмя! Бяйрям кӧннӧ кеше блян ӓчелешле булыудан сагай! Бяйрям кӧннӧ жамагтларыҥа жал иттер; ул кӧннӧ кӱҥелле ӱткярсенняр. Бяйрям кӧннӧ ачыулы жӧрмя, жамагатларны калдырма! Бяйрям кӧннӧ эш эшляӱче Ходай кӧнен урлаучы була.

Эй, жяшляр! Бяйрямгя карышы кӧннӧ жырлашыб акырышыб, Ходайга языклы булыб уздырмагыз, азгынныкка биренмягез. Сансыз кыйланыб, картларнын, карчыкларнын танычлыгын бетермягез! Алардан кагӓр жыймагыз! Картлар кагаре жяшляргя каза китеря. Алладан куркам дигян кеше, бяйрям кӧннӧ ӱҥгя кӧнняргя караганда арыу тормошны артыгырак кӱрсятергя тейеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев