Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бәрмәнчек – борынгыдан килгән

Православие чиркәве, Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көнен Олы көнгә кадәр (Пасха) бер атна алдан зурлап бәйрәм итә. Керәшеннәр бу бәйрәмне үзләренчә, кыска гына итеп, “Бәрмәнчек” дип атыйлар

Православие чиркәве, Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көнен Олы көнгә кадәр (Пасха) бер атна алдан зурлап бәйрәм итә. Керәшеннәр бу бәйрәмне үзләренчә, кыска гына итеп, “Бәрмәнчек” дип атыйлар. Бу бәйрәм көнне чиркәүдә иртәнге зур келәүдән соң, прихожаннарга аруландырылган тал ботаклары өләшәләр. Бу гадәт бик борынгыдан килә. Элгәре яшел үсемлек ботаклары белән дошманнарын җиңеп кайткан патшаларны каршы ала торган булалар. Әле дә без бәйрәм көнне яңарган тал ботаклары белән Коткаручыбызны данлыйбыз, аның үлемне җиңүен таныклыйбыз. Коткаручыбыз безнең җазыкларыбыз өчен үләр һәм кабат терелеп, кешелекне мәңгелек үлемнән коткарыр өчен, бу көнне зурлык белән Иерусалимга кергән. Хәзерге очракта бөреләре ачылган, яшәргән язгы тал ботагы Ходайыбыз Иисус Христосның үлемне җиңгәне билгесе (символ) булып, кешеләргә актык сорауда кабат тереләселәрен искәртә.

Чиркәүдә аруландырылган тал ботагы Олы көнгә чаклы тәреләр янында тоталар. Бәла-казалардан, чирләрдән арыну өчен өйдәгеләргә ару тал ботаклары белән суккалап чыгалар. Беренче көтү куганда, мал-туарны шул ботаклар белән куып, маллар туры өйгә кайтсын дип, абзар кыегына кыстырып куялар. Искергән ботакларны яндырырга яисә суга агызырга кушалар, шакшы җирләрдә аунатып йөртү зур җазык. Гомумән, чиркәүдә аруландырылган һәрнәрсәгә дә бик сак булырга кирәк, андый әйберләрне теләсә кая ташларга ярамый.

Бәйрәмнәрегез ару-имин узсын!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев