Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бöгöн Арыу Жыйын Мяскяӱ белян Коломенскига архiерей булыб тороучы кадерле митрополитъ Макарiй äтейне искя ала

Зяй каласында Изге Макарiй Невский кряшен чиркяӱенен престольный бяйряме

Кряшен калыгы öчöн бик истялекле дата. Казан каласында 1869 нчы жылда Оло уразанын беренче атна кöнöндя Алтайдан миссионер иеромонах Макарiй (Невский) äтей башкарыуында кряшен калыгы öчöн кряшен телендя беренче келяӱ уздырыла.Кряшенчя келяӱляр башланыуга нигез салына. Нинди эйямне
ӱз телеҥдя Алланы даннауны, Аллага теляк китереӱне эшетеӱ, Келяӱдя Арыу Жяшереклярдя аҥнаб катнашыуы.

Тропарь, 4 нче кöй:

"Бöгöн дöрöс денне ололаб тороучы жыйыннар жактырылыб эйямняняляр, Христоснын сöйляӱчесен, дöрöс денне ололаб тороучыларнын öрятеӱчесен бахетле Макарiйне псаломча жырлаб, ул Христосъ Чиркяӱен ныгайтыучы, Казан жирен даннаб эйямняндереӱче, безнен затыбыз öчöн алда басыб тороб, тынычлык белян оло изгелек теляӱче". 

Кондакъ, 3 нче кöй:

"Христосъ Алланын сöйöклö святителе, син ден тотоучыларга кючергеч кюрсяткян, äдямняр öчöн жыуаш кюҥелле ряӱешле булган, ӱз сюзеҥ белян, кюб эшляреҥ белян Казан калкын Христоска китергян, жирдя чагындук кызмятеҥ öчöн чиреӱ кюрмяскя Алладан тейешле булган, Алла Престолы алдында тыныҥ белян тороб,
äле дя Ходайга инял: безне дöрöс денне ололаб тороучыларны Православiядя ныгайтсын ыйы да, жаннарыбызны коткарсын ыйы". 

Зурлау:

"Эй изге святитель Макарiй äтей, Сине зурлыйбыз, Сине исебезгя алыб кадерлейбез, Син дя безнен öчöн, Аллабыз Христоска инялясен". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев