Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бәлагә төшкән чакта, күренә, күренми торган дошманнар ябышкан чакта әйтелә торган иман

Теләк итү – Алла белән сөйләшү

Тропарь 4-көй.

Эй Аллабыз Христосъ! Сине курлаб безне адаштыра торган дошманнарыбызнын кулына без тӧшмяс борон, Син безгя тиз кил, безне жиҥяргя тороучыларны Качыҥ белян бетер, дӧрӧс денне тотоучыларнын ышаныуы, Алланы тыудырганнын жалбарыуы белян ней хатле кыуатлы икянеҥне белсенняр эйе, бер Син гня Кеше сӧйӧӱче.

Кондакт 8-көй.

Эй чиреу башлыгыдый безне жаклаучы Ходай, эй тамукны Жиҥеӱче, мин Син булдырган мяндяҥ мянге ӱлемнян котолгач, инде Сиҥа мактау жырыуларын жыйлыймын: Син ӓйтеб бетеря алмаслык изге Кюҥеллегя кюря, ӓр-тӧрле бялядан мине коткар, Сиҥа дяшям: эй Алла Улы Иисусъ, мине жарлыка.

Аннары:

Алла торсон, Анын дошманнары таралышыб бетсенняр, Аны кюралмый торганнар Анын жӧзӧннян качсыннар, тӧтӧн таркалыб беткян шикелле таркалыб бетсенняр, утта балауыз эреб беткян шикелле, Алланы сӧйӧӱчелярдян: ӱзляреня Кач билгесен кылыб, кыуанышыб, эй Ходайнын терелек биря торган иҥ кадерле Качы сӧйӧн, синдя кадакланган Хадайыбыз Иисусъ Христоснын кыуаты белян син женнярне кыуасыҥ, Ул тамукка тӧшӧб, шайтаннын кӧчӧн бетереб, син кадерле Качны безгя ӓр-бер жошманны кыуарга биргян диб ӓйтеӱчелярдян женняр качсыннар, эй Ходайнын терелек биря торган иҥ кадерле Качы, Алланыф тыудырган Башкарыучы Изге Кыз белян, бар изгеляр белян бергя миҥа гумергя булышыб тор. Аминь.

"Иманнар княгясе"ннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев