Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Бәхетлемен Керәшен булганлыгым белән!”

Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара

Без Питрәч районында яшәүче керәшеннәр булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр тату булып яшиләр, телләребез бер, диннәребез генә төрле. Керәшеннәр христиан динен тоталар. Керәшеннәрдә яшәп килгән иҗтимагый йола һәм бәйрәмнәрен үткәрү вакыты христиан календаре бәйрәмнәренә туры китерелгән. Шуңа күрә керәшеннәрнең бәйрәмнәре рус халкыныкына охшаш. Ә йола, гореф-гадәтләре башкача.

Мин халыкның бәйрәмнәрен барлыйм:
Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,
Асылына төшсәң, эш-хезмәткә,
Табигатькә, җиргә бәйлеләр. (Клара Булатова)

Ел фасыллары белән бәйле йолалар, бәйрәмнәр.

Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә.

Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.

Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган төрле йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Борынгыдан килгән ышануларга нигезләнгән йолалар, күмәкләп, бөтен авыл халкы катнашында үткәрелә торган булган.

Элекке гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, мәсәлән, Нардуган уеннары, Бәрмәнчек, Тройсын яки каен башы бәйләү (“Яфрак бәйрәме” дип әйтелә), Питрау һәм башка бәйрәмнәр үзенчәлекле җырлар, такмаклар белән уздырыла торган булган. Христиан бәйрәмнәре итеп чиркәү календаре буенча уздырылса да, аларда динилек бөтенләй диярлек чагылмый, күбрәк мәҗүсилек йолалары өстенлек алган. Кызганычка каршы, ул борынгы йолалар һәм йола җырлары хәзерге вакытта онытылып баралар, аларның матурларын яңартып, авылларга ямь өсти торган итеп, халыкка кире кайтару зарурлыгы нык сизелә хәзер. Мин үземнең язмамда Питрәч районы керәшеннәр бәйрәм иткән бәйрәмнәрнең кайберләренә генә кагылып китәсе килә. Көз фасылына караган бәйрәмнәр — Покрау.

Покрау

Покрау (русча покров — покровительствовать, ягъни яклау сүзеннән) — Христиан дине буенча, христианнарны Изге Мария үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче бәйрәм. Бәйрәм көне — 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча).

Бу бәйрәм көзге кыр эшләре төгәлләнгән, көтү кергән көн буларак та билгеләп үтелә.

Гадәттә, бу көнне кар яуганын көтәләр. Ул ак җәймә булып җир өстенә ятарга тиеш. Тик соңгы елларда бу бәйрәм көнне кар яумый. Тик әлеге күренеш күтәренке кәеф рухына бер дә комачауламый. Покрау православие динендәгеләр өчен көзнең иң зур бәйрәме. Аның тарихы 910 елдан башлана. Иман укучылар бу көнне Изге Анадан дөньялар тыныч булуын һәм ярдәм сорый. Алар исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр куеп, келәү итәләр.

Елның иң салкын фасылында Нардуган, Рождество, Качману, Май чабу кебек бәйрәмнәр, йолалар үткәргәннәр. Декабрь аеның аеруча салкын, кыш тәмам урнашып җиткән вакытта Нардуган бәйрәме үткәрелә.

Бу бәйрәмне XVIII гасырдан башлап төрки халыклар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала. «Нардуган» сүзе, Яңа елны каршылау йоласына караган бер атама буларак, телгә һәм көнкүрешкә шул вакытларда кергән булса кирәк. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә «нар» кояш дигәнне аңлата. Нар+туган — ягъни кояш туган дигән мәгънәгә туры килә. Бәйрәм көн-төн тигезләшкән вакытта, ягъни 21-22 декабрьләрдә үткәрелгән.

Элек Керәшен Сәрдәсе авылында яшәгән,инде бакыйлыкка күчкән Иванова Мария әбинең сөйләвенчә, Нардуган игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. Элек-электән халык, Нардуган бәйрәменә бик җитди килгән, бию, җыр әзерләгән. Яшьләр костюм һәм битлек киеп, урам буйлап «Нардуганга!» дип, халыкны җыя торган булган. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән. Һәрбер өйдә нардуганчыларны көтеп кенә торганнар,нардуганчы кергән өйдә бәла-каза булмый дип ышанганнар. Менә шундыйрак такмаклар әйткәннәр:

Нардуган, Нардуган,
Нардуган, хуҗалар,
Котлы, мөбарак булсын,
Тормыш түгәрәк булсын,
Мал-туарыгыз артсын,
Игеннәрегез уңсын…

Рождество (Туым көне)

Рождество (рус. рождество — туым, туу сүзеннән) — Иисус Христос туган көн.

Туым көне алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана. Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динен тотучылар 7 январьга каршы төндә Рождество бәйрәмен каршылый.

Праваслав динендәгеләр 6 январь көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, җазык кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Рождество көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар. Туым бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.

Качману

Бу көннең (19 январь) һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, елгада коена. Питрәч районының күп кенә керәшен авылларында изге чишмәләр бар.19 нчы январь көнендә изге су керү өчен махсус су керү урыннары (купельләр) булдырылган. Анда коенучылар күп чирләреннән савыга. Чиркәүләрдә бу көнне төнге 12 дә су изгеләндерелә. Әлеге су ел буена бозылмый, көчен югалтмый. Галимнәрнең бүгенге көнгә кадәр бу могҗизаны аңлата алганнары юк. Күп чирләрдән дәвалану, өйне изгеләндерү, сабыйларны коендыру өчен, изге суны җыеп калырга тырышалар. Аның тамчысы да кодрәтле. Изге суны күп еллар саклап була һәм ул бозылмый. Качману йоласы Керәшен Сәрдәсе авылында ел саен уза.Яшьләр бик теләп изге суны керә,чиркәүгә келәүгә килә.

Май чабу (Масленица)

Кышны озатып, язны каршылау һәр милләтнең үзенчәлекле бер бәйрәменә әверелде. Мисал өчен, керәшеннәр аны Май чабу дип атыйлар. Әлеге күркәм йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабуның төп атрибуты — түгәрәк коймак пешерү. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Кияүләр,бәйрәмнең өченче көнендә хатын ягына кунакка бара.Әби коймагы ашарга.Соңгы, җиденче, көнендә керәшеннәр бер-берсеннән гафу сорый. Масленицаның тагын бер йоласы бар – кышны гәүдәләндергән карачкы — курчакны яндыру.

Бәрмәнчек

Бәрмәнчек – чыннан да, керәшен сүзе. Аның урысчага тәрҗемәсе – верба, ә татарча тал песие була инде. Бу атама христиан диненә бәйле. Карлар эреп, дөньялар яшәрә, яшелләнә башлагач, Олы Көнгә, ягъни Пасхага бер атна кала керәшеннәр зурлап Бәрмәнчек (Вербное воскресенье) бәйрәмен уздыралар. Ә бәрмәнчек сүзе ул «бәргәләү»дән алынган. Песиле талларның ботакларын өйләренә алып кайтып, сулы савытка утыртсаң, шуның белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең дигән ырым яши. Ул ботакларны терлек-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын дип каралты-кураларга да кыстырып куялар.Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз-үрдәк эре була дип тә уйлаганнар. Кешеләр бер-берсенә матур теләкләр телиләр, җырлар җырлыйлар.

Олы көн

Пасха бәйрәмен христианнар Христосның терелеп торуы уңаеннан билгели. Олы көннең төп мәгънәсе – үлемне җиңү. Бу бәйрәмнең барлык йолалары Христос яшәешенең соңгы көннәренә килеп тоташа. Бу көнне чиркәүләрдә келәү була, кунакка йөрешүләр була. Йомырка буяу гадәте бар. Балалар өйдән-өйгә йөреп күкәй җыеп йөри. Шулай ук йөземле Пасха күмәче (кулич), эремчек күмәчләре ише бәйрәм ризыклары да пешерәләр.

Олы көннең зур билгесе – кызартылган күкәй. Ул җир шары образын гәүдәләндерә, йомыркадан яңа тормыш барлыкка килгән кебек, Христосның терелүе белән дөнья яңара дигән мәгънәне аңлата дип, сөйләде миңа Мария әби. “Ә ни өчен йомырканы кызыл төскә буйыйлар ?” – дип сорагач, Мария әби миңа болай җавап бирде: “Йомырканың кызыл төсе шатлыкка ия булу белән беррәттән, бу Христосның каны дигәнне аңлата. Олы көнне өстәлгә йомырка белән тулы савыт куела, бу йортка муллык алып килә дигән ышану бар.”

Симек

Симек Олы көннән соң (Пасха) җиденче кече атна (пәнҗешәмбе) көнне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Ул Тройсынга караганда ике көн алдан килә. Симекне Яфрак бәйрәменә туры китереп уздыру гадәте кереп калган. Бу көнне каен яфракларын, кыр чәчәкләрен авылга җыеп алып кайтып, өйләрне бизәгәннәр. Язны озатып, җәйне каршылау көне буларак үткәрелә торган йола.

Сагынып көтеп алган ямьле җәй җиткәч, Тройсын, Питрау, Элҗен, Казанская бәйрәмнәрен үткәрү йолалары гадәткә әверелә. Тройсын - Яфрак (Җапрак) бәйрәме көнне башланып киткән. Ул көнне Симектәге кебек бөтен өй, капка каен яфрагы, чәчәк белән бизәлгән. Яшьләр су буенда күңел ачкан. Икенче көнне зиратка барып, үлгәннәрне искә алу гадәте булган. Бу көнне елгадан Су анасын да тотып алып кайтырга мөмкин, имеш.

Керәшен авылларында Тройсын көнне җыеннар гөрләп торган. Күрше авыллардан кунак төшерү гадәте булган.

Питрау

Питрау бәйрәме ( Петров день) — бу христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме, балыкчы Апостоллар Перт һәм Павелны зурлау. Питрау көнне табигатьне олылаганнар. Аңа табыну, биргәннәренә шөкер итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә тау итү. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 нче июль көнне билгеләп үтелә. Питрау – ул җәйнең нәкъ уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Ә яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау“ дип аталган.

Хәзер Питрау – Питрәч районы Янсуар (Янцевар) авылында бик зурлап уздырыла. Анда керәшеннәр генә түгел, барча халык катнаша. Кайлардан гына килмиләр бу көнне Янсуарга. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш-бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары ( армспорт, гер күтәрү, көрәш), утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – “Питрау чибәре“ сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “Питрау чибәре“ кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлана. Бу бәйрәмдә Питрәч районында ,шулайк ук якын-тирә районнарда яшәгән барлык милләт вәкилләре дә катнаша.Бер ничә ел рәттән Питрау чибәре булып минем сеңлем сайланды. Менә ул чын керәшен кызы: Иванова Анна Николаевна. Хәзерге вакытта Казан медицина колледжында белем ала.

Питрәч районында бүгенге көндә дистәгә якын милләт вәкилләре бер гаиләдәй, дус-тату яши. Аларга мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрен яңарту өчен шартлар тудырыла. Сабантуй, Питрау, Казанская һәм башка халык бәйрәмнәре елдан-ел матуррак үтә. Һәр авыл ниндә булса бәйрәм үткәрүе белән элек-электән аерылып торган. Янсуарда Питрау, Кәвәлдә Боламык, ә Керәшен Сәрдәсе Казанскаясы, Көлкәмәр Симеге белән тирә як авылларны шаккатырган. Казанская бәйрәме 21 нче июль көнне уздырыла. Ул дини бәйрәм. Шулай ук халыкның зур эшкә тотынганчы , ягъни урып- җыю эшләре башланганчы ял итеп алу бәйрәме дә. Казанская – халыкның кичке уенга төшүе, ял итү киче ул. Уеннар, җыр-биюләр төнгә кадәр дәвам иткән, Сәрдә болыннары, авыл урамнары гөр килеп торган, күршеләр, туганнар йорттан-йортка йөреп, кунак булганнар. Әлеге бәйрәмдә кавышкан, туй көннәрен билгеләп үткән парлар да булган. Казанская – ул гаилә иминлеге һәм хатын-кызлар бәйрәме дә. “Казанская чибәре”, “Иң яхшы керәшен җырын башкаручы” бәйгеләре бүгенге көндә дә күпләрдә кызыксыну уята.

Йомгаклау

Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве — бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез районыбызда яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.Үземнең язмамны халкыбызныж беренче шагыйре Яков Емельянов язган Керәшен кодексы белән тәмамлыйсым килә: Тор гадел, җөр шиксез, бул изге, кыл якшы, уйла туры, сөйләш чын!

 

Нина Ивановна Утяганова, Питрәч районы Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче беренче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

"Безнең мирас"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев