Туганайлар

Бүгеннән Питрау уразасы башланды

Питрау уразасы быел 15 июньнән 11 июльгә кадәр дәвам итә

Әле Олы көн җиткән генә кебек иде, инде Питрау алды уразасына да аяк бастык. Быел ул 15 июньгә туры килде. Питрау уразасының төрле даталарга туры килүе дә Олы көн белән бәйле. Гадәттә, ул Пасхадан соңгы 57 нче көндә килә. Тарихта билгеле булганча, иң кыска ураза 8 көнгә, ә иң озыны 6 атнага да сузылырга мөмкин. Монда без Питрау уразасының Олы көн уразасыннан да озынрак булырга мөмкинлеген күрәбез. Ләкин бу иң мөһиме түгел. Тырышып һәм чын күңелдән ышанып тоткан ураза бик зур көчкә ия. Тырышканыбызга күрә Ходай безгә савабын да бирми калмый, әлбәттә. 

Кайчан нәрсәләр ашарга ярый
Понедельник саен: май, ит, сөт һәм балык кушылмаган кайнар ризык лар.
Вторник, четверг, суббота һәм атна көн саен: составына сыек май, ярма, балык, гөмбә һәм яшелчә кергән ризыклар.
Среда һәм пятница саен: май һәм балык кермәгән салкын ризыклар.

Ураза ризыклары
Чияле кекс

Ярты стакан җылымса су, 1 стакан шикәр комы, 2-5 аш калагы сыек май, 1 стакан чия, 250-300 гр. он, берәр чеметем корица, мускат чикләвеге һәм кардамон, 1,5 чәй калагы разрыхлитель, сода, уксус кирәк булачак.

Югарыда күрсәтелгән әйберләрне бербер артлы салып туглыйбыз. Ярты чәй калагы соданы уксус салып сүндерәбез һәм камырга өстибез. Чияләрне ахырдан гына кушабыз. Камыр куе сөт өсте хәленә килергә ти еш. Әзер булган камырны формага салып 180 градус кайнарлык тагы духовкага куябыз.

Бәрәңге белән гөмбәзапеканкасы
7-8 бәрәңге, 250 гр. свежий гөмбә (шампиньон), 2 баш суган, 4 тырнак сарымсак, 3 аш калагы сыек май, ярты чәй калагы тимьян, кара борыч, тәменчә тоз кирәк булачак.

Бәрәңгеләрне әрчеп, түгәрәкләп, суганны ваклап турыйбыз, сарымсакларны кыскыч аша чыгарабыз, гөмбәне майда кыздырып алырга да мөмкин. Табага юка рәтләр ясап бәрәңге, гөмбә, суганны тезәбез. Араларына тәмләткечләр һәм сарымсакны сибәбез дә духовкага куябыз. Яртысәгать дигәндә запеканка әзер.
Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: