Туганайлар

Бүген Тройсын бәйрәме

Бу олы бәйрәм Изге Өчлекне, Атаны, Улны, Святый Тынны данлау хөрмәтенә һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдереп, изге бәйрәмнәрнең берсе булып, Пасхадан соң илленче көндә уздырыла

Ходай кодрәте белән Святый Тын иңү

Святый Тынның апостолларга иңүе турында “Олы бяйрямняр” кенәгәсендә түбәндәгеләр язылган.

“Иудейләрнең Илленче көн дигән бәйрәмнәре (Пятидесятница) җиткәч, Христосның терелеп торганына 50 көн үткәч, күккә күтәрелгәненә унынчы көнне, апостоллар барысы да бергә теләк итәләр икән. Шул көнне иртә белән өченче сәгатьтә кинәт күктән давыл шикелле шаулаган тавыш ишетелгән, апостоллар җыелган өй эче яп-якты булган. Шунда аларга ут күк телләр күренгән. Алар апостолларның һәрберсенә иңгәннәр. Иисус Христос әйткәнчә, алар шул вакытта Святый Тынны алганнар. Святый Тын аларны Үз кодрәте белән төрләндергән. Төрләнгәч, апостоллар барысы да куатланганнар, белемнеккә остарганнар. Святый Тын куаты белән, алар төрле телләрне белеп, сөйләшә башлаганнар. Бөтен дөньяга Христос динен сөйләп, аны таратырга батырланып киткәннәр. Шул чакта Иерусалимда төрле халык бәйрәмгә килгән. Шул шаулаган тавышны ишетеп, бу халык апостоллар янына йөгерешеп килгәннәр.

Апостолларның ят телләр белән сөйләшкәннәрен аңламаган Иерусалим кешеләре, “болар исергәннәр бугай”, дип көлеп торганнар. Шунда унбер апостол белән Петр халыкка таба борылып, шуны әйткәннәр: “Әй, Иудейләр, әй, Иерусалимда торучы кешеләр! Белегез әле, минем сүземне тыңлагыз әле, сез әйтәсез, болар исергән бугай, дип; юк, алар исермәгәннәр. Әле иртә, көннең өченче сәгате генә, тик бу сез күргәннәр Алланың Ищиль пагамбәр аркылы әйткәне булыр. “Мин Тынымны һәртөрле кешегә иңдерермен, аннары улларыгыз, кызларыгыз мин белдергәнне сөйләрләр. Ходайга ышанучы һәркем котылыр” дигәне хәзер җиренә килде. Күккә күтәрелгән Иисус хәзер безгә Святый Тынны иңдерде”.

Тыңлаучы кешеләр, күңелләре тулып, җазыклы булганнарын тоеп, апостолларга әйткәннәр: “Әй, туганнар! Соң без ни кылыйк инде?”. Петр аларга: “Инде үкенеп тәүбәгә килегез; җазыкларыгыз кичерелсен өчен Иисус Христос исеменә чумылыгыз, аннары Святый Тынны алырсыз”, дигән. Шунда күбесе ул әйткәнгә ышанганнар. Шул көнне өч меңләп кеше Христос исеменә чумылганнар. Шулай итеп, көннән-көн Христоска ышанучылар җыены арткан.”

Ни өчен изге апостолларга Святый Тын ут телләре рәвешендә иңгән?

Апостоллар изге булганнар һәм, шуңа күрә, Святый Тын алар өстенә генә иңгән дә. Ул утлы телләр булып иңеп, апостолларга кайнар йөрәкләр һәм акыл биргән, аларны изгеләндергән һәм белемле иткән, элегрәк Иисус Христостан ишетеп белгәннәрен исләренә төшергән, аларга бөтен дөньяны Христоска якынайту өчен көч биргән.

Бу көнне чиркәү һәм өйләрне агач ботаклары, үлән һәм чәчәкләр белән бизәү гадәткә кергән. Святый Тын апостоллар өстенә иңгән өй дә шулай бизәлгән булган, дигән фикер яши. Яшеллек – кешеләрдәге яңарыш, үзгәреш символы һәм ул шушы көнне искә алына торган үлеләрнең терелеп торуына ышанычны да белдерә. Россиядә бу көнне балалар һәм хатын-кызлар чиркәүгә чәчәкләр һәм хуш исле үләннәр алып килгәннәр. Чиркәүдә изгеләндергәннән соң, өйләренә алып кайтып, дару үләннәре итеп кулланганнар.
Яз көнендә үткәрелгән башка дини бәйрәмнәр кебек үк, Пятидесятница да үлеләрне искә алуга багышлана.

Күп кенә керәшен авылларында Пятидесятница дини төсмерен югалтып, Җапрак бәйрәме, яшеллек бәйрәме итеп үткәрелә. Халык телендә аны “Тройсын” диләр.

Изге Өчлек өчен иман

Эй, тере итеӱче Христосъ, Сине зурлыйбыз, Ӱзеҥ изге Апостолларыҥа Атаҥнан жибяргян Святый Тыныҥны да кадерлейбез.

Даннаулы Син, эй, Аллабыз Христос! Син балык тотоучыларга Святый Тынны иҥдереб, аларны белемнеккя оста иткян, аларга бӧтӧн дӧнья калыкларын тотторган.

Эй, кеше сӧйӧӱче, шӧкӧр Сиҥа. Жугарыдагы иҥеб, кешелярнен теллярен саташтырган чагында, Ул калыкларны айырган, ӓммя ул теллярне ӧляшеб биргян чагында, бар калыкларны да бергя кушылырга ӧндягян. Шунныктан, барыбыз да бер уй белян Святый Тынны данныйбыз.

Тройсын көнне чумылган бала бәхетле була дигән сүзләр дөресме?

Күпләр Тройсын бәйрәмен бала чумылдыру өчен көтеп ала, чөнки бу көнне үлгәннәргә келәү итмиләр һәм Тройсын – Җапрак бәйрәме көнне чумылган бала бәхетле була, гел уңыш елмая, язмышы яхшы була, диләр. Бу – алай түгел. Язмыш дигәндә без теләсә нинди шартларда да үзгәртеп, качып калып булмый торган хәлләрнең бергә туры килүен истә тотабыз. Бу чынлап та шулаймы соң? Кеше үз язмышын үзе төзиме? Язмыш һәм аның алдан билгеләнүе турындагы уйлар каян килеп чыккан соң? Күрәсең, түбәндәге сәбәпләрдәндер:

– язмыш алдында көчсез булу, аны контрольдә тота алмаудан;

– ялкаулыктан яки уңышсызлыклардан. Аларны язмышка сылтау җиңелрәк;

– юраганнары юш килгән шаман һәм күрәзәчеләрдән.

Язмышка карата Библиядә нәрсә әйтелгәнне карыйк: “А вас, которые оставили Господа, забыли святую гору Мою, приготовляете трапезу для Гада и растворяете полную чашу для Мени, – вас обрекаю Я мечу, и все вы преклонитесь на заклание: потому что Я звал, и вы не отвечали; говорил, и вы не слушали, но делали злое в очах Моих и избирали то, что было неугодно Мне». (Исайя 65,11-12). (Мени (Meni) – судьба, бог удачи, и Гад (Gad) – фортуна, судьба, бог удачи. Гад и Мени – это два сирийских божества). Библиядән алынган бу өзектән күренгәнчә, язмышка һәм уңышларга ышану – шул ук сыннарга хезмәт итү һәм Ходайга каршы булу ул.

Ходай кеше үз язмышын үзе сайласын дип аңа ирек биргән. Без кайда һәм кайчан тууны сайламыйбыз, әмма мәңгелекне кайда үткәрүне үзебез сайлый алабыз: очтомакта Ходай беләнме, әллә тамугта Ходайдан башкамы. Билгеле, ата-аналар һәм кешенең әйләнә-тирәсе (мәктәп, дуслары, хезмәттәшләре) аңа кирәкле юлны сайлаганда үз өлешен кертә. Әмма бу карарны һәр кеше үзе кабул итә, һәм мәңгелектә аның өчен үзе җавап тота. Әмма бу, Ходай язмышыңны билгеләп куйган, дигән сүз түгел. Безнең һәрберебез тормыш дәвамында үзенең карарлары һәм кылган эшләре белән үз язмышын үзе билгели. Язмыш – безнең кылган эшләребез нәтиҗәсе ул. Чумылу өчен елның һәр көне дә уңай санала.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: