Туганайлар

Бүген Изге Николайны искә ала торган көн

Эй Кюб кодрятляр кылыучы Изге Николай äтей, безнеҥ öчöн Ходайга эйнял, жаннарыбызны коткарсын ыйы. Аминь.

Изге Николай Ликiядагы Патара каласында 435 нче жылда тыуган. Ул бик бай, бик затлы кешеляр Феофань белян Нонна улы булган. Изге Николай баладан ук сак булган; анасыныҥ уҥ имчягеннян геня имгян, среда белян пятница кöннö кичкя чаклы иммей тюзгян; кечкенядян ӱк уйнау, кöлеӱ, шаярыудан тыйылыб килгян, Чак ибтяш белян жöрмягян, катын-кыз жамагаты белян шаярыб сюз сöйляшмягян, аларга кюз дя тöшöрмягян. Укырга öйряня башлагач, Николай бик кюҥелдян öйрянгян: кöннö арыу кенягяляр укыб, тöння кюб багытны теляк итеб ӱткяргян, чиркяӱгя теляккя жыш жöргян.

Патара каласындагы архiерей дя Николай атлы икян; ул Николайга карендяш икян. Ул архiерей Николайныҥ ӱсеб житеб бик изге торганын, чиркяӱгя жöреӱен, келяӱ итеӱне сöйгянен кюреб, аны элекке дiаконь иткян, ангары священниккя куйган; кулына бер приходь табшырган. Изге Николай священник булыб приходь алгач, калыкны денгя, изгелеккя, Алланы белергя öйрятергя бигряк тя тырышкан, ураза тотоб жалан теляк иткян. Аталарыннан калган малны жарлыларга, мескенняргя öляшеб бетергян. Кеше кюреб мактамасын диб, бар нястясен кешегя аулакта биргян. Аны калык бик сöйгян, бар да ӱз атасы кюк итеб торганнар.

Бар жарлы атаны,кызларын кадерсезлеккя салыудан, аныҥ нужасыннан изге Николай ӱзе акча биреб коткарган. Бер табкыр кимя белян кюб кеше Iерусалимгя келяӱгя баралар икян. Изге Николай да шунда бара икян; кинят дауыл чыгыб, тулкыннар кютярелеб кимяне батыра башлаган. Бар кеше для изге Николайга ӱтенгян: безнеҥ öчöн Ходайга иняля кюр диб; ул теляк итеб, дауылны басылдырган, кешелярне батыудан коткарган.

Беряӱ кимя öстöня менеб уатыкны тöзятя икян; ул жангыш басыб, жыгылыб тöшöб ӱлгян. Изге Николай Аллага инялеб аны тергезгян.

Александрiя каласында житкяч,изге Николай кюб чирлелярне тöзяткян.

Iерусалимдяге изге нястялярне, изге урыннарны кадерляб ӱбеб, аларга башырыб, Патарага кайткан; кайткач монастырда гына теляктя тормакчы булыб, Сiонь монастырына кергян; анда аныҥ сабырлыгы, саклыгы, изге тормошо барысына да öлгö булган. Ангары Ходайдан изге Николайга: Миры каласына бар, андагы калыкны Мине белергя, Христось денен тотарга öйрят диб сюз булган; изге Николай простой кейем кейенеб, простой кеше кюк кеня булыб, Миро каласында барыб тора башлаган.Кöн сайын кичке, иртянге, кöндöзгö келяӱгя кереб теляк телягян; узгынчы кеше кюк кеня жарлы жöргян; кем кайда туры кился, аҥар гел Алла турысында сöйлягян;аныҥ кем икянен ич беряӱ дя белмягян.

Шул чакта Миры каласындагы архiерей ӱлгян.Ул ӱлгячен, аныҥ урынына архiерей куярга анда архiерейляр жыйылганнар.

Архiерейляр дя, калык та, чиркяӱгя жыйылыб, Ходайга инялгянняр: безгя архiерей булырга тейешле кешене Ӱзеҥ кюрсят, диб. Ходай теляклярен эшетеб, тöння бер архiерейгя жакты кеше булыб кюренеб äйткян: син келяӱ алдыннан чиркяӱ ишеге тöбöндя саклаб том; иҥ элекке кергян кеше Миҥа жараулы кеше, ул Николай атлы; шуны архiерейгя.куйыгыз, дигян. Ул архiерей мыны бютян архiерейляргя дя, калыкка да белдергян; аннары ӱзе келяӱ алдыннан чиркяӱ ишеге тöбöндя торган; иҥ элекке чиркяӱгя кереӱчене туктатыб: син, улым, ней атлы? диб сораган.

Ул кеше,- мин жазыклы мяндя Николай атлы, дигян.Архiерей аны жыуаш, сабыр кеше шушы икян диб, аны кулыннан житякляб, äйдя минем белян, улым,диб, алга таба алыб кергян. Ангары чиркяӱ тулы калык жыйылгач, бар архiерейляр алдында изге Николайны кюрсятеб äйткян: эй туганнар! мына сезгя Ходай Ӱзе сайлаб биргян архiерей, кабыл алыгыз аны, дигян. Барысы да Ходайга тау итеб, изге Николайны Миры каласында архiерейгя куйганнар. Архiерейлеккя куйылгач, изге Николай бигеряк тя изге торган: кöнöндя бер табкыр гына ашаган, кöн буйы кешене изгегя öйрятеб, äр-кемгя жакшы эш кылыб ӱткяргян; нейдей жомош белян килсяляр дя, буш бороб жибярмягян, ачныҥ ашарына, жалангачныҥ кейяреня биргян. Äр-кемгя булышыб торган.

Шул чакта Христось денен тотоучыларны бик кысалар икян. Дененнян танмаган öчöн усаллардан изге Николай да кюб азаб кюргян. Аны öтöрмянгя жабканнар, анда аны ач тотканнар, ул тилмереб торган. Алай торса да, ӱзе бютяннярне, Христось öчöн жабылыуда тороучыларны, Евангелiе сюзе белян жыуатыб, ныкландырыб, Ходайга ышандырыб торган.

Константинь падша ӱзе Христось дененя кергяч, Православный ден öчöн öтöрмянгя жабылганнарны барысын да чыгарган. Изге Николай да жабылыудан чыгыб, Миро каласына кайткан. Анда архiерей кöйö калыкны öйрятеб, чирлелярне кодрят белян тöзятеб, мескенняргя булышыб торган. Константинь падша Арiйнеҥ Православный денне бозоб сöйлягянен тикшертергя Никея каласына изге аталарны жыйдырткан; шунда алар 318 кеше жыйылган, кодрят кылыучы изге Николай да килгян. Шунда алар Арiйне Православный денне бозоб сöйлягяне öчöн ӱзляреннян айырганнар да, аны читкя жыракка озатканнар.

Изге Николай бик картайыб, 94 жяшкя житеб, 530 нчы жылда, декабрнеҥ 6 сы(искечя) Ходайга жанын биргян. Аныҥ тянен Миры каласыныҥ соборына куйганнар. Бер ауыктан суҥ изге Николайныҥ тяне черемейче бик татлы эйесле булыб öскя калыккан; аҥар ышаныб килгян кеше нейдей чир белян чирле булса да тöзялгян.

1087 нче жылда изге Николайныҥ тянен Миры каласыннан Барь дигян калага кючергянняр; ул мыҥар чаклы анда чермягян кöйö, татлы эйесле кöйö тора. Изге Николайныҥ кылган кодрятляре бöтöн дöньягя жяйелгян. Мине чирдян, бялядян коткар диб инялгян кешегя тиз булышканныгы буйынча, ул бар калыкка да билгеле. Дöньядя аныҥ исеменя атаб бик кюб чиркяӱляр салынган инде.

 

("Жития святых"кенягясеннян)

Текстны жыйды Лидия Карпова

Фото: Лидия Карпова

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: