Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Чикләвек Спасы бәйрәменең тарихы

29 август - Өченче Спас. Ходаеыбыз Иисус Христосның төсе төшкән убрусны Константинополь каласына күчергән көн

(Перенесение из Едесса нерукотворного образа Господа Бога и спас нашего Иисуса Христа)

Иерусалимнан көнчыгыштарак, Кече Азиядә, Тигр белән Ефрат елгалары арасында борынгы чорда Едесса исемен йөрткән Орфа шәһәре урнашкан. Иисус Христос җирдә яшәгән чорда бу шәһәрнең башлыгы князь Авгарь булган. Авгарь дәвалап булмый торган проказа чире белән авырый икән. Христос эшләгән могҗизалар турында ишетеп, ул үзенең хезмәтчесе Анания аркылы Иисуска хат җибәрә. Хатта шәһәр башлыгын сихәтләндерү өчен Едессага чакыру язылган була. Рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче Ананияга шулай ук Христосның рәсемен дә ясап кайтырга кушылган була. Анания хатны тапшыра һәм үзе дә хат рәвешендә җавап ала. Җавап хатында Иисус үзенең күккә күтәрелгәнчегә кадәр Иудей илендә торырга тиешлеген, ә шәһәр башлыгының тәнен генә түгел, җанын
да сихәтләндерү өчен үзенең берәр апостолын җибәрәчәген язган була. Ләкин башлыкның икенче үтенечен – Христосның сурәтен төшерүне Ананий берничек тә үти алмый, чөнки ничә тапкыр ясап караса да, сурәт тиешенчә килеп чыкмый. Бу хәлләрне күреп торган Иисус, Ананийның тырышлыкларын юкка чыгарасы килмичә, аның алдында битен су белән юып, тастымалга сөртә һәм шул тастымалда бөтен нечкәлекләре белән Христосның йөз сурәте төшеп кала. Иисус тастымалны Едессаның башлыгына бүләк итеп җибәрә.
Коткаручы күккә күтәрелгәч, аның Авгарьга биргән вәгьдәсе дә тормышка аша. 70 апостолның берсе Фаддей, Едесса җиренә килеп, Авгарьны сихәтләндерә
һәм берочтан аны һәм аның кешеләрен Иисус исеме белән чумылдыра. Шуннан соң князь Христос сурәте төшкән тастымалны шәһәр капкасы өстенә элеп куя. Тирә-якта яшәүче христиан кешеләре шушы сурәткә табыну өчен Едессага агылалар.

Авгарь үлгәннән соң да, Коткаручының капка өстендәге сурәте озак еллар буе шәһәрне күп кенә бәла-казалардан саклый. Искечә стиль белән нәкъ 16 август көнне (яңача 29 число), шәһәр мөселманнар тарафыннан тармар ителгәч, Греция патшасы Роман Кокаручы сурәтен Константинополь шәһәренә күчерә. Хәтта мөселманнар да, зур хөрмәт белән, сурәтне император илчелегенә китереп тапшыралар.  Бу хәл 944 елда була. Шул көннән башлап августның 16 числосында Өченче Спасны бәйрәм итә башлыйлар.

Шушы эше белән, Христос Үзе үк безгә иконаларга табынырга тиешлекне әйтеп калдырган.

Бу көнне чиркәүләрдә чикләвек, гөмбә изгеләндерәләр, шуңа күрә халык телендә Өченче Спасны “Урман Спасы” диләр.

Фото: russian7.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев