Туганайлар

Без бит бала кебек...

28 август - Успение көнне Башкортстан Республикасы Бакалы районы Бакалы авылының Изге Троица чиркәвендә зур служба узды. Ул Бакалы чиркәве төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Службаны Нефтекамск шәһәре епархиясендә секретарь булып торучы протоиерей отец Алексей, Бакалы чиркәве настоятеле отец Владимир алып барды.

Бу көнне чиркәүгә Бакалы халкы гына түгел, күрше авыллардан да прихожаннар күпләп җыелды. Бәйрәм литургиясе беткәннән соң, отец Алексей халыкка арыу сүз сөйләде. Иң беренче, Успение бәйрәменең төп мәгънәсен аңлатып китте. Успение - Алла Анасының мәңгелек йортка күчеп, үзенең Улы белән күрешү көне икәнен әйтте. Ана белән Улны очраштырган көн булгач, православ дөньяда бу бәйрәмнең урыны бик зур икәнен күрсәтте. Ярым җимерек иске храмны бүгенге хәленә китерүгә күп өлеш керткәннәре өчен, бакалыларга үз исеменнән дә, епархия исеменнән дә зур рәхмәтләрен җиткерде. Халыкны келәүләргә йө-рергә өндәде.
- Ходайның Кодрәте зур. Чиркәүгә килеп, аннан сорарга гына кирәк. Ходйыбызга үзебезнең сөюебезне күрсәтсәк, сораган бөтен нәрсәне дә бушлай бирә ул. Моның өчен кешеләрнең күңелләрендә бер-бер-ләренә карата да, Ходайга карата да чын сөюлек яшәргә тиеш, - диде священник.
Бу көнгә билгеләнгән чаралар графигы бик ты-гыз булса да, отец Алексей "Туганайлар" газетасы журналистлары белән аралашу өчен вакыт тапты.
- Отец Алексей, Изге Троица чиркәвенә керәшеннәр күп йөри. Белүегезчә, безнең халыкта йола белән дин төшенчәләре бик якын яши. Кайчак аларны бутап та бетерәләр. Мәсәлән, Пасхага күкәй ману, Бәрмәнчеккә тал чыбыгы алып кайтып, тәре алдына кыстыру, Покрау көнне Покрау пирогы пешерү кебек йолалар бездә динилек билгеләре дип санала. Сез ничек уйлыйсыз, бу күренешләр белән көрәшергә кирәкме? Әллә күз йомып, ризалашыргамы?
- Изге Троица храмы бүген танымаслык итеп үзгәртелгән. Ә бит ничә еллар буена ул да ташландык хәлдә иде. Шушы эшләргә алынып, башкарып чыгарлык кешеләр табылган. Һәм аларның күбесе - керәшеннәр. Болай - дөрес, болай дөрес түгел, дип, кешеләрне үзеңнән биздерергә ярамый. Православ бәй-рәмне бүген өендә генә искә алып үтүчеләр иртәгә чиркәүгә килергә мөмкин. Һәм киләләр дә. Тырышуыбызны, үз-гәрергә омтылуыбызны күреп, Ходай үзе үк дөрес юлны күрсәтә. Аңа сөюебезне белдерәбез икән, Ул бәрәкәтен өеп бирә. Храм - океанда батып барганда, безне коткарырга ашыгучы кораб кебек. Корабта - бөтенесе бертөсле: анда ярлы да, бай да, эшче дә, начальник та юк. Ходайга ышанучы, аңа карата яратуларын күрсәтүче кешеләр генә бар. Храмның котылу урыны булуын, иртәме-соңмы, бөтен кеше дә аңлар. Барыбыз да Ходай каршысына барасы. Кемдер кыска юлны сайлый, кемдер урау юллар аша килә - бары шул гына.
- Керәшеннәр башка православ халыклардан кайсы ягы белән аерыла?
- Күпьеллык кү-зәтүләрем буенча шуны әйтә алам: керәшеннәр - кече күңелле, юаш халык. Усаллаша белмиләр. Ничектер, олыгайгач та, беркатлылык, сабыйлык билгеләре китми алардан. Аралашканда, күзләреннән эчкерсезлек бөркелеп тора, үзләрен оялчан балалар кебек тоталар. Ходайыбыз да: "Будьте как дети!" - дигән бит. Керәшеннәргә бу бик тә туры килә.
- Бакалы халкы үз настоятельләрен - отец Владимирны ярата, хөрмәт итә. Епархиядәгеләрнең аңа бәясе нинди?
- Отец Владимир яшь, энергиясе ташып торучы священник. Ходай аңа оештыру, ораторлык сәләтен дә мулдан биргән. Тавышы матур, үзе оста җыручы да. Бишектәге сабыйлар белән дә, яшүсмерләр белән дә, өлкән яшьтәге әби-бабайлар белән дә уртак тел таба. Яшьләрне дә үзенә тарта. Район администрациясенә дә сүзе үтә. Мондый священникны епархиядә дә беләләр, хөрмәт итәләр. Һәр эшендә Ходай аңа бәхиллеген бирә. Шундый настоятельләре булганга, бакалыларга сөенеп, шөкер итеп яшәргә генә кала. Кили авылының яңа чиркәве дә аның тырышлыклары белән прихожаннарга ишекләрен ачты. Ул анда да службалар үткәрә. Без моңа барыбыз да сөенәбез.
- Җавапларыгыз, керәшеннәргә карата әйтелгән җылы сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә. Уртак бәйрәмебез - юбилей көне күңелләргә шатлык китерсен. Храм ишекләребез һәрвакыт ачык торсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: