Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Беренче һәм соңгы атнада гына ураза тоту – мәгънәсез батырлык

“Хәзер кырыс ураза – Олы көн уразасы бара. Халык арасында шундый сүз таралган: имештер, уразаның беренче атнасында һәм соңгы атнасында ач торсаң, шул үзе үк ураза тотуга тиң санала. Тик ул атналарда (беренче һәм соңгы!) бөтенләй бернинди ризык та кабарга, су да эчәргә ярамый. Бу сүзләр дөресме?, дип Галина Петрова сорый

Газета укучы соравына Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле Димитрий СИЗОВның җавабын урнаштырабыз:

– Хәзерге монахлар да ашамлыктан тулысынча тыелып тормый, чөнки бу – югары рухи ныклыкка ия булмаган кешеләр өчен зарарлы. Мондый бөек батырлык төре еш кына үзе турында югары фикергә, мин-минлеккә һәм тәкәбберлеккә китерә. Шулай ук, кешенең физик сәламәтлегенә дә зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә, хәзерге христианнарга терлек, кош-корт итеннән әзерләнгән ризыкны гына кулланудан тыелып торырга киңәш ителә.

“Уразаның беренче һәм соңгы атна сында гына ашаудан тыелырга кирәк” дигән сүзләрдә бернинди эзлеклелек тә, аек фикер дә юк. Тән уразасы кешегә үз-үзен җиңәргә ярдәм итү һәм азгынлыкка, дәрткә бирелмәс өчен кирәк. Аскетлар, үз тәҗрибәләреннән чыгып, ризыкның (шулай ук, терлек итеннән әзерләнгән ашам+лыкның да) артык күп булуы кешене дәртләндереп, азынуга китерүен ачыклаганнар. Аскетлар – дөнья уңайлыкларыннан баш тартып, үзләрен дингә генә багышлаган кешеләр.

Уразаның беренче һәм соңгы атнасында гына тыелып торып, батырлык кылып та, калган вакытта үз-үзеңне тыя белмәсәң, файда булырмы?! Үз-үзеңне җиңү өчен озак вакыт кирәк.

Фото: Тихвин чиркәве, Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев