Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Беренче керәшен священнигы Василий Тимофеевич Тимофеевның тууына 187 ел

Бүген, 6 май, беренче керәшен священнигы, миссионер, педагог, Казан шәһәрендәге Үзәк кряшен-татар шкулы җитәкчесе Василий Тимофеевич Тимофеевның тууына 187 ел.

Василий әтей 1836 елның 6 маенда Мамадыш өязенең Никифорово (Чиябаш) авылында крестьян семьясында туган. Казан духовный академиясе каршындагы Миссионерлар институтын тәмамлый.

Кириллицага нигезләнеп керәшеннәр өчен азбукасы төзи. “Евангелие от Матфея”, “Псалтирь” һәм башка дини китапларны чиркәү-керәшен теленә тәрҗемә итә.

Керәшен шкулы каршындагы Изге Гурий чиркәвендә Россиядә беренче тапкыр 1869 елда керәшенчә келәү уздыра.

1895 елда Василий әтей теләге буенча, туган авылы Чия башында, “керәшеннәр апостолы” Николай Ильминский истәлегенә атап чиркәү салына. Әлеге чиркәүне төзергә купец Павел Васильевич Щетинкин акча бирә.

1930 елларда чиркәүнең гөмбәзен юк итәләр. Бина башта – ашлык склады, аннан озак еллар клуб ролен башкара. Яңа клуб төзелгәннән соң бинада тулай торак урнаштыралар. Бары тик 1993 елда гына иман йорты халыкны үзенә келәүгә чакыра. Авыл активы ярдәме белән бина яңадан үзенең төп функциясен – чиркәү ролен үти башлый.

2017 елда әлеге чиркәүгә Василий Тимофеевның истәлегенә мемориаль такта беркетелде.

Керәшеннәр өчен иң беренче башлангыч мәктәп тә, Василий әтей тырышлыгы белән, 1865 елда Чия башында ачыла.

Василий Тимофеев 1895 елның 14 декабрендә мәңгелеккә күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев