Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бәрәкәтле Изге Ут

Олы көнгә каршы атнакич көнне, Иерусалимда Изге Каберлектәге Иисус Христос гробы өстенә иңеләчәк Изге Ут воскресенье көнне Казанга кайтып җитәчәк.

Шул көнне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Алла Анасы Иконасы соборында бәйрәм литургиясе уздырачак.

Инде 2000 елдан артык, ел саен, Олы көнгә каршы атнакич көнне, Иерусалимда Изге Каберлектәге Иисус Христос гробы өстенә Изге Ут иңә. Бу кодрәтле могҗизаны телевизорлардан күрсәтәләр. Изге Ут, Мәскәү вакыты белән, 15-16 сәгатьләр арасында иңә

Иисус Христос гробы храмы

Инде IV гасырда ук, Иисус Христос качка кадакланган Голгофа калкулыгы да, Аның гәүдәсе салынган гроб куелган изге каберлек тә зур храм эченә алынган була. Ул зур храм берничә тапкыр җимерелеп, кабат торгызыла.

Бүгенге көндә бу храм – зур бер архитектура комплексы. Шушында ук Кувуклия – махсус чачауник урнашкан. Ул изге каберлекнең өстенә төзелгән. Аның биеклеге – 8, иңе 6 метр чамасы. Комплекс христиан диненең төрле тармак вәкилләренә бүленгән. Әмма төп идарә – Иерусалимның Правословие чиркәве кулында.

Кодрәтле могҗиза

Олы көнгә каршы атнакич көн храм үз эченә һәм тирәсенә меңләгән христианны җыя. Ходайга чын күңелдән ышанучылар Изге Ут иңгәнен күреп калырга омтылалар. Храм 20 меңгә якын кеше сыйдыра ала, гадәттә, христианнар храм территориясендә дә күп булалар. Җир кешесе катышмаган бу кодрәтне таныкларга, элек-электән үк, ел саен башка диндәгеләр чакырыла.

Изге Ут иңгәндә булырга тиешле өч төркем бар. Беренчесе – Иерусалимдагы православие чиркәвенең Патриархы. Патриарх келәү иткәннән соң гына ут иңә. 1578 елны Әрмән чиркәве священниклары ризасызлык белдереп, Үзләре Изге Утны кабул итәргә килешкәннәр. Православие чиркәвеннән булганнарны храм эченә бөтенләй кертмәгәннәр. Әрмән священниклары күпме генә ялварып келәү итсәләр дә, ут иңмәгән. Шул ук вакытта храмның тышкы ягында православныйлар Ходайга ялварып келәүдә булганнар. Кинәт храмның ишеге янындагы колонна ярылып, шуның аша ут иңеп, православныйлар тотып торган шәмнәргә кабынган. Шуннан бирле Изге Утны православие чиркәве патриархы кабул итә. Ә колонна ярылып, Ут иңүнең эзләрен бүген дә күреп була.

Ут иңгәндә храмда булырга тиешле икенче төркем – монахлар һәм игумен. Өченче төркем – православиедәге җирле гарәпләр.

Дулкынланып көтәләр

Ут иңәсе көнне иртүк бөтен храм комплексындагы шәмнәр, лампадалар сүндерелә. Гроб өстенә май салынган лампада куялар, мамык җәяләр.

Кувуклияне карап, ут яндырырдай әйберләр юклыгына ышангач кына, аның ишеген балавыз белән печәтләп, һәркем үз печәтен куя. Шуннан соң, яшь гарәпләр, шаушу белән, үзләренчә Ходайга келәүләрен башлыйлар. Кычкыралар, бииләр... Читтән карап торучыларга бу кыланмышлар ошамаса да, күптәнге гадәт булгач, сабыр гына түзәләр. 20-30 минут шау-шулы келәүдән соң, бөтен храм аша Крестный ход башлана.

Кувуклияне 3 тапкыр әйләнгәннән соң, Патриарх аның ишеге янында туктап кала. Аны бер кат эчке кием – подризник белән генә калдырып чишендерәләр. Үзе белән шырпы яки башка төрле ут кабызу әйберләре алмаганын тикшереп, Кувуклия эченә кертәләр. Патриарх тезләнеп, Ходайга келәү итә, кулында ике учма шәм була. Һәр учмада – 33 шәм. Патриарх келәү иткәндә храмда тынлык урнаша, барысы да дулкынланып көтә... Һәм, ниһаять, Кувуклия ишегеннән Патриарх Ут кабынган шәмнәр учмасын бирә. Кешеләр кулындагы шәмнәргә дә ут кабына.

Беренче 10-15 минутта бу Изге Ут пешерми, зур кодрәтләргә ия, кешеләр ут белән “юыналар”. Халык күп булуга да, тыгынлыкка да карамастан, пожар кебек куркынычлар булганы юк. Россиягә Изге Ут самолет белән кайтарыла.

Ел саен Ходай җирдәгеләргә үзенең кодрәтен күрсәтә. Изге бәрәкәтле Ут җибәреп, без – җирдәге җазыклылар, уйсызлар аңнарына кайтып, тәүбәгә килсеннәр дип, актык сорау буласын кисәтә.

Фото:Православие в Татарстане

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев