Туганайлар

Бар көннәрдә дә кылган җазыкларны әйтеп тәүбә итү иманы

Ураза вакытыда Ходайдан тагын да ныграк җазыкларны җарлыкавын сорарга кирәк

Әлеге иман чиркәү-керәшен телендә.

Эй мине Булдырыучы Ходай Аллам, Yзең Бер иң Святый Ӧчлӧ диб без данный торган, табына торган, Ата, Ул, Святый Тын, мин yз гумеремнен бар кӧннярендя дя кылган жазыкларымны aйтеб Сиңа тяyбя итямен. Aр-бер сагяття, хазерге багытта да, узган кӧннӧ дя, узган тӧннӧ дя жазыкландым. Мин эшем белян, сюзем белян, уйым белян, артык ашау белян, эчкелек белян, жяшертен ашау белян, буш сюзляр белян, жукка моңайыу белян, жалкаулык белян, карышы aйтеу белян, тыңнаусызлык белян, aлякляy белян, кеше тикшереy белян, саксызлыгым белян, yземне гня сoйoy белян, кюб aйбер жыйыу белян, урлау белян, дӧрӧс сӧйляшмягянем белян, шакшыланыб жӧрӧyем белян, кӧнняшеy белян, кеше тормошона кӧнчӧлӧк итеy белян, жарсыуым белян, усаллыкны истя тотоуым белян, кюремсезлек белян, малга биренеyлек белян, аннары бар саннарымнын тойоноулары белян, кюз кюреyем белян, колагым эшетеyлек белян, ис тойоуым белян, ашамнык тяме тойоуым белян, кармалаб карауым белян, тагын да бютян тӧрлӧ жан жазыклары белян дя, тян жазыклары белян дя Син Алламнын катерен калдырдым, жакыныма да дӧрӧссӧзлӧк кылдым. Шушылар ӧчӧн yкенеб, yземне айыблаб Син Аллам карышысына китерямен, тяyбя итяргя миңа да ирек бар диб белямен. Эй Ходай Аллам, кюз жяшем белян жыуашланыб Синнян телеймен: Син Yзең гня миңа булыш, шушы узган багытта кылган жазыкларымны Yзеңнен изге кюңеллегең какына миңа кичер, шушы Синең карышыңда aйткянняремнен барысыннан да мине иркенгя чыгар, Син изге,Кеше сӧйӧyче шул.

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: