Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Балаларның ата-анага карата җазыклары

“Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәтлә, үзеңнең дә гомерең озын булыр”,- ди Ходайның бишенче боерыгы. Якыннарыбыздан безнең хөрмәт һәм мәхәббәткә, иң беренче чиратта, әти-әниебез хаклы, чөнки аларга балаларга карата иң мөһим бурычлар йөкләнгән.

1. Ата-анага карата салкынлык
“Бөтен йөрәгең белән үз әтиеңне хөрмәтлә һәм үз әниең бала тудыргандагы газапларын онытма. Син алардан туганыңны онытма: һәм син аларга бурычыңны кайтара аласың” (Сир. 7, 29, 30). Хайваннар гына вакыт үтү белән ата-аналарын оныталар. Ата-анага якынлыкны сизмәү һәм аны күрсәтмәү – җазык. Ата-анага булган мәхәббәтне бүтән бернинди мәхәббәт тә алыштыра алмый.
Ата-ана йортына сирәк бару – салкынлыкның ачык мисалы.
Аларны кемнәрдер кыерсытканда, башкалар каршында якламау улларча кайгырту булмауны күрсәтә.
2. Ата-ананы тыңламау
Ата-аналар балалар өчен изге затлар. Балалар аларның теләкләрендә Ходай теләген күрә алалар.
Әгәр бала ата-ана йортында тыңлаусыз, сансыз икән, ул бар җирдә дә: хезмәттә дә, шәхси тормышта да шулай була. Ата-ана йортында, әле ул җәмәгать тормышына чыкканчы, ата-ана бала өчен җитәкче урыннарда. Әгәр бала берсүзсез ата-ана теләген үтәргә гадәтләнмәгән икән, аның язмышына мөнәсәбәтле чит кешеләрнең теләгенә буйсыну авыр булачак.
Акыллы ата-аналар балалары өчен күп нәрсәләр эшлиләр, шуңа күрә балалардан аларның теләген үтәүләрен таләп итәргә хаклары бар. Ата-ана балаларга карата салкынлык күрсәтсә дә, бу аларның балага хокукын юкка чыгармый, бары тик балаларга карата таләпләр законлы гына булсын. Бу очракта балаларның тыңлаучанлыгы тагын да зуррак кыйммәткә ия була.
Балалар мөстәкыйль тормыш белән яши башласалар да, ата-ана өчен һаман бала булып калалар һәм ата-ана алдагы бурычлардан азат ителми.
3. Ата-аналар белән тупас мөнәсәбәт, алар белән ачуланышу
Ата-анага хөрмәт күрсәтмәү – җазык.
Аларга төртмәле, тавыш күтәреп, мыскыллы елмаеп җавап бирү – җазык.
Бер сәбәпсез аларга каршы килү – җазык.
Ата-ананың кимчелекләрен күрсәтеп, аларны гаепләү, туганнар арасында алар турында начар фикерләр әйтү, аларны дин мәсьәләләрендә ачулану – җазык.
4. Ата-ананың изгелеген, теләк итүләрен санга сукмау
Ата-ана теләк итүләренең көчен санга сукмаган балалар Ходай каршында җазыклы. Ата-ананың хәер-фатихасын йола итеп кенә караган балалар да Ходайны аеруча рәнҗетә.
5. Ата-ананы каргау
Ата-анасының исәнлеге өчен теләк итмәгән бала үзенең яхшы яшәвен теләмәгән була, чөнки ата-ананың исәнлеге баланың яхшы тормышының нигезе булып тора.
Баланың ата-ананы каргавы иң усал кешегә генә хас һәм ул көчсез. Ул, гадәттә, әйткән кешенең үз башына төшә.

6. Ата-ана киңәшен тотмау
Ата-аналар, яши-яши, тормыш тәҗрибәсе һәм акыл туплаганнар. Шуңа күрә алар биргән киңәш һәм үгетләр начар була алмый.
Һәр яңа эш башлаганда, ата-ана киңәшен сорау – балаларның бурычы ул.
Ата-ана үгетләренә колак салмау, дәшимичә калу тиеш эш түгел.
Чит кеше сүзләрен онытырга ярый, әмма ата-ананыкын беркайчан да онытмаска кирәк.
7. Ата-ана рөхсәтеннән башка өйдән китү
Ата-ана йортында яшәүче балигъ булмаган балалар кайда һәм күпме вакытка китүләре турында кисәтергә тиешләр.
Ата-ана йортыннан үз белдеге белән усалланып чыгып киткән бала зур җазыклы була. Моның белән ул ата-анасын тирән кайгыга сала.
8. Ата-ана йортыннан аерылу
Ата-ана ризалыгыннан башка туган нигездән аерылу төрле уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин, ялгыз калган ата-аналар да баладан аерылу кайгысы белән яши.
9. Ярдәмгә мохтаҗ ата-ананы ялгыз калдыру - җазык
Үз ата-анаңнан оялып, аларның сиңа күтсәткән яхшылыкларын оныту түбәнлек санала.
10. Ата-анага кул күтәрү
Ата-анага кул күтәрү иң зур җазыкларның берсе. Ходай законы кыерсытылган ата-аналар яклы. Ата-ана балаларыннан кыерсыту күрсә, ул җәзасын үтмәсен белеп, алар өчен борчыла. Әмма тупас балалар аңга килмиләр.
11. Ата-анага кул салу
Ата-ананы юк итү турыдан-туры булмаска да мөмкин.
Мәсәләән, әгәр кыз яки ир бала үзенең тәртибе белән ата-ана намусына тап төшерсә, ата-ана хәсрәтеннән чирлегә әйләнә. Шулай итеп, тәптипсез бала ата-ана үлеменә сәбәпче була.
12. Ата-ана алдындагы соңгы
бурычыңны үтәмәү
Ата-анасын җирләү мәшәкатьләреннән, башка туганнарына ышанып, баш тарткан, яисә бик саранланган, каберләргә таш һәм рәшәткә куймаган кешеләр бик җазыклы.
Тиешле көннәрдә (9-ы,40-ы, елы, родительский көннәр) ата-ананы искә алмау шулай ук җазык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев