Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ашар алдыннын, ашагач әйтелә торган керәшенчә иманнар

Табын артыннан кач кылмыйча, иман укымыйча китмәгез. Шул вакытта гына иманнар өстәл артының аерылмас өлешенә әйләнәчәк.

АШАР АЛДЫННАН ӒЙТЕЛЯ ТОРГАН ИМАННАР:
Эй Кюктяге Атабыз! Данны булыб торсон исемеҥ Синеҥ, килсен Падшалыгыҥ Синеҥ, жирдя дя Кюктягечя булсын иркеҥ Синеҥ, бӧгӧн кӧннӧк икмягебезне бир безгя, бурычларыбызны кичер, без дя безгя бурычлы булганнарга кичергян кюк, безне алданырга ирек жибярмя, жаманнан коткар безне.
ЖЯ БУ ИМАН УКЫЛА
Эй Ходай, бар кешеляр дя Сиҥа ӧмӧт тотоб торалар, Син аларга тейешле чагында аш бирясеҥ, жумарт кулыҥны ачыб ӓр-бер жанны Ӱз дяӱлятеҥ белян туйдырасыҥ.

ДӦНЬЯ КЕШЕСЕНЯ (СВЯЩЕННИК БУЛМАГАН ЧАГЫНДА) АШАМНЫКНЫ БАХИЛЛЯУ ИМАНЫ
Эй Ходаебыз Иисусъ Христосъ Алла Улы, Ӱзеҥнен иҥ Таза Анаҥнын да, бар ӓӱлеяляреҥнен дя телякляре какына безгя бу ашамныкларны, эчемнеклярне ашарга бахилля, Син даннаулы мянгегя. Аминь. ( Диб ашамныкларларга кач кыларга киряк)

АШАБ ТУЙГАЧ ӒЙТЕЛЯ ТОРГАН ИМАН:
Эй Аллабыз Христосъ! Жирдяге дяӱлятеҥ белян туйдырганыҥа Сиҥа тау итябез, Кюктяге дяӱлятеҥнян дя безне буш калдырма. Эй Коткарыучы, ӧйрянеӱчеляреҥ уртасына килеб, аларга тынычлык биргян кюк, безгя дя килеб, безне коткар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев