Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Арыу Жыйын изге ата Спиридонь Тримифунтскiйне искя ала

25 декабрь - Арыу Жыйын изге ата Спиридонь Тримифунтскiйне искя ала

Зурлау:

"Эй изге святитель Спиридонь, сине зурлыйбыз, сине исебезгя алыб кадерлейбез, син дя безнеҥ öчöн Аллабыз Христоска инялясеҥ".

Изге Спиридонь дюртенче гӱмердя торган епископлар арасында иҥ данныклысы була.

Ул Кипрь атауында тыуган, шунда жяшягян. Изге Спиридонь жяш чакта кöтöӱ кöткян. Ул бик жыуаш, сабыр, тюзем кеше булган, кöчöннян килгянче äркемгя булышкан. Ойлянеб азрак торган, катыны ӱлгяч, тол калыб малын жарлыларга öляшкян.

Ачларны туйдырган, жалангачларны кейендергян, жулчыларны öйöня кертеб кундырган. Ходай аныҥ бу арыу эшлярен кюреб, аҥар кодрят белян чирлелярне тöзятергя кыуат биргян.

Константинь атлы падша багытында изге Спиридонны Крить атауындагы Тримифунть каласына епископ итеб куйганнар. Чирлелярне Алла кыуаты белян тöзяткянен эшетеб, чирлеляр, гарибляр аҥа агылган. Ул барын да ышаныуларына караб тöзяткян.

Калкы аны бик кадерлягян. Тик изге Спиридонга жирдяге дан киряк булмаган, калык даннауын телямягян, Аллага жараулы булырга тырышкан.

Изге Спиридонь епископ булса да, кубшы тороуны сöймягян, тямне ашаб,э чеб тя жöрмягян, жяш багыттагыча кара эштян дя курыкмаган.

Абтраганнар, жöдягянняр аҥа ӱз аталарына барган сымак килгянняр. Бер жылны Крить атауында жаҥгыр бик озак булмаганныктан бик каты ачлык башлана. Калык изге Спиридонга киля. Ул Ходайга бик каты теляк итеб икенче жылны ашлык бик уҥа. Берничя жылдан соҥ тагы корылык, каты ачлык башлана. Калкы ачка ӱля башлаган.

Байлар ашлык уҥган жылларны очсыз бяягя кюб ашлык жыйганлыктан бик сöйöнгянняр. Бер бай купис бик кюб ашлыкны оло амбарларына тутырыб бикляб куйган, жарлыларга бик каты саран булган, бушлай бер дя бирмягян. Бер жарлы килеб аннан жылаб сораган: öйемдя катыным, балаларым ачка ӱлябез, Ходай öчöн азрак арыш бирсяня, дейгян. Тик бай аны орошоб кына чыгарган.

Жарлы изге Спиридонга барыб,ӱзенеҥ калдык чиккя житкянен äйткян. Изге Спиридонь Алла Тыны белгерткян буйынча, аҥар äйткян: эй улым, жылама, иртягя ӱк келятеҥ ашлык белян тулыр, бай ӱзе килеб жалыныр, дейгян.

Шул ук тöннö дауыллаб жаҥгыр жауыб байныҥ амбарларын жимереб, андагы ашлыкны гöрляуек сымак агыза башлаган. Бай купис бу казаны аҥа жарлыларга бер дя булышмаганы öчöн жибяргянен аҥнаган.

Ӱзе ауыл кешеляреня жалбарыб äйткян: ашлык агыб бетя бит инде, тизряк жыйыб алыгыз, келятлярегезгя ташыгыз, дейгян. Шулай итеб, изге Спиридонь телякляре белян Алла бу куписны тяӱбягя китергян.

Изге Спиридонь Святый Тын белгертеӱе белян кешенеҥ жяшерен уйларын, кылган жазыкларын да белян. Ул бик кюб кешене жазыгыннан кайтарыб, аларны Христось Евангелiесенчя торорга öйрятеб, кылган жазыкларына ӱкендертеб, тяӱбягя китергян.

Изге Спиридонь жалган öйрятеӱче Арiйгя каршы Никiя каласында жасаган Бöтöн дöнья епископлар жыйынында да катнаша. Изге Спиридонь жирдяге белемнеккя оста булмаса да, ышаныуы шяб булган, Святый Тын кыуатында торган. Шунныктан ӱзенеҥ гади сюзляре белян Арiй жагындагы бер укымышлы кешене дöрöс ышаныучы иткян.

Ул Спиридонныҥ жиҥелеӱсез кöчöн кюреб, исе киткян, карышы торорга хяле жугын сизеб, бар жаны белян Алла Улына ышанган.

Бер табкыр Константинь Великiй улы Констанцiй бик каты чирлягян. Тöшöндя изге Спиридонь гына терелтя алыуына билге алыб, аны чакырган. Изге Спиридонь килеб, Аллага теляк итеб, бик каты келяӱ иткян. Алла аныҥ теляклярен эшетеб, Констанцiй сауыккан. Падша бик кюб акча биргян. Изге Спиридонь äйткян: миҥа акчаҥ кирякмей, мин сине сöйгяннектян кылдым, дейгян. Падша бик жалынгач, акчаны алыб жарлыларга öляшкян.

Ул кешелярнеҥ жирдяге байлыкка бяйлянгяннярен кюреб: жирдяге байлык барда калыр, няпесеҥне зурайтыб, аларга алданма,жаныҥны äрям итмя, кюктяге байлыктан, андагы сöйöнöчле рäхят жомактан коро калма, синнян бер чакта да алынмас байлыкны эзля, дейгян.

Алла изгелеге белян кюб кодрятляр кылыб данналган изге Спиридонь бик картайганчы торган.Кешеляргя бик кюб ӱгетляр äйтеб: Ходай Алланы бер чакта да онотмагыз, Аны торган жаныгыз, бар уйыгыз, бар акылыгыз белян сöйöгöз; жакыныгызны да ӱзегезне сöйгян кюк сöйöгöз, шулай торсагыз, Алла сезне дя сöйяр, бу дöньядя дя ташламас, ӱлгяч тя Ӱз жанына алыр, дейгян.Шушы сюзлярне äйтеб, изге Спиридонь тынычлык белян, Ходайга жанын биргян.

Аны кадерляб Тримифунть каласында кюмгянняр. Кабере öстöндя бик кюб кодрятляр булган. Изге Спиридонныҥ череӱ теймяс тяненнян бюген дя кюб кодрятляре киля.

("Жития святых"княгясеннян)

Текстны жыйды Лидия Карпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев