Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Арыу Жыйын Алланы Тыудырган Изге Кыз Мариянын дöньядян кючеӱен зурлый

Бу турыда Апостоллар заманында ук жазыб калдырганнар

Изге Кыз Алла Анасы Мария икенче дöньягя кючяр алдыннан Апостоллар Анын жанына жыйылышканнар.Шунда жактырылыб Кюктягеляр арасында Христосъ тöшя äм Алла Анасы Анын кулына жанын табшыра. Алла Анасы Гефсимания дигян урында жирляня. 3 кöннян
суҥ каберне ачсалар, абтыраб калалар,анда Анын тяне булмый, кӱмгяндя чорналган кейемняр геня калган була.Апостоллар Кач кылыб Алладан Алла Анасынын кая киткянен соройлар. Шул кöнне кич аш ашаганда Пяриштяляр уртасында Алла Анасы аларга Ӱзе кюренеб äйтя: "Сöйöнöгез, Мин бар кöннярдя дя сезнен белян, дей".

Зурлау:

"Эй Аллабыз Христоснын шиксез Анасы!
Сине зурлыйбыз, дöньядян эямле кючеӱеҥне дя кадерлейбез".

Кондакь:

"Алланы Тыудырганны, туктаусыз теляктя тороучыны,Алла карышысында жалан жаклаб тороучыны ӱлем белян кабер тотоб кала алмаганнар: Ул Терелек Анасы булганга кюря, Анын Кыз кöйö тороучы эченя Урыннашыучы Аны терелеккя кючергян". 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев