Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ару эшләр кылып, Аллага ышанып яшик

Көн дә кирәк үгет (үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен телендә бирелде)

Эй туганнар, бӧгӧн укылган Евангелiедя Iисусъ Христосъ шушы мясялне äйткян: «Бер жорт эясе булган, ул жӧзӧм агачлары утыртыб, äйлянясен койма белян äйляндергян; эчендя жӧзӧм сыуын агызгыч жасаган, башня торгозган. Башня дигяне — бейек итеб салган карауыл ӧйӧ, анда бакчадагы агачларны, жимешлярне саклаучы карауылчылар торганнар, аннары бакчаны бакчачыларга табшырыб киткян. Жимешен жыяр багыт житкяч, ул кызмятчелярен бакчалардан жимешен жыярга жибяргян. Бакчачылар байныҥ жимеш жыярга диб жибяргян кызмятчелярен кюреб, аларныҥ кайсын бик каты кыйнаганнар, кайсын ӱтергянняр, кайсын таш белян атыб ӱтергянняр. Ул тагын элгярегедян дя кюберяк кызмятчеляр жибяргян, аларга да шулай кылганнар. «Улымнан оялырлар» диб, калдыгында ул аларга ӱз улын жибяргян. Äммя бакчачылар аныҥ улын кюреб бер-берсеня äйткянняр: «Бу атасы урнына каласы, äйдягез, ӱтерейек аны, аннары аҥар каласы малны ӱзебезгя алырбыз». Аннары аны тотканнар да, бакчадан чыгарыб ӱтергянняр». 

Шушы мясялне äйтеб бетергяч, Христосъ тыҥнаучыларга äйткян: «Бакчаныҥ эясе ӱзе килгяч, бу бакчачыларга инде ней кылар?». Алар Аҥар äйткянняр: «Бу усалларны äйыблаб харяб итяр, бакчасын багытында аҥар жимешен бирерлек бютян бакчачыларга табшырыр». Аннары Iисусъ аларга äйткян: «Алла Падшалыгы сездян алыныр да жимешен китерерлек калыкка бирелер».

Эй, туганнар, бу мясялдян жорт эясе диб, Кюктяге Атабыз äйтеля; жӧзӧм агачлары утырткан бакча диб, iудей калкы äйтеля. Алла Ходай iудей калкын бютян калыклар арасыннан сайлаб алыб, Ӱзенеҥ сӧйгян калкы иткян. Ул аларны, кодрят белян, Египеттан алыб чыккан: Кызыл диҥгез арткылы ӱткезгян, аларны сӧт белян бал ага торган бик жимешле жиргя урыннаштырган. Бакчаны äйляндергян койма диб, Алланыҥ Мойсей пагямбяр арткылы iудей калкына биргян бойороклары äйтеля, шул бойороклар аларны äр-тӧрлӧ усаллыктан, азгынныктан тыйыб торганнар. Бакча эченя жӧзӧм сыуын агызгыч дигяне — алтардагы корман урнын äйтеy була, шул урында äр-кемнеҥ жазыкларын кичертер ӧчӧн, терлек канын агызганнар. Бакча уртасындагы башня (карауыл ӧйӧ) дигяне — Iерусалимдяге келяӱ ӧйӧ була; эшляӱчеляр дигяне — калыкны арыуга ӧйрятеб, денне бозолоудан саклаб тороучы архiерейляр, священникляр, укымышлы кешеляр булганнар. Шулай итеб, Алла Ӱз калкына ничек торорга, ничек тороб котолырга барын да рятляб куйган. Шул хäтле зур изгелекляреня, iудей калкы Аллага тау итеб торорга гна, Аны даннаб, бойорокларын кылыб, Аныҥ кюҥелен табарга гна тырышырга тейеш эйе, äммя алар Алланы да, Аныҥ изгелеклярен дя, кылган кодрятлярен дя онотканнар, ӱзляре дигянчя, няпесляре телегянчя торганнар. Алла аларныҥ бу эшляреня тюзгян, тяӱбягя килеӱлярен, тӧзялеӱлярен бик озакка чаклы кӧткян, алай да алар тяӱбягя килмягянняр, чын Аллага кайтмаганнар, äммя отородон-оторо азганнар, чын Алладан бизгянняр. Калдыгында Алла аларга Ӱзенеҥ кызмятчелярен жибяргян. Аныҥ кызмятчеляре: Самуилъ, Наоанъ, Илiя, Исаiя, Iеремiя, Iезекиiлъ тагы да кюб пагямбярляр булганнар. Алар барысы да калыкны — тяӱбягя килергя, чын Аллага ышанырга ӧйряткянняр, «жаҥгышасыз, бу эшлярегездян тыйылыгыз, Аллага кире кайтыгыз» диб, туктаусыз ӱгетлягянняр. 

Калык аларныҥ сюзляреня ышанмаган, «безнеҥ бозок жиребез жук, алар кюк без белмейбезменей» диб, аларныҥ ӱгетлярен тыҥнамаганнар; тыҥнау тӧгӧл, тӧзялеӱ тӧгӧл, кюҥеллярен катыландырыб, аларны дошманга санаганнар. Дошман кюреб, аларныҥ кайсын бер äйыбы жук кӧйӧ, бик каты кыйнаганнар. Исаiя пагямбярне агач пычкы белян урталай жарыб ӱтергянняр, кайсыларын таш белян атыб ӱтергянняр. Алла аларга тагы да — элекегелярдян дя кюбряк yҥгя пагямбярляр жибяргян, алар быларга да шулай кылганнар. Аннары, Кюктяге Атабыз, «Улымнан оялырлар» диб, калдыгында Ӱз Улын жибяргян. Äммя алар Аннан да оялмаганнар, оялыу тoгoл, Iерусалимнан алыб чыгыб, Голгоӧа тауы ӧстӧндя качка кадаклаб ӱтергянняр. Алланыҥ шул хатле изгелекляреня, аларны тӧзятергя тырышыуына iудей калкы шушылай кылган, тау итеб кня тороу урнына, шундый жаман эшляр кылыб, Алланыҥ ачыуын китергян. Инде бу эшляре ӧчӧн алар Алладан ней алдылар икян? Пагямбярлярне, калдыгында, Христосны да ӱтергянняре ӧчӧн Алла аларга ней кылды икян? Алланыҥ аларга ней кыласын алар ӱзляре Христоска äйткянняр: «Бу усалларны азаблаб, харяб итяр». Iудей калкыныҥ бу сюзляре бик дӧрӧс килгян, алар бик каты азабка тӧшӧб, харяб булганнар. 

Христосъ кюккя кютярелгяч, утыз жиде жыл ӱткяненнян суҥ, Римъ падшасы iудейляргя сугыш белян килеб, Iерусалимъ каласын да, келяӱ ӧйӧн дя жимереб бетергян. Христосъ äйткянчя, таш ӧстӧндя таш та калмаган. Бер миллiонъ кеше — кылыч белян ачлыктан ӱлгян, туксан жиде меҥе тотконга тӧшкян, аларныҥ кайсысын кала уртасындагы ачык урыннарга алыб чыгыб, жыйылган калык алдында жя кылыч белян чабыб эзгянняр, жя усал кейекляргя талатыб ӱтерткянняр, кайсын коллокка сатканнар. Тотконга тӧшмӧй калганнар тӧрлӧ жиргя таралышыб беткянняр. Казерге багытта да алар äр-кайда да бик кюб. Шушылай итеб, Алла аларны — Ӱзенеҥ пагямбярлярен, сӧйӧклӧ Улы Христосны ӱтергянняре ӧчӧн кагярлягян, каты азаб белян ӱтерткян, калганнарын бӧтӧн жиргя тараткан.

Эй, туганнар, Iисусъ Христосныҥ бу мясяленнян габрят алыб, без дя уйга тӧшӧйӧк. Äгяр дя iудей калкы кюк Христосныҥ безнеҥ ӧчӧн кылган эшляреня уй салмыйчан салкын торсак, безгя дя Алланыҥ хäтере калыб, харяб итясе булмасын. Алланыҥ ачыуыннан куркыйык. Алланыҥ безгя кылган изгелеклярен исебездя тотоб, жаннарыбызны харяб булыудан жолорга тырышыйык. Алланыҥ безгя кылган изгелекляре бик кюб, уйласаҥ исябляб бетерер хäл дя жук, туктаусыз изгелеген агызыб тора. Ул безне коткарыр ӧчӧн Yзенеҥ бердянбер Улын да азаблаб ӱтерергя биргян, Святый Тынын да иҥдергян, Ӱзенеҥ изге сюзлярен дя биргян, арыу Жяшерекляр дя куйган, Ӱз Улы Христосныҥ изге чиркяӱляре, анда Аллага теляк итеӱ, уразалар, бяйрямняр, дӧньядя изге тороб Аллага жаннарын биргян изгелярнеҥ черемей жата торган тянняре, кодрятляр кыла торган тяреляр — былар барысы да безгя, без котолсын диб бирелгянняр. Алай булгач, былардан без дä пайдаланыйык, арыу эшляр кыларга жаннарыбызны жиҥеляйтейек, уяуландырыйык, дӧнья ӧчӧн гня тырышмыйык, äммя кюктяге байлыкны, андагы зур сӧйӧнӧчлӧ рäхят жомакны алырга тырышыйык. Алланыҥ калдык сорауын исебездя тотойок, анда бер туры белян дя ӱзебезне дӧрӧсляб кала алмыйбыз, äммя усаллар каты азабта харяб булырлар. 

Эй, Ходай, бу сюзляр — кот чыккыч сюзляр, безне харяб булырга ирек жибяря кюрмя, äммя безнеҥ барыбызга да котолоулык бир. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев