Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Архангеллар кемнәр алар?

Пәриштәләр чины өч иерархиягә бүленә: югары, урта һәм түбән.

Югары иерархиягә Серафимнар, Херувимнар һәм Престоллар керә. Изге Өчлеккә иң якын булганнары – канатлы Серафимнар.

Урта пәриштәләр иерархиясен өч чин төзи: Башлыклар, Чиреүләр һәм Властьлар.

Түбән иерархиягә өч чин керә: Начала, Архангеллар һәм Пәриштәләр. Начала түбән пәриштәләргә башлык булып тора, аларны Ходай кушканнарны үтәргә юнәлдерә. Аларга Дөнья белән идарә итү, илләр, халыклар, төрле кавемнәрне саклау йөкләнгән. Начала кешеләрне һәркемгә хөрмәт белән карарга өнди. Җитәкче урындагылар башкарган хезмәтләрен үз файдаларына түгел, ә Ходай хакына һәм якыннары файдасына эшләргә тиешләр дип өйрәтә.

Архангеллар бөеклек һәм данлылык турында хәбәр итәләр, христиан диненә өйрәтәләр, кешеләрнең аңнарын Арыу Евангелие яктысы белән яктыртып, христиан денендә ныгыталар.

Кешеләргә Пәриштәләр якынрак. Алар Ходай теләкләрен  хәбәр итәләр, кешеләрне игелекле һәм изге тормышка өндиләр. Алар дингә ышанучыларны яклыйлар, җаманнык кылудан саклыйлар, егылганнарга ярдәм кулы сузалар, безне бервакытта да калдырмыйлар һәм без теләсәк, һәрвакыт ярдәмгә әзерләр.

Пәриштәләр дип йөртелгән Күктәге Көчләр, хезмәтләренә карап, төрле чиннарга бүленәләр. Ходай үз теләкләрен югары Пәриштәләргә ача, ә алар үз чиратында, калганнарга хәбәр итәләр. Ходай тарафыннан барлык тугыз чинга башлык итеп, Русьта аеруча хөрмәт ителә торган изге Архистратиг Михаил куелган.

Архангеллардан билгеле булганнар:

Гавриил – Ходай көче, Ходайның кодрәтен хәбәр итүче һәм аңа хезмәт итүче. Тәреләрдә ул Изге Кызга алып килгән оҗмах агачы ботагы белән, я уң кулында янып торган фонарь һәм сул кулында көзге белән бирелә.

Рафаил – Кешеләрне чирләрдән савыктыручы (тәреләрдә сул кулында – дару савыты, ә уң кулына балык алып килүче Товияне тоткан).

Уриил – Ходай уты һәм яктылыгы, дингә өйрәтүче (күтәргән кулында, күкрәк турысында – кылыч, аска төшкән сул кулында – “утлы ялкын”).

Селафаил – Ходайның иман итәргә өндәүчесе (тәреләрдә келәү иткән вакыты – аска карап тора, куллары күкрәктә).

Иегудиил – Ходайны данлаучы (уң кулында –  алтын таҗ, сул кулында – өч кызыл яки кара баудан ишкән камчы).

Варахиил – Изге эшләргә Ходайның ризалыгын җиткерүче (аның киемендә күптөрле алсу чәчәкләр).

Иеремиил – Ходайга күтәрелергә булышучы (кулына үлчәү тоткан).

“Православный каледарь” кенәгәсеннән.

 

                                                                                             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев