Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Апостолларга тиң миро йөртүче Мария Магдалина

4 август – Мария Магдалинаны искә алу көне.

...Иисус Елеон тауына киткян. Иртягясен тагы чиркяÿгя килгян, бар калык та Анын катына килгян. Ул утырыб, аларны öйряткян. Шунда княгячеләяр, фарисейлар уйнашлыкта тотолган бер катынны алыб, аны уртага торгозоб, Иисуска äйткянняр: “Эй Öйрятеÿче! Бу катынны уйнашлыкта тоттылар; Моисей законда шушындыйларны таш белян атыб ÿтерергя кушкан, äммя Син ней äйтерсен?”. Аны айыблар öчöн, бер-бер нястя табарбыз äлля диб, шулай Аны сынаб äйткянняр икян. Äммя Иисус тюбян эйелеб, аларга карамыйча, бармагы белян жиргя жазыб торган. Аннары алар Иисустан тагы сораб торгач, Ул кютярелеб, аларга äйткян: “Сезнен кайсыгыз жазыксыз, шул ин элеке анар таш атсын”. Тагы тюбян эйелеб, жиргя жазыб торган. Алар мыны эшеткяч, ÿз айыбларын кюнелляре сиздеря торгач, ололары да, кечеляре дя – бар да, берсе артыннан берсе, чыга башлаганнар. Тик бер Иисус кына, тагы уртада тора торган катын гына калганнар. Иисус кютярелеб, катыннан бютян беряÿне дя кюрмягяч, аныр äйткян: “Эй, катын! Сине айыблаучылар кая? Сине берсе дя айыбламадымы?”. Ул жауаб биргян: “Эй, Ходай, берсе дя (айыбламады)”. Иисус анар äйткян: “Мин дя сине айыбламыйм; бар кайт, инде жазыкланма”… (Ин. 8 б.3-11).

Бу хатын алга таба Иисус Христосның өйрәнүчесенә әйләнгән Мария Магдалина була. Генисарет күле буенда кайчандыр Магдала шәһәрчеге булган. Евангелие тарихына исеме кергән хатын шунда туып-үскән. Яшь чагында ул чибәр була һәм тәртипсез тормыш алып бара. Ходай аңардан җиде җенне куып чыгара һәм Мария, Коткаручының тугрылыклы өйрәнүчесе булып, яңа тормыш башлый.

Иисус үзенең апостоллары белән Ходай Патшалыгы турында үгет укып, Иудея һәм Галилея аша үткәндә, Мария Магдалина да аларга иярә. Гаепләүдән соң авыр Кач күтәреп, аның авырлыгыннан төрле азаплар чигеп булса да Голгофа аша узучы Христосны кызганып, башка хатыннар белән бергә, Мария дә аның артыннан елый-елый бара, ә Христос аларны юата. Коткаручыны барча өйрәнүчеләре ташлап киткәндә дә, Мария курыкмыйча, Алла Анасы һәм апостол Иоанн белән бергә, Кач янында кала. Иисусны Качтан алганнан соң, аның җансыз гәүдәсен гробка салып, тау куышлыгына кертәләр һәм анда керү юлын зур таш белән томалыйлар. Ял көнне иртүк Мария шул урынга бара. Ташның урыныннан кузгатылганлыгын күреп, Христосның иң якын апостоллары Петр белән Иоанн янына китә. Алар тау куышына килеп, гробның буш икәнен күрәләр һәм китеп баралар. Ә Мария тау куышы янында елап басып кала. Ул гроб янына килә һәм шул вакыт көчле яктылык аны яктыртып җибәрә.

Мария ак киемнәргә киенгән Христосның гәүдәсе яткан урында берсе – башы, икенчесе аягы очларында утырган ике пәрештәне күрә. Аларның: “Әй, хатын, син нигә елыйсың?” – дигән соравын ишеткәч: “Минем Ходайымны алып киткәннәр, кайда икәнен дә белмим”, – дип җавап бирә. Шуннан соң, ул артына борыла һәм гроб янында терелеп торган Иисусны күрә, ләкин танымый. Иисус Мариядән: “Әй, хатын, син нигә елыйсың? Кемне эзлисең?” – дип сорый. Мария үз алдында бакчачыны күрәм, дип уйлап әйтә: “Әгәр аны син чыгарган булсаң, әйт, кая куйдың? Мин аны алып китәм”. Ләкин Иисусның тавышын танып: “Өйрәнүче!”, - дип кычкырып җибәрә. Һәм аның аякларына егыла. Шунда Иисус әйтә: “Миңа тимә, мин әлегә Атам янына менеп җитмәдем. Син минем туганнарым янына барып әйт: “Мин – үз Атама, Сезнең Атагызга; үз Аллама, Сезнең Аллагызга менәм”. Апостоллар кайгырып утырган өйгә килеп, Мария бу шатлыклы хәбәрне җиткерә. Бу – дөньяда Терелеп тору турындагы беренче проповедь була.

Апостоллар Иерусалимнан дөньяның төрле почмакларына шушы хәбәрне таратырга киткәндә, Мария Магдалина да аларга иярә. Һәм шушы проповедь белән бөтен Италияне әйләнә. Олыгайгач, Изге Мария Магдалина Эфеска урнаша. Һәм биредә Иоанн апостол Евангелиенең 20 бүлеген аның сөйләве буенча яза. Изге Мариянең җирдәге тормышы менә шулай бетә. Нәкъ менә аның тугрылыгы аркасында, беренчеләрдән булып, Ходай аңа күренгән һәм үзенең терелеп торуы турында башкаларга аның аша хәбәр ишеттергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев