Җаның сөйгән белән кәбен койдыр
Кәбен койдыруның барлык нечкәлекләре турында отец Павел ЧУРАШОВ белән сөйләштек.
Кәбен койдыру җәшереге – иң матур һәм иң мөһим йолаларның берсе. Ул яшьләрнең киләчәк уртак тормышын билгели, гаиләнең ныклы “фундамент”ын сала.
Зур җазык
Кәбен койдыру – Ходайның бәхиллелеген алу дигән сүз. Парлы тормышны Ходай бәхиллелеге һәм рөхсәте белән башлап җибәрергә кирәк. Кәбен койдырмыйча яшәүче парлар бик күп. 50 ел бергә гомер иткәннән соң да чиркәүгә кәбен койдырырга килүчеләр бар. Кәбен койдырмыйча яшәү – зур җазык. Ходайның бәхиллелеген алмыйча яшәүнең гаиләдә туган балаларга да йогынтысы зур. Чөнки кәбен койдырмыйча яшәүче кешеләрнең балалары Ходай бәхиллеге белән тумый. “Гаиләдә чирле балалар туа яки балаларының эшләре уңмый, тормышларында бар нәрсә дә киресенчә бара. Ә проблеманың тамырын эзли башласаң, әти-әниләре кәбен койдырмаган, җазыкларын әйтмәгән, үкенмәгән булып чыга”, – дип сөйләде отец Павел Чурашов.
ЗАГСка баргач
ЗАГСка бармыйча, чиркәүдә кәбен койдырырга ярамый, дип әйтәләр. Чыннан да, чиркәү рәсми рәвештә теркәлмәгән гаиләгә кәбен койдыруга ризалык бирми. Кайбер парлар, “паспорт буямас өчен” дигән булып, рәсми рәвештә гаиләсен теркәтергә теләми икән, ни өчен соң аларга кәбен койдырырга? Бу кешеләр үз-үзләрен алдый булып чыкмыймы соң? Гаилә корырга теләүчеләрнең ике арадагы мөнәсәбәтләрен ЗАГСта рәсмиләштерүләре белән Кәбен койдыру бер-берсен тулыландырып торырга тиеш. Үз өсләренә зур җаваплылык алып, рәсми рәвештә теркәлгән гаилә – чиркәү өчен кияү белән кәләшнең ниятләре ныклыгына дәлил булып тора.
Элекке заманнарда гаиләләрне чиркәүләрдә теркәгәннәр. Шул ук көнне туй да ясаганнар, кәбенен дә койдырганнар. Хәзерге вакытта кәбен койдыруны туйга кадәр дә үткәрергә була. Тик моның өчен башта чиркәүгә ЗАГСтан туй булачагын дәлилли торган белешмә (справка) алып килергә кирәк. Шуннан соң гына кәбен койдыруга рөхсәт бирелә.
Гаилә кодексы буенча, Россиядә 18 яшьтән өйләнешергә рөхсәт ителә. Аерым очракларда, 16 яшьтән дә өйләнешәләр. Шундый очракларның берсе – кәләшнең авырлы булуы. Чиркәү бала көткән парларга да кәбен койдырта. “Андый кешеләр үзләре кәбен койдырырга ояла әле. Шунлыктан, бу йоланы чиркәүдә башка парларсыз, үз гаиләләре белән генә дә үткәрергә була”, – дип сөйләде Павел Чурашов.
Мәңгегә бәйли
Кәбен койдыру җәшереге кеше гомерендә бер тапкыр гына үткәрелә. Ир белән хатын икесе бер җанга әверелеп, бер-берсен мәңгегә бергә бәйли. Шуңа күрә бу адымга ныклап уйлаганнан соң гына барырга кирәк. Христиан динендә аерылу дигән төшенчә юк. Ир белән хатын аерылышса да, кәбен койдырган булса, Ходай алдында алар бергә булачаклар.
Әгәр дә ир яки хатынның берәрсе үлеп китсә, ялгыз калганы икенче тапкыр да гаилә кора ала. Тик моның өчен аңа баштан священниктан бәхиллек алырга кирәк.
Беренче тапкыр никах укып кияүгә чыккан кеше, икенче тапкырында кәбен койдыра аламы? Әгәр дә син христиан динендә була торып, никах үткәрәсең икән – син үз динеңә хыянәт итәсең дигән сүз. Син инде башка динне сайлагансың – бу шуны аңлата. Кәбен койдырырга рөхсәт алу өчен бу кешегә башта чиркәүгә барып җазык әйтергә кирәк. Шуның аша ул кеше кабат христиан диненә кабул ителә. Әгәр дә ул кеше башта мөселман динендә булса, иң беренче чиратта, ул христиан диненә күчергә тиеш.
Җәшерек нечкәлекләре
Кәбен койдыруга ир белән хатын алдан иманнар укып, Ходайга теләк итеп, чиркәүдә җазык әйтеп, өлеш алып әзерләнә. Кәбен койдыручылар, гадәттә, бер ай алдан чиркәүгә килә. Чиркәүдә ир белән хатынга җәшерекнең барлык нечкәлекләре турында сөйлиләр. Иң беренче итеп, кәбен койдыруның асылын, аның нәрсәгә кирәклеген, кешегә нинди җаваплылык өстәвен аңлаталар. Шуннан соң, җәшерекне үткәргәндә кирәкле нәрсәләр турында сөйләшәләр – ничек киенәсе, нәрсәләр алып киләсе. Мәсәлән, ипи, тоз һәм сөлге. Шул вакытта ир белән хатынның христиан динендә булулары, кайда чумылулары да ачыклана. Ир белән хатынның бер-берсенә туганлыклары юкмы икәнен дә белешәләр. Мәсәлән, өч буын туган тиешле булсалар, кабен койдырырга рөхсәт ителә. Әмма бер-берсенә рухи яктан туган кешеләр кабен койдыра алмый. Рухи туганнар үрсәни һәм үрсәти ягыннан була. Мәсәлән, син үзеңнең үрсәниеңнең баласына өйләнә яки кияүгә чыга алмыйсың. Бер баланың үрсәти белән үрсәнисе булган кешеләр дә кәбен койдыра алмый.
Нинди көннәрдә кәбен койдырырга ярамый? Рус Православие Чиркәве уставы нигезендә, кәбен койдыру җәшереге ураза вакытында, вторник һәм четверг, суббота көннәрендә үткәрелми.
Кәбен койдыру җәшерегенең бәяләре төрле җирдә төрлечә була. Ул нинди хор җырлавына, төрле пожертвованиеләрнең бәясенә карап та билгеләнә. Уртача кәбен койдыру бәясе 2000-3000 сумга төшә.
Кызганыч, ләкин бүгенге көндә кәбен койдырырга теләүче кешеләр бик аз. Кешеләрнең дингә карата суынулары сизелә. Хәзер яшьләр гаиләне рәсми рәвештә теркәп тә тормый, “гражданский брак” белән тору да җитә дип саный. Бу – бик аянычлы күренеш. Безгә үз традицияләребезне сакларга кирәк. Шуңа күрә дә яшь парларга һәм аларның туганнарына кәбен койдыру җәшерегенең асылын аңлату мөһим.
Фотода
Чаллы шәһәреннән Анна һәм Владислав ЖУРАВЛЕВлар парлы тормышларын кәбен койдырудан башлап җибәргәннәр.
Анна – Зәй шәһәре кызы, Владислав – Сарсаз-Баграж авылы егете. Казанда укуымны тәмамлап, Чаллыда эшли башладым. Булачак ирем Владислав белән шунда якыннанрак танышып, очраша башладык. Бер ел йөргәч, ул мина тәкъдим ясады. Дуслар, туганнар белән җолалар буенча туй иттек, 9 август көнне кәбен койдырдык. Зур тормышыбызны Ходай ризалыгы белән башлап җибәрү – безнең өчен бик мөһим. Язылышу турындагы таныклыкта да үзебезне “керәшен” дип яздырдык”, – диде яшь килен.
Журавлевлар кебек керәшен җанлы яшьләребез булу – күңелгә сөенеч бирә. Бәхетле булсыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев