Туганайлар

Алма Спасы - Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн

Иисусның үзгәрүе болай була: Христос, Үзе белән өч укучысын – Петрны, Иаковны, Иоанны ияртеп, биек Фавор тавы түбәсенә менә

Ул шул тауда, алар алдында үзгәрә: йөзе кояш кебек яктыра, киемнәре агара. Моисей белән Илия күренеп, Иисус белән сөйләшеп торалар. Шунда Петр Иисуска әйтә: “Әй, Ходай! Безгә монда торуы бик рәхәт. Теләсәң, өч чатыр корыйк, берсе – Сиңа, берсе – Илияга, берсе – Моисейга”. Шулчак аларны якты болыт төшеп каплый һәм болыт эченнән: “Шушы – Минем сөекле улым, Анда – Минем ризалыгым, Аны тыңлагыз”,– дигән аваз килә. Укучылар, бу сүзләрдән куркып, егылалар. Иисус алар янына килеп: “Торыгыз, курыкмагыз”,– дигән. Күтәрелеп карагач, укучылары Иисусның ялгыз икәнен күргәннәр. Таудан төшкәндә Иисус аларны кисәтеп: “Тауда күргәнегезне, Адәм Улы үлгән җиреннән терелеп торганчы, беркемгә дә әйтмәгез”, – дигән.

Ни өчен апостол Петрга тауда рәхәт булган соң? Ни өчен ул анда калырга риза булган? Чөнки үзгәргән вакытта Иисустан нур бөркелеп, яктылык сирпелгән, апостоллар шул яктылыктан рәхәтлек алганнар. Ходайдан яктылык килгәндә караңгылык бетә, ялгызлыкта да күңелле була.

Бу көннәрдә безгә православие динен керткән Грециядә виноград өлгерә. Россиядә, виноград урынына, чиркәүгә алма алып киләләр, шуңа күрә бу бәйрәмне халык “Алма Спасы” дип атый.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: