Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Алласы булган халык бәхетле

32нче псаломъ. Ходай барысын да белеп тора.

Әй, гаделләр, Ходайга сӧйӧнӧгӧз, гаделляр мактарга тейеш. 

Ходайны гӧсля белян даннагыз, 

Аҥар ун кыллы псалтир белян жырлагыз. Аҥар жаҥа жыру жырлагыз. Аҥар кӧйляб, кычкырыб жырлагыз. 

Ходайныҥ сюзе дӧрӧс шул. Аныҥ бар эшляре дя чын. 

Ходай изгелекне, дӧрӧс тикшерӱне сӧя;

Ходай изгелегеня жир тулы. Ходай сюзе белян кюкляр, Аныҥ ауыз тыны белян алардагы бар чиреӱляр нык беркелгянняр, 
Ул диҥгез суларын, турсыкка (тире кабчык) жыйгандай, бер урынга жыйган, сыуларны сауытка тутырган.

Ходайдан бӧтӧн жир курыксын; аннан дӧнжада тороучылар барысы да калтырасыннар.

Ул äйткяч, булганнар; Ул кушкач, жаралганнар шул. 

Ходай жалган деннелярнеҥ киҥяшлярен жукка чыгара; кешеляр уйларын таралдыра, башлыклар киҥяшлярен дя тарата. Äммя Ходай киҥяше гумергя тора, Аныҥ кюҥелендяге уйлары тыумыштан тыумышка бара.

Алласы Ходай булган калык бахетле, Алла Ӱзеня биляб торорга сайлаб алган кешеляр (бахетле). Ходай адям улларын кюктян караб, барын да кюргян. Ӱзе тора торган äйбят урныннан Ул жирдя торучыларныҥ барысына да кюз салган. Ул аларныҥ кюҥеллярен ӱз алдына булдырган, аларныҥ бар эшлярен дя беля. Падша кыуаты кюблеге белян котолмый, батыр да кӧчӧ кюблеге белян котолмас. Котолорга ат ышангышлы тӧгӧл, кӧчӧ кюблеге белян коткара алмас. Мына Ходай, кюзлярен — Ӱзеннян куркучыларга, Аныҥ изгелегеня ӧмӧт тотучыларга сала. Аларныҥ жаннарын ӱлемнян коткарыйм диб, ачлык чакта аларны туйдырыйм диб. Жаныбыз Ходайны кӧтӧб тора, Ул — безгя булышучы, безне жаклаучы шул. Кюҥелебез Аҥар сӧйӧнӧр, Аныҥ арыу исеменя ӧмӧтляндек шул. Эй, Ходай, без Сиҥа ӧмӧтлянеб торганыбыз буйынча, безгя

Синеҥ изгелегеҥ булсын ыйы.
«Псалтирь» дан алынды.
(Казан, үзәк типография 1908 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев