Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Аллага өмет тотып торган кеше бәхетле

«Җакшы» кенәгәсендә Ходайга җараулы булыр өчен язылган теләкләр.

Теле белән ялгышмаган кеше, үкенерлек эш кылмаган кеше бәхетле. Аллага өмет тотып торган кеше бәхетле. Саран кешегә байлык файдасыз. Яхшылык кылмый торган кешегә акча әрәм, нәрсәне үзеннән-үзе кызганучы кеше малны ят өчен җыя; җыйган малына ятлар кинәнер. Үзеннән үзе усаллык иткән кеше кемгә яхшылык кылыр. Ул берәүгә яхшылык итсә дә ирексез генә итә, соңыннан әрәм китте малым дип үкенә. Саран үз нәрсәсенә туймый, кешенекен аныклый. Саран кеше уз ашын үзеннән кызганып, тамагын да юнләп туйдырмый. Син алай булма, малың булса үзенңне дә хөрмәтлә, Ходай өчен чиркәүгә бир, мескеннәргә дә өләш. Үлүеңне исеңдә тот; үлем озакламый, кайчан үләсе билгеле түгел. Үлмәстән элеке дустыңа якшылык ит, хәлеңә карап аңа өлеш бир. Тырышып җыйган малың шул ук үлгәч бүтән кешеләргә калыр, синең малыңны шобага салып аерырлар. Гомереңдә малың белән үзеңне дә, кешене дә хөрмәтләп, алыш-биреш итеп, күңелеңне сөендереп тор: үлгәчтен ашау-эчу юк. Һәрбер кеше кием күк туза. Алланың Адәм атага балчыктан алынды, балчыкка кайтырсың дип әйткәне мәңге тора. Агач ботаклары бер яфрагы коелып икенче яфрак ярган шикелле, кеше тумаса да берсе үлә, берсе туа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев