Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Алла Анасы Изге Кыз Марияның туган көн

21 сентябрьдә, зур кодрәт белән, илле ел балалары булмаган Иоаким белән Аннанның Кызлары - Мария туа.

Изге Кыз Мария Галилея җирендә Назарет каласында туган. Аның атасы – Иоаким, анасы Анна атлы булган. Изге Иоаким Давид пагамбәр нәселеннән туган.  Давидның үзенә Алла: “Нәселеннән адәмнәрне коткаручы тудырырмын”, –  дигән.

Иоаким белән Анна бик юмарт, бай булганнар. Бәйрәм саен ярлыларга садака өләшкәннәр, Иерусалим каласындагы келәү өенә күп нәрсә алып бара торган булганнар, андагы кешеләргә дә булышканнар. Алар Ходай кушканны чын күңелләреннән кылганнар. Шуның өчен Алла аларны сөйгән.

Иоаким белән Анна икесе бергә кушылгачтын, 50 ел балалары тумаган. Шуңа алар бик борчылганнар.  Картайгач, бер олы бәйрәм көнне Иоаким Аллага корман китерергә дип, күршеләре белән Иерусалимга, келәү өенә барган. Шунда священниклар башлыгы: “Син – бик җазыклы кешесең, шуның өчен Алла сиңа бала бирми торгандыр. Син Аллага корман китерергә дә җараулы түгел”, – дип аны әрләгән. Шундагы бүтән кешеләр дә аны әрләгән. Иоаким шул сүзләрдән хурланып кайгыга төшеп, келәү өеннән чыгып киткән, бүтән кешеләр сөенешеп, куанышып бәйрәм итә калганнар. Иоаким шул кайгыдан өенә дә кайтмаган, үзенең көтүләре янына, буш кырга барган. Анда ул елап, чын күңеле белән Алладан бала теләгән, шуннан ул Алланың Израил халыгына кылган кодрәтләрен исенә төшереп, өметен Ходайга салган. Шуннан ул өенә кайтмыйча, кырда 40 көн ураза тотасы иткән. “Ходай үз рәхимен миңа белгерткәнчә ашамлыгым – күз яшем, өем буш кыр булыр”, – дигән ул.

Иоаким кайтмагач, аңа ни булганын эшетеп, хатыны Анна өйдә туктаусыз елый-елый, Ходайдан теләгән.  Шунда Анна Ходай пәриштәсен күргән. Пәриштә аңа “Әй Анна, синең теләгең Аллага ишетелде, кайгыларың Ходайга җитте, синнән Изге Кыз туар, – дигән. – Синен кызың аркылы халыклар Ходайдан изгелек алырлар, бөтен дөньядагы кешеләр котылырлар; аңа Мария дип ат куярсың”.  Пәриштә киткәч, Анна үзенә үзе “Әгәр дә минем кызым булса, аны Алланың үзенә, Алланы данлап торырга бирермен”, – дип, Аллага тау итәргә Иерусалимдагы келәү өенә барган.

Шул вакытта, буш кырда Иоакимга да пәриштә күренгән. “Иоаким, Алла синең теләкләреңне ишетте, хатыныңнан кыз бала туар. Аның туганына бөтен дөнья кешеләре сөенерләр. Сүземнең дөреслеген Иерусалимдагы келәү өенә баргач белерсең. Анда келәү өенең капкасы төбендә хатыныңны очратырсың, мин аңа да шушылай хәбәр иттем”,  – дигән.

Иоаким бу эшкә исе китеп, сөенеп, Алланы зурлаган. Аннары кырдан туры Иерусалимга барган. Пәриштә әйткәнчә, келәү өе капкасы төбендә хатынын очраткан. Шуннан ары алар икесе дә чын күңелләреннән келәү итеп, Ходайга шөкерлек китереп, икесе бергә өйләренә кайтканнар. Багыты җиткәч, Аннадан Изге Кыз Мария туган. Ул тугачтын, Иоаким Аллага олы корман китергән. Булган кешеләр Ходайның бу күрсәткән изгелеген күреп, Алланы зурлап мактаганнар.

Иоаким белән Анна Изге Марияны 3 яшькә чаклы бик сөеп, кадерләп үстергәннәр. Пәриштә әйткән сүзне исләрендә тотып, ата белән ана Марияның 3 яше тулгач, элекке адарынган буенча, аны Иерусалимдагы келәү өенә китереп, Аллага биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев