Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

4 декабрь - Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү йортына кергән көн

Русча аны «Введение» дип атыйлар.

Изге Мариянең ата-анасы Иоаким һәм Аннаның озак еллар балалары булмаган. һәм алар, балабыз булса, аны Ходайга хезмәт итәргә бирербез, дип адарынганнар. Кызлары Мария туып, аңа 3 яшь булганда, аны Иерусалим храмына китергәннәр. Изге Алла Анасы храмдагы башка кызлар белән бергә үскән һәм тәрбияләнгән; Изге китаплар укыган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, Ходайга җараулы булып үскән.

Ололаб жырлый торган тропарь:
"Бöгöн Алланын кыласы ризалыгы башланыуы,кешелярнен котоласысы билгелянеӱе,Алла öйöндя Кыз айырмачык кюренеб,килясе Христосны булганнарга да белендеря,без дя Аҥар кыуатлы ауаз белян äйтейек, Булдырыучынын безне коткарырга куйган уйын жиреня китереӱче, Син сöйöн,диб."
Зурлау:
"Эй Алла сайлаган Изге Кыз,Сине зурлыйбыз ,Ходай öйöня китерелеӱеҥне дя кадерлейбез."

Мин кемгя инялейем, эй кадерле, изгелекле, мин кемгя жакын барыйым, жазыклы, хасрятле чагымда ӓгяр дя Син Кюктяге Падшанын Анасына ышаныб бармасам, кем минем жылаб, инялеб тилмереӱемне кабыл алыр. Эй иҥ Кадерле, Таза, христианнарнын ышанычлы жаклаучысы, без жазыклыларны кабыл алучы. Синнян башка бютян жазыклыларны, хасрятлелярне кем жаклаб тора алыр. Эй, изгелекле, минем интегеб жаным сызланыб, инялеӱемя колагыҥ салып, кабыл ал.

Эй изгелекле Аллабызнын Анасы, Синнян жылаб, инялеб сораучыларга булыша кюр, мин жазыклыны бороб жибяря кюрмя, миҥа арыу уй, Алланы белергя кыуат бир. Кюк падшасынын Анасы, эй кюб изгелекле, кюб рахимне, мин жирянгеч мяндяҥнян кире боролоб китмя, мине жабыб, бӧркяб тотоучы Алла Анасы бул. Мин ӱземне Синеҥ кадерле, изгелекле бӧркяӱечеҥ белян бӧркяб тороуҥа ышаныб табшырыламын. Ӓгяр дя Син безне коткарырга, тыныч тормошта торгозорга тырышмасаҥ, без котола алмас ыйык. Минем жазыкларым ӧчӧн ӱкенеб, жылаб инялеӱемне кабыл ала кюр. Эй мин айыблы жан, Син кичереӱчянгя ӧмӧт тотоб Синеҥ ӓйтеб житкезеӱсез изгеляреҥя ӧлӧштяш булсам ыйы.

Синеҥ ӓйткян сюзляреҥ бардла мин жазыклы, жирянгеч мяндяҥне кабыл алсын ыйы. Эй кюб изгелекле Кюктяге Падшанын Анасы, Син минем ӧмӧтӧм, Син мине кабыл алыучы, Син минем жабыучым. Эй, Кюктяге Падшанын Анасы, ин минем кылган начар эшляремне жабарга тырышасаҥ ыйы, усаллык кылыб, карышы тотоучыларны жыуашландыр. Эй мине  булдырыучы Ходайнын Анасы, мянге Кыз кӧйӧ тотоучы, бер багытта да шиҥмей торган чячяк. Эй алланы тыудырган, минем халсезлегемя, тянемнен катя азабына, жанымнын сызланыуына балышсаҥ иде ыйы. Синеҥ бердян-бер Улыҥ Аллабызга, Синеҥ коткарыуыҥа ӧмӧтлянеб торабыз, Синеҥ кодрятле буйынча ӓр-бер хатярдян, усаллардан котолоуыма ышаныб торамын. Эй иҥ Кадерле, Таза, мактаулы, даннаулы Аллабызнын Анасы, Изге Кыз Мария. Эй дяӱлятле сӧйӧн, эй барында сӧйӧндӧреӱче сӧйӧн, эй мактаулы, даннаулы сӧйӧн, Ходай Синеҥ белян. Аминь!

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/alla-anasyna-inl-imany

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев