Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

30 сентябрь - Изге Софияны, аның Вера, Надежда, Любовь атлы өч кызын искә ала торган көн

Бүген Ару Җыен Изге Софияның, Вера, Надежда, Любовь атлы өч кызының Христос дине өчен азаплануларын искә ала

"Из житий святых"  кенәгәсендә язылганнардан. Үзгәртелмичә бирелә.

Адрiань атлы падша багытында, Римь каласында бер Софiя атлы изге тормошлы тол катын торган. Софiя öч кыз бала белян ирдян калгач, гӱмерен изге тороб ӱткяргян, кызларын да арыу эшкя öйрятеб аларга Христосъ денен аҥнатыб, öчесен дя иманга öйрятеб ӱстергян. Алар анасыныҥ öйряткянен ислярендя тотоб, ӱз кюҥелляреннян Алланы ич тя жибярмейче, келяӱ итеб, жорт эше эшляб, аналарына баш салыб торганнар. Аларныҥ берсе Вера, икенчесе Надежда, öченчесе Любовь исемне булганнар.

Алар аналары öйряткян буйынчы, жяштян ӱк бик акыллы булганнар. Шуҥар кюря аларныҥ арыу, акыллы тормошлары бöтöн калага жяйелгян. Алар турысында Антиiохь падшаныҥ бер киҥяшчесе эшетеб, кюрясе килеб, ӱзеня чакырткан. Кызлар килгяч, тюря аларныҥ Христосъ денен тотканнарын белгян. Аларны ӱз денняреннян чыгарга димнягян. Изге Софiя да, кызлары да, тюря алдында Христосъ дененнян танмаганнар, äммя курыкмыйчы Алланы даннаб, тюрягя сыннарны буш нястя икянен äйтеб кюрсяткянняр.

Тюрянеҥ аларга ачыуы килеб, бу эшне падшага житкезгян. Падша аларны алыб килергя кушкан. Изге Софиiя кызлары белян падшаныҥ ник чакырганын белеб, Аллага инялеб, кач кылыб äйткянняр: Эй Ходай, безне ташлый кюрмя, Ӱзеҥ безгя булыша кюр; Син безгя булышсаҥ, без азаблаучылардан курыкмас идек, дигянняр. Падша жанына куркыб тюгел, сöйöнöб барганнар. Падша изге Софiядан сораган: сез ней заттан, нинди ден тотасыз? Изге Софiя курыкмыйчы жауаб биргян: мин Алла Улы Iисусь Христоска ышанам, Христосъ денен тотоуым белян мактанам. Кызларымны да ӱзлярен арыу, таза сакласыннар диб, Христоска бирмякче булдым, дигян. Падша хöкöм итмейчя, бер Палладiя атлы затлы катынга жибяреб, аҥар аларны ӱзендя öч кöнгя чаклы саклаб торорга кушкан. Изге Софiя Палладiя öйеня килгяч, кызларын дендя нык торорга ӱгетляб былай дигян: Эй сöйöкле балаларым, инде сезгя Ӱлемсез Аллага нык ышаныб, Аннан öмöт öзмейчя, Аны сöйöб,Аннан айырылмыйчы торор багыт житте, сез инде эйямне итя торган венецны кейеб, Аныҥ жакты урынына керерсез. Сез бу дöньядян яшьлей китябез диб кöйенмягез, Iисусь Христосъ Ӱзе мяҥге терелек. Сезнеҥ тяннярегез Аныҥ öчöн азаблансалар, Ул аларны ӱлемсез итяр, тян жараларыгыз жондозлар кюк жалтырар, бик эямне булыб торорлар. Тагын сезгя шуны äйтям:падша сезне сöйгян булыб, бюлякляр, байлык бирмякче була, тик бу нястяляр барысы да тузан, тöтöн кюк жукка чыга торган нястяляр. Эй балаларым минем сезнеҥ öчöн кюргян азабларымны, сезне караб ӱстергянемне, сезне Алланы сöйяргя öйряткянемне истя тотогоз. Нейдей азаблар булса да, тюзегез, дейгян.

Оч кöннян аларны падшага китергянняр. Падша аларга äйткян: мин сезнеҥ матурлыгыгы зны кюреб, кызганыб, äйтям: минем аллаларга башырыгыз, тыҥнамасагыз, мин сезне тураклаб этляргя ташлармын, дейгян. Кызлар öчесе дя бер киҥяштя булыб, падшага äйткянняр: безнеҥ Атабыз кюкне, жирне булдырыучы бер Алла, без Аҥар гна табынабыз, дигянняр. Аннан бер чакта да танмабыз, дигянняр, син кушкан нястялярдян жирянябез, шунныктан синнян курыкмабыз, Коткарыучыбыз Христосъ öчöн азаб кюрергя чын кюҥелдян телейбез, дигянняр.

Верага 12 жяш, Надеждага 10 жяш, Любовка 9 жяш икян. Падша иҥ беренче изге Вераны жалангач калдырыб, кыйнарга кушкан. Кыйнаб туктагач, аныҥ имчяклярен кисеб алганнар, кискяч имчякляреннян кан урынына сöт аккан. Аннары жаныб торган утка кызган ряшяткя öстöня куйганнар. Верага бер нястя дя булмаган, ул Ходай кушыуы буйынча пешмягян. Бу кодряткя кешеляр шаккаткан. Аннары изге Вераны кайнаб торган сумалалы казанга салганнар. Изге Верага бер нястя дя булмаган. Падша аныҥ башын чабыб öзяргя бойорган. Изге Вера мыны эшетеб анасына äйткян: эй сöйöклö äней, минем öчöн Аллага инялеб тор, мин калдык азабларга тюзеб, Коткарыучы Ходайны кюрсям иде, дейгян. Аннары сеҥелляреня äйткян: эй сöйöклö сеҥеллярем, без кемгя китясе булганны, кемгя мяҥге кызмят итяргя адарынганны сез белясез, азаккы чаклы тюзейек, безне бер ана караб ӱстерде, бер тöрлö ӱлем белян ӱлейек, мин сезгя жул кюрсятеӱче булырмын, сез минем арттан безне Ӱзеня чакырыучы Христоска барыучы булыгыз, дигян. Изге Вера анасын, сеҥеллярен кочаклаб ӱбкян дя башын кылыч астына куйган. Анасы мыны кюреб изге Верага äйткян: эй сöйöклö кызым, син миҥа арыу исем бирясеҥ, инде кюктяге Кейяӱгя барыб, мин анаҥны Аныҥ алдында исеҥя алыб, сеҥелляреҥ öчöн дя Аҥар инял, Ул аларны ныгайтсын ыйы, дигян.

Изге Вераныҥ башын кылыч белян чабыб öзгянняр. Аннары падша изге Софiяныҥ икенче кызы изге Надежданы чакырыб äйткян: эй кызый, син минем сюзне тыҥнаб, минем аллаларга башыр, тутаҥ кюк харяб булмассыҥ, дигян. Изге Надежда аҥар äйткян: мин син ӱтерткян кызныҥ сеҥнесе тюгелме? Мин аныҥ белян бер анадан тыуган, бергя ӱскян, бер денне тоткан, бер ана öйряткянне тыҥнаган, ул безне бер Алланы белергя, Аҥар гына табынырга öйрятте; мин сине тыҥнамам, äммя тутам кюк аныҥ эзеннян барырмын, дигян. Изге Софiя кызына тюземнек сораб, Аллага инялеб торган. Бик озак кыйнагач изге Надежданы жаныб торган пичкя ташлаганнар. Тик аҥар бер зыян да булмаган. Изге Надежданы агачка асыб, тимер тырмауыч белян тырмаганнар, тяне киселгян, каны гöрляӱек кюк аккан. Жараларыннан тямне эйес килеб торган. Падша аны кайнаб торган сумалалы казанга салырга кушкан. Аны ташларга диб килгяч, казан балауыз кюк эрегян, кайнар сумаласы казан кырындагы кешелярне ӱтереб бетергян. Падша бу кöдрятне кюреб тя уйга тöшмягян, чын Алланы белясе килмягян.

Аннары калык алдында оятка калмас öчöн, изге Надежданыҥ башын чабыб öзяргя бойорган. Анасы аны ӱбеб äйткян: бу азабларга чыдаганыҥ öчöн сине Ходай Алла даннандырыр, инде син дя тутаҥ Вера жанына барыб, Христоска кюрен, дигян. Аннары изге Надежда сеҥнесе Любовны кочаклаб äйткян: эй сöйöклö туганым, син дя мында калма, без öчебез дя Святый Очлöгя барыйык, дигян. Изге Надежданыҥ башын чабыб öзгянняр.

Аннары падша Софiяныҥ кече кызы изге Любовны чакыртыб, алдына алыб сöйöб, аҥар сыннарга башырырга кушкан. Изге Любовь äйткян: мин Iисусь Христось öчöн ӱляргя торам, мин Аныҥ öчöн жанымны да, тянемне дя кызганмыйым, дигян. Падша аны азабларга кушкан. Изге Любовны тягярмяч кигейляр арасына кыстырыб, таяклар белян кыйнаганнар. Аныҥ тяненеҥ быуыннары урыннарыннан кубканнар, аккан каны кюл кюк булган. Падша оло пичне кыздырыб: эй кызым, мине тыҥна, шушы Артемида атлы сынны оло алла диб äйтсяня, дигян. Любовь äйткян: оло Алла бер Христосъ кна, бу сыннар берсе дя алла тюгел, дигян.

Падша изге Любовны жаныб торган пичкя ташларга кушкан. Тик Любовь алар ташлаганны кöтмейчя ӱзе пичкя кереб, ут эчендя жанмыйчы, Алланы даннаб жырлаб торган. Пичтян жалкын чыгыб сынга табыныучыларны, падшаныҥ ӱзен дя пешереб бетергян. Изге Любовка жалкын тимягян, Ходай аны саклаган. Падша кушыуы буйынча изге Любовныҥ бар саннарын боргалаб бетергянняр, Азактан изге Любовныҥ башын чабыб öзяргя бойорган. Изге Любовь мыны эшетеб äйткян: эй Ходай, Синеҥ öчöн азабка тюзгян туганнарым кюк, мине дя аларга кушылдыр, дигян. Анасы Любовка äйткян: эй балакайым, калдыкка чаклы тюз, сиҥа матур венець эзерлянде, Аллабыз Христосъ синеҥ азабланыуларыҥны кюктя кюреб тора, синеҥ жаныҥны туганнарыҥ жанына кертеб тынычландырыр инде мин анагызны Христосъ карышысында исегезгя алыгыз, Ул изгелеген миҥа да кылсын ыйы, дигян.

Изге Любовныҥ башын кылыч белян чабыб öзгяч, изге Софiя кызларыныҥ тяннярен сауытка салыб, кюмяргя алыб киткян. Кызларыныҥ каберляреня жатыб öч кöн жылаган, кабер öстендя ӱлгян. Изге Софiяныҥ тянен Христоска ышаныучылар кадерляб кызлары жанына кюмгянняр.

Изге Софiяныҥ телягяне булган, ул кызлары белян кюк падшалыгына, мяҥгегя рäхяткя кергян. Ул тяне белян азабланмаса да, жаны белян азабланыб, Христосъ öчöн ӱлгян. Аларныҥ азабланыб ӱлеӱляр Христосъ тыугач 137 нче жылда булган.
 

 

Арыу Жыйын

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/belemnek/11-avgust-kyub-kodryatlyar-kylyuchy-izge-atabyz-nikolay-tyugan-koen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X