Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

29 июнь – изге Тихон көне

Бу көнне чиркәү Изге Тихонны искә ала. Күп авылда бу престол бәйрәме булып санала. Мисал өчен, Балтач районының Дорга авылы бу көнне зурлап бәйрәм итә.

Изге Тихон Кипр утравындагы Амафунт шәһәрендә христиан семьясында туган. Ата-анасы аны яшьтән үк христиан дененә, Алла жазуларына өйрәткән.

Яшь чакта ук анда кодрәтләр кылу сәләте ачылган. Аның әтисенең пекарнясы булган һәм ул малаен ипи сатарга җибәргән, ә малай ипине ярлыларга бушка өләшкән. Бу турыда белгәч, әтисе бик ачуланган, әмма улы изге китаплардан “Ходайга биргән кешенең үзенә йөзе белән кире кайта” дип укуы турында әйткән. “Мин бит ипине Ходайга әҗәткә бирәм”, - дип Тихон әтисенә ашлык запаслары саклана торган урынга барырга тәкъдим иткән. Әтисе буш амбарның ашлык белән тулы булуын күреп шаккаткан. Шуннан соң ул малаена ярлыларга ипи өләшүне тыймаган.

Бер бакчачы виноградның кискән ботакларын чыгарып ташлаган. Изге Тихон аларны җыеп алып, үз бакчасында утырткан һәм Ходайдан бу ботакларның үсеп китеп, кешеләрне дәвалый торган җимешләр бирүен сораган. Ходай ул теләгәнчә әшләгән. Ботаклар үсеп киткән, аның җимешләре бик тәмле булган һәм изге үзе исән чакта да, ул үлгәч тә дәва буларак кулланылган.

Тихонны чиркәүдә укучы итеп билгеләгәннәр, алга таба диакон саны алган. Амафунт епискобы Мемнон үлгәннән соң, ул епископ итеп сайланган. Изге Тихон Кипрда мәҗүсилек калдыкларын бетерү, христиан денен ныгыту өстендә тырышып эшләгән. Изге Тихон мәрхәмәтле, аның ишекләре бар кеше өчен дә һәрчак ачык
булган, ул ярдәм сорап килгән бар кешенең дә теләген игътибар белән тыңлаган. Куркытулар һәм азапларга карамастан, мәҗүсиләр каршында ул үз денен тоткан. Ул 425 елда үлгән.

Изге Тихонның исеме Россиядә зур хөрмәт белән искә алына. Изге хөрмәтенә Мәскәү, Түбән Новгород, Казан һ.б. шәһәрләрдә храмнар төзелгән. Ә менә Воронеж епархиясендә изге Тихон аеруча хөрмәтләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев