Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

28 август – Успение. Алла Анасы Изге кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне

Бу көнне Христос динен тотучылар Алла Анасының үлеменә кайгыралар, аның күккә ашуына һәм терелүенә сөенешәләр.

Христос күккә күтәрелгәннән соң, Изге кыз Мария Иерусалимда Иоанн богослов апостол өендә торган. Алла Анасы Изге Мария, Иоанн белән бергәләп, Эфеска китә. Ул Кипрда була. Христос терелтеп торгызган Лазарь анда епископ булып торган.

Үзенең күккә күтәрелгән вакытына Алла Анасы Иерусалимга кайткан була. Ул, еш кына, Христос күккә күтәрелгән төштә келәү итә. Шунда аңар Гавриил фәрештә күренеп, аның тиздән күккә күтәреләчәге турында хәбәр җиткерә. Залог итеп, ул аңа пальма ботагы калдыра. Изге Мария Христос динен өйрәнүчеләргә үзенең мәңгелеккә күчәсен әйтә.

Ул бу дөньядан күчәсе көнне апостолларның барысы да җыелганнар. Изге Мария аларның барысы белән дә сөйләшеп бәхилләшкәч, урынга яткан.

Бу көнне Спас уразасы тәмамлана.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев