Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

28 август – Алла Анасы Изге Мария бу дөньядан күчкән көн

Бу көнне Алла Анасының бу дөньядан күчүен искә алып бәйрәм итәләр. Христос динен тотучылар Алла Анасының үлеменә кайгырсалар, аның күккә ашуына һәм терелүенә сөенешәләр.

Христос күккә күтәрелгәннән соң, Изге Мария Иерусалимда Иоанн Богослов апостол өендә торган. Алла Анасы Изге Мария Иоанн белән Эфеска китә. Ул Кипрда була, анда Христос терелтеп торгызган Лазарь епископ булып торган.
Үзенең күккә күтәрелгән вакытына Алла Анасы Иерусалимга кайткан була. Ул еш кына Христос күккә күтәрелгән төштә келәү итә, шунда аңар Гавриил фәрештә күренеп, аның тиздән күккә күтәрелүе турында хәбәр җиткерә. Залог итеп ул аңа пальма ботагы калдыра. Изге Мария Христос динен өйрәнүчеләргә үзенең мәңгелеккә күчәсен әйтә.
Аның бу дөньядан күчәсе көнне апостоллар барысы да җыелганнар. Изге Мария барысы белән дә сөйләшеп бәхилләшкәч, урынга яткан.
Апостоллар иманнар җырлый башлаганнар. Шул сәгатьтә өй түбәсе ачылып киткән күк була, якты нурлар эчендә Иисус Христос фәрештәләр белән Изге Мария катына килә. Изге Мария торып, аңа баш ия, һәм тынычлык белән җанын бирә.
Шул чакта фәрештәләр Ходайны данлап җырлыйлар.
Апостоллар аны Гефсимания бакчасындагы тау куышындагы кабергә бик зурлап алып баралар. Изге Марияны куйган чагында Фома апостол кайтмаган була. Гефсиманияга ул өч көннән соң гына килә, аның Изге Марияның тәнен бик күрәсе килә. Апостоллар гробны ачып караганнар, тән кабердә булмаган, тик кәпеннекләре генә калган, алардан тәмле-татлы исләр аңкып торган. Христос Изге Марияны өченче көнендә тергезгән һәм ул күккә күтәрелгән. Шул ук көнне Алла Анасы Изге Мария һавада күренеп, апостолларга әйткән: "Сөенегез! Дөнья беткәнче көн саен мин Сезнең белән!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иман Алла Анасы Изге Мария