Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

21 сентябрь – Изге Кыз Мария туган көнге бәйрәм

Изге Кыз Мария Галилея җирендә, Назарет каласында туган. Аның атасы –Иоаким, анасы Анна атлы булган. Изге Иоаким – Давид пагамбәр нәселеннән. Давиднын үзенә Алла болай дигән: “Нәселеңнән адәмнәрне Коткарыучыны тудырырмын”.

Иоаким белән Анна бик юмарт булганнар, хәлле яшәгәннәр. Бәйрәм саен ярлыларга хәер өләшкәннәр. Алар Ходай кушканны чын күңелләреннән үтәгәннәр.

Ир белән хатынның илле ел балалары булмаган. Бер бала да тумагач, алар бик көенгәннәр. Картайгач, бер олы бәйрәм көнне Иоаким Аллага корман китерергә дип, күршеләре белән Иерусалимга, келәү өенә барган.

Шунда священниклар аңа: “Син – бик җазыклы кешесең, шуның өчен Алла сиңа бала бирми торгандыр”, – дигәннәр. “Син Аллага корман китерергә дә җараулы түгел”, – дип аны әрләгәннәр. Иоаким шул сүзләрдән хурланып, кайгыга төшеп, келәү йортыннан чыгып киткән.

Шул кайгыдан ул өенә дә кайтмаган, үзенең көтүләре янына, кырга барган. Анда ул елап, чын күңеле белән Алладан бала теләгән, Алланың Израиль халкына кылган кодрәтләрен исенә төшергән, шуннан ары ул өметен Ходайга салган. Теләк теләгәчен, өенә кайтмыйча, кырда кырык көн ураза тотасы итеп үз-үзенә әйткән: “Ходай, үз рәхимлеген миңа белгерткенче ашамлыгым – күз яшем, өем буш кыр булыр”.

Иоаким кайтмагач, аңа ни булганын эшетеп, хатыны Анна өйдә кайгырып беткән, елый-елый, Ходайдан теләгән.  Шунда Анна үзенең каршысында Ходай пәриштәсен күргән. Пәриштә аңа әйткән: “Әй, Анна, синең теләгең Аллага ишетелде, кайгыларың Ходайга җитте, синнән Изге Кыз туар. Синең кызың аркылы булган халыклар Ходайдан изгелек алырлар, шуннан бөтен дөньядагы кешеләр котылырлар. Аңа Мария дип ат куярсың”. Пәриштә
киткәч, Анна үзенә әйткән: “Әгәр дә минем кызым булса, аны Алланың үзенә, Алланы данлап торырга бирермен”. Шулай дигән дә, үзе Аллага тау итәргә Иерусалимдагы  келәү йортына барган.

Гел шул чорда, буш кырда Иоакимга да пәриштә күренеп әйткән: “Иоаким, Алла синең теләкләреңне ишетте, хатыныңнан кыз бала туар. Аның туганына бөтен дөнья кешеләре сөенерләр. Сүземнең дөреслеген моннан күрерсен – Иерусалимдагы келәү йортына бар, анда капка төбендә хатыныңны очратырсың, мин аңа да шушылай хәбәр иттем”.

Иоаким бу эшкә исе китеп, сөенеп, Алланы зурлаган, кырдан туры Иерусалимга барган. Пәриштә әйткәнчә, келәү йорты капкасы төбендә хатынын очраткан. Анна аңа пәриштә күргәнен, ней сүз әйткәнен – барын да сөйләгән. Шуннан ары алар икесе дә чын күңелләреннән келәү итеп, Ходайга шөкерлек китереп, өйләренә кайт каннар.

Багыты җиткәч, Аннадан Изге Кыз Мария туган. Ул тугачтын, Иоаким Аллага бик олы корман китергән. Булган кешеләр Ходайның бу күрсәткән изгелеген күреп, Алланы зурлап мактаганнар.

Иоаким белән Анна Изге Марияны өч яшькә чаклы бик сөеп, кадерләп үстергәннәр. Пәриштә әйткән сүзне исләрендә тотканнар. Иоаким белән Анна, Марияның өч яше тулгач, элекке адарынган буенча, аны Иерусалимдагы келәү өенә китереп, Аллага биргәннәр.

(“Олы бәйрәмнәр” кенәгәсеннән).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X