Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

21 июль – Казанский

Изге Мария Ана Казандагы Матрона (соңыннан ул монахиня була) исемле бер кызга өч мәртәбә күренгән.

21 июль – Казанский. 1579 елда Изге Мария Ана Казандагы Матрона (соңыннан ул монахиня була) исемле бер кызга өч мәртәбә күренгән. Ә ул стрелецлар йөзлеге башлыгының кызы булган. Казан Изге Ана иконасы шул кызларның янган йортлары биләмәсендә табылган. 1591 елда бу иконаның могҗизалы көчкә ия булуын таныйлар. Ул табылган урында хатын-кызлар өчен Казан Богородица монастыре төзелә. Аның беренче монахинясы – әлеге Матрона.  “Казан иконасы” турында ишетмәгән бер генә керәшен дә юктыр, мөгаен.

Революциягә кадәр ул престольный, ягъни приходка караган авылларның төп бәйрәме булган. Күп кенә чиркәүләр Казан Изге Ана иконасы исеме белән аталганнар.  Бу бәйрәм көнне керәшен авылларында кач йөрешенә (крестный поход) чыкканнар, келәү иткәннәр. Казанский бәйрәменә туры китереп, авылларга башка өязләрдән дә керәшеннәр килгәннәр.

Казанскийга иманнар (чиркәү-керәшен телендә язылган): 

Ололаб жырлый торган Тропарь- 4 нче кöй:
"Эй Жугарыдагы Ходайнын Анасы, Син безне тырышыб жаклаучы, Ӱз Улыҥ Аллабыз Христоска бар кеше öчöн дя инялясеҥ, бöркяӱеҥ астына килеб сыйынганнарнын барысын да саклыйсыҥ.Эй Башкарыучы кадерле Кыз!кыйын кюреӱчелярне , кайгылыларны, чирлелярне, жазыклары кюблегеннян азабланганнарны, кайгылы жан белян, жыуаш кюҥел белян инялеб, жылаб кадерле тöсöҥ карышысында тороучыларны, öмöтлярен жалан Сиҥа тотоучыларны барыбызны да жакла, Эй Алланы Тыудырган Кыз, безне äр-бер жаманнан котолдороб, барыбызга да пайдалыны бир, барыбызны да сакла, мяндяляреҥне бöркяб тороучы Син Ӱзеҥ."

Кондакъ-8-нче кöй:
" Эй кешеляр, бу тыныч кöйлö сыйыныч урынга, тиз булышыучыга, кызганыб коткарырга äзер тороучыга, жабыучы изге Кызга агылышыйык, тизеряк тяӱбягя килергя, теляк итяргя ашыгыб барыйык, Алланы тыудырыучы Изге безгя кимемяс изгелекляр агыза, тизюк булыша, Алладан куркыучы жакшы кылыклы мяндялярен зур бялядян, жаманнан коткара. "
"Зурлау:
"Эй изге Кыз, Сине зурлыйбыз,эй Алла сайлаган изге,Сине кадерлейбез,Сиҥа ышаныб килеӱчелярне äр-тöрлö чирляреннян коткарасыҥ."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев