Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

2019 елга керәшен календаре

Бәйрәм көннәр

7 январь - Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн

14 январь - Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн

19 январь - Качману (Крещение) Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн

15 февраль - Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн

10 март - Пручти. Кичерешү көне

7 апрель - Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн

21 апрель - Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне

28 апрель - Пасха. Олы көн. Ходайыбыз Иисус Христос үлгәннән терелеп торган көн

22 май - Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн

6 июнь - Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн

16 июнь - Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн

17 июнь - Святый Тын көне (Духов день)

7 июль - Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн

9 июль - Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне

12 июль - Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн

21 июль - Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн

2 август - Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне

9 август - Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне

14 август - Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн

19 август - Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн

28 август - Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн

29 август - Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн

11 сентябрь - Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн

14 сентябрь - Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне

21 сентябрь - Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн

27 сентябрь - Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн

14 октябрь - Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне

4 ноябрь - Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне

14 ноябрь - Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне

21 ноябрь - Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне

4 декабрь - Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн

19 декабрь - Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне

 

Озын уразалар

11.03-27.04 - Олы ураза

24.06- 11.07 - Питрау уразасы

14.08-27.08 - Успение уразасы

28.11.2019-06.01.2020 - Рождество уразасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев