Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

19 январь - Качману бәйрәме

Крещение, Богоявление, Водокрещи Ходайыбыз Иисус Христосның чумылдырылуы.

Бәйрәм тарихы
Чумылдыручы Иоанн, Алла кушуы буенча, Иордан елгасы буена – Иудея җирләренә килеп, кешеләрне: “Тәүбә итегез, инде күк патшалыгы якынлашты. Бөек Коткаручыны тәүбәгә килеп, чумылып, каршыларга әзерләнегез!" (Евг), – дип үгетләп йөри башлаган. Изге Иоанны тыңларга күп җирләрдән халы­клар җыелган. Чынлап ышанганнары кы­лган җазыкларыннан тәүбәгә килеп, Иор­дан суында Иоаннан чумылдырылганнар. Шуңа күрә Изге Иоанны – Чумылдыручы Иоанн диләр.

Иоанның халыкны Иордан суын­да чумылдыруы шуны аңлата: су белән кешенең тәне ничек чистарса, тәүбәгә килгән, Коткаручыга ышанган кешенең җаны да, Христос аша, кылган җазыкларыннан кичерелеп чистарачак. Изге Иоанн халыкка әйткән: “Мин сезне тәүбәгә китерер өчен, суга чумылдырам, әмма минем арттан Килүче – миннән куәтле. Ул сезне Святый Тын белән, ут белән чумылдырыр. Сез көткән Котка­ручы ул – Иисус Христос. Мин аның аяк киеменең каешын чишәргә дә тормыймын”  (Евг). Бу вакытта Иисус Христос та Галилеядән – Иордан буена, Изге Иоаннан чумылдырылырга килә. Иисус Христос­ка ул чакта 30 яшь була. Чумылдыручы Иоанн Иисус Христосны чумылдырырга үзен лаеклы санамыйча: “Мин Синнән чу­мылдырылырга тиеш, Син Үзең миңа киләсең”, – дигән. Иисус аңа болай дип җавап биргән: “Туктатма әле, без, шу­лай итеп, һәрбер дөреслекне кылырга тиеш” (Евг.)

Иисус чумылып судан чыккач ук, күкләр ачылган. Чумылдыручы Иоанн Иисус Христос өстенә күктән Алла Тынының күгәрчен рәвешендә иңгәнен күргән. Шул чакта күктән аваз килгән: “Шушы – минем сөекле Улым, Анда – минем ри­залыгым!” (Евг.). Чумылдыручы Иоанн, шулай итеп, тагын бер кат Иисус Христосның кеше­лек көткән Алла Улы Коткаручы икәненә ышанган.

Ходайыбыз Иисус Христосның чумылдырылуын Православие чиркәве зурлап бәйрәм итә. Бу бәйрәмне “Бо­гоявление – Алланың күренүе” дип тә йөртәләр. Чөнки Иисусны чумылдырганда Алла Үзен кешеләргә Святый Өчле итеп күрсәткән: Күктән Алла Ата булып аваз биргән, Алла Улы чумылдырылган, ә Святый Тын күгәрчен булып иңгән. Чумылдырылган чакта кешеләр Иисус Христосның кеше генә булып түгел, ә Ходай булып килүен күргәннәр.

Бу бәйрәмнең өченче исеме – “Водо­крещи – Суны аруландыру”. Иордан ел­гасында Иисус Христос чумылдырылып, суны аруландырган хөрмәткә, ел саен бу бәйрәм көнендә сулыклар аруландырыла. Сулыкларны тәре йөртеп (Крестный ход на Иордан) аруландыралар.

Замана чиренә кушылма

Православие динен тотучылар бу көнне аруландырылган изге суга керә. Качману көнне бөтен кеше су керергә тиеш, дигән фикер дөрес түгел. Бәкегә, замана модасы артыннан куып түгел, ә чын күңелдән ышанып, җан кушуы буенча керергә кирәк.

 Бу көннең мәгънәсен дөрес аңлагыз: Качману – ярымшәрә төшкән фотоларны социаль челтәрләрдә чыгару көне түгел. Ул – изге бәйрәм, кешенең тууы, чумылуы белән бәйле көн. Ә болар барысы да таинстово – җәшерекләр. Коенасың икән – үзең өчен, җаның өчен дип кабул ителгән.

Качману ышанулары

Бу зур бәйрәм­не безнең керәшеннәр үзләренчә кыска гына итеп, Качману дип йөртәләр. Керәшеннәрдә Качмануга бәйле төрле ышану-юраулар, сынамышлар да бар. Качмануга каршы көнне йорттагы өлкән кеше Иман әйтеп, барлык ишек-капкаларга Кач сызып чыга (чөнки шайтаннарның ко­тырган чагы, дигән ышану бар). Бу көн – Нардуган чабуның, йөзек салып багуларның соңгы көне. Төн уртасында савыттагы су дулкынлана, дип ышанганнар. Шунлыктан, “су дулкынланганны” күрү өчен (Ходай чумылганны), төн урта­сында елга-күл өсләрендәге бәкеләрне карарга барганнар.

Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дип ышанганнар.

Качману суын гына түгел, ул көнне яуган карны да изге санап, кар белән юынганнар. Төнлә кар күп яуса, икмәк уңышына юраганнар, бигрәк тә Качману көнне Иорданга тәре йөртү вакытында кар яуганны яратканнар. Елга-күл өстендәге бәке тулып торса, язгы ташу зур булачак, дип юраганнар. Келәү итеп су изгеләндерелгәннән соң, январь аенда туган кешеләр бәкедә коенырга тиеш дип ышанганнар. Ул көнне бәкедә коенучыларның салкын тидергәннәре күзәтелми. 

Качмануны “Ходайның халыкка өндә күренү көне – җазык җолыу көне” дә, диләр. Халык ышануы буенча, элекке заманнардан ук бу көндә олы кодрәт кылынып килә: Иордан өстендә күк капусы ачыла, һәм аннан Иисус Христос үзе Иордан елгасы суына кач билгесе сала, шулай итеп ул суны аруландыра, шуннан соң су изге була. Бу кодрәт турында Качману җыруларында җырланган. Әлеге җыруны балаларга да өйрәтегез.

Г.Макаров сүзләре

Христос керде Иорданга

Изге суда чумылырга.
Күчтә очкан Тын беленде,
Күгәрчен кеүек күренде.
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!

Эй әдәмнәр, күз сөртегез,
Караңгы төннән үттегез.
Бар моң-кайгылар тукталды,
Сөенечле көн башланды.
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!

Кем тора, дип, су өстендә,
Күтәрегез күзегезне,
Христос дөнҗәне Тотучы,
Кешеләрне коткаручы!
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!

Бу көнне укыла торган иман

Качману көнендә кешеләр түбәндәге иманны укыйлар: “Эй, Ходай, Син Иордан сыуында чумылган чагында, без табына торган Алланың ӧчлӧлӧгӧ беленгян. Ата, ауазы белян, Сине сӧйӧкле улым, диб белдерткян; Святый Тын, кӱгярчен ряӱешле булыб иҥеӱе белян, шул сӱзне тагын беркеткян. Эй, Христосъ Алла, кӱренеб, дӧньяны жактыртучы, шӧкӧр Сиҥа”.

Су аруландырганда укый торган иман

Ходай ауазы, сыулар ӧстӧндя дäшеб, болай äйтя: “Килегез, барыгыз да Белемнек Тынын, акыллылык Тынын алыгыз, килеб кӱренгян Христосның Алладан куркыулык Тынын алыгыз” (3 табкыр).

Бӱген бар сыуныҥ тамырлары арыулана, бар нäстяне Тотоб Торыучынын ӱзенен дя чумылганын кӱреб, Иордан аерылыб агуыннан туктый ( 2 табкыр).

Эй, кешелярне сӧйӧӱче Изгелекле Патша Христосъ, Син безне жазыклардан жолар ӧчӧн, кеше булыб, Иордан сыуына килгян, Ӱзеҥ кол шикелле кечелянеб, алдан килеӱче кулыннан чумылырга сораган ( 2 табкыр).

Шӧкӧр Атага, улга, святый Тынга – äле дя, äр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X