Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

19 декабрь - Кышкы Микула

Бу – Изге Николайның җанын Ходайга биргән көне. Барлык христианнар да бу көнне зурлап билгеләп үтәләр. Безнең керәшеннәрдә – Кышкы Микула бәйрәме дип йөртелә. Кайбер җирләрдә аны Микулун дип тә атыйлар

Халык Изге Николайны – Иисустан соң, кешеләрне яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең булышчысы, сәяхәтчеләрнең, диңгезчеләрнең коткаручысы итеп таный. Ул чын күңелдән ышанып ярдәм сораучыга тиз арада булышлык күрсәтә.

Күпләрнең иң яшерен уйларын, үтенечләрен сөйләрлек яраткан “үз” саклаучы-яклаучысы да бар. Керәшеннәрнең иң яраткан изгесе – ул Николай Чудотворецтыр. Без аны Николай Угодник, Святитель Николай дип тә атыйбыз. Алла Анасыннан кала, аңа багышланган иконалар һәм аның хөрмәтенә төзелгән православие һәм католик храмнар саны буенча ул икенче урында тора. (Николай Чудотворецны католиклар да олылый.) Бер Россиядә генә дә меңләгән Изге Николай чиркәүләре ил буенча асыл ташлар сыман сибелгән. Ә дөньяда буйлап күпме алар!

Изгеләрнең изгесе

Кодрәтләр кылучы Изге Николай – изгеләрнең иң изгесе. Үлгәч, аны Мира каласында җирлиләр. Озак та үтми, аның гәүдәсе, черемичә, хуш исләр чыгарып, өскә калка. Гәүдәне махсус саркофагка салып куялар. Мира каласына, гәүдәгә табыну, саулык сорау өчен, бик күп паломниклар агыла башлый. Изге Николайның кылган кодрәтләре бөтен дөньяга җәелә. Төркиядә сугыш башлангач, христиан-паломниклар Изге Николайның гәүдәсен югалтудан куркып борчылалар. Италиянең Бар каласында хезмәт итүче священник шундый төш күрә: имеш, Изге Николай, священник янына килеп, үзенең гәүдәсен Мира каласыннан алып Бар каласына күчерүләрен үтенә.

Ике ил арасында килешенү төзеп, яңа стиль белән 21 май көнне, аның сөякләрен Италиянең Бар каласына алып кайтып җиткерәләр. 22 май көнне аларны Изге Стефан чиркәвенә урнаштыралар. Бу көнне бәйрәм көн итеп билгелиләр. Россиядә ул көн “Никола Вешний” дип, керәшеннәрдә “Язгы Микула” дип йөртелә.

Инде күптәннән Изге Николайны башка дин кешеләре дә хөрмәт итеп зурлыйлар, аннан ярдәм сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев