Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

12 июль – изге Пётр һәм Павел апостолларның газапларын искә ала торган көн

Апостоллар Петр һәм Павелның тормышы турында.

Пётр – Христосның унике апостолларыннан берсе,  Коткаручының – шәкерте. Балыкчы Ион семьясынды туа. Беренче исеме Симон. Христос аңа Пётр дип дәшә. 

Павел Христианлыкка соңрак килә. Ул әүвәл Христос динен тотучы Иудейләрне бик кысучы булган, аларга дошман күк караган. Ходай Иисус аңа Үзе күренеп, аңга китергәннән соң, гомере буе динсезләрне өйрәтеп, халыкны Христос диненә керткән.

Ходай апостол Пётр кулына оҗмах ачкычын тапшырган. Апостол Павел өченче кат күккә алынып, күктәге җәшерен эшләрнең барысын да ишетеп, күреп, аермачык язып калдырган: “Әгәр дә оҗмахка керәсең килсә, апостол Пётр белән таныш, аңар инәл, үтен. Ул оҗмах ишеген ачып, сине мәңге рәхәт урынга кертер”.

Беренче югары апостоллар Пётр һәм Павел күп илләрдә христиан диненә өйрәтеп йөргәннәр. Христос Евангелиесенең сүзләрен җәелдерер өчен, алар күп тырышканнар, азабка да, кысанлыкка да чыдаганнар. Төрле җирләргә язулар (Послание) язып, диндә нык торып, Аллага җараулы булырга безгә күп үгетләр калдырганнар.

Пётр белән Павел Христос өчен, Аның Евангелиесе өчен, өйрәткән диннең чынлыгына җаннарын бирә. Апостол Пётр качта үлгән, апостол Павелның башы кылыч белән чабылган. Хәзер дә күктәге Патшалыкта торалар. Инде тәмуг азабында ята торган җазыклы кешене тәмугтан чыгарырга да куатлары җитә.

Һәрбер кеше апостоллар язуын белергә, алар кушканча торырга тиеш.

фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев