Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн

Әлеге истәлекле дини дата һәм Иоанн пагамбәрнең башы киселү вакыйгасы турында изге кенәгәләрдә язылган белешмә

Иисус Христосны чумылдырганнан соң Иоанн Предтечаны Ирод патша зинданга яба. Ирод Антипа исемле бу патша, Вифлеемның 14 мең сабыен үтерткән Иродның улы була.

Ирод Антипа хатынын ташлап, үзенең исән-сау агасының хатыны Иродиадага (җиңгәсе) өйләнә. Бу хәлне Иоанн Предтеча таныклый, шуңа күрә Иродиада үч алу нияте белән Иродка Иоанны үтерергә куша. Әмма Ирод Иоанның изге пагамбәр икәнлеген белеп, халык нәфрәтеннән куркып, аны үтерми, ә зинданга гына яба. Иродиаданы Иродның Иоанны үтертмәве бик тә канәгатьсезләндерә,  үч алуның вакытын көтеп кала. Андый җай килеп тә чыга.

Ирод үзенең туган көнен зурлап бәйрәм иткәндә, кунаклар каршында Иродиаданың кызы Саломия бик тырышып бии һәм Иродның үзенә дә, кунаклар күңеленә дә аның биюе бик хуш килә. Шунда Ирод Саломиядән:

- Ни теләсәң шуны сора. Ярты патшалыгымны да җәлләмим, – дип сүз ката.

Саломия тиз генә әнисе Иродиада белән киңәшә. Шуны гына көткән Иродиада: “Иоанн Чумылдыручының башын сора!” – дип киңәш бирә.

Саломия эшне озакка сузмый, Иродка үзенең теләген җиткерә:

- Подноска салып Чумылдыручы Иоанның башын китерегез!

Ирод бик теләмәсә дә, кунаклары каршында үз дәрәҗәсен төшерәсе килми, сакчысын зинданга җибәрә. Озак та үтми, палач Иоанның башы куелган подносны Саломиягә тапшыра, ә ул аны Иродиадага бирә. Иродиада Иоанн Предтечаның башын шакшы урынга күмә. Бу хәлләрне күреп торган хезмәтче хатын Иоанна, башны кире казып алып, балчык чүлмәккә салып, Елеонский тау башына илтеп күмә. Ә инде Чумылдыручы Иоанның үлү хәбәрен ишетеп, иярченнәре аның башсыз гәүдәсен килеп алалар һәм Севастрия шәһәрендә тиешенчә җирлиләр.

Христианнар Иисус Христосны Чумылдыручы Иоанн пагамбәрне ел дәвамында 3 тапкыр искә алалар:

7 июль көнне Иоанн Чумылдыручының туган көне (Иван Купала).

11 сентябрьдә Иоанн Чумылдыручының башы киселгән көн (Иван постный).

4 мартта Иоанн Чумылдыручының Елеонский тавында күмелгән башы табылуны билгеләп үтәләр.

 

Бу көнгә иман (ул үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен телендә бирелә)

Тропарь: 2нче көй
"Гаделне мактаб искя алалар, äммя Синеҥ турда, эй алдан Килеӱче, Ходай Ӱзе таныклаб äйткян: Син ӱзеҥ сöйлягянне сыуда чумылдырырга тейешле булган, шуҥар кюря чыннаб Син бар пагамбярлярдян дя кадерлеряк, чыннык öчöн Син сöйöня - сöйöня азабланган, тяннянеб кюренгян Алланы, дöнья жазыгын Ӱз öстöня Алыучыны, безгя оло изгелек Биреӱчене, Син тамугтагыларга да сöйлягян."

Халык ышанулары буенча, бу көнне пычак белән куллану тыелган. Хәтта кәбестә күчәнен дә кисеп алырга да ярамаган - югыйсә аннан кан ага, дип уйланылган. Алма, бәрәңге һәм бүтән түгәрәк формалы ризыкны да ашарга ярамаган. Бу гореф-гадәт христиан диненең дошманнары изге пагамбәр Иоанн Чумылдыручының башын тәлинкәдә тәгәрәтү истәлегеннән барлыкка килгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев