Туганайлар

1 августь - Арыу Жыйын изге жараулы атабыз Серафимь Саровскийны искя ала

Эй Рясяй жактырткычы, изге атабыз Серафимь, без жараусызлар öчöн Ходайга инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы

Кондакь: 2 нче кöй

"Эй изге äтей, дöньнеҥ эямен, аныҥ бушка чыга торган нястялярен кюҥел бирмей ташлаб, син Саровь монастырына урыннашкан. Анда Пяриштяляргя ошашлы тороб, кюб кешегя котолоу öчöн жул ачкан, шуҥар кюря, эй Серафимь äтей, сöйöн."

 

Саров урманы, келлияда

Серафимь äтей жяшягян,

Жалкын уттай телякляре

Жяшеннярдяй жяшнягян.

 

Каты чирлярендя жатыб

Ӱлем куркынычы килгяндя,

Ходайыбыз кодрят биргян,

Алла Анасы "Билге" биргяндя.

 

"Бу безнеҥ ырыу" дейеб

Аҥа тöртеб кюрсяткян.

Серафимь жактырткычы

Кешегя жул кюрсяткян.

 

Бöтöн Рясяй калкы öчöн

Ул Ходайга жалбарган.

Жарлы, жятим, толлары,

Барсы да аҥар барган.

 

Меҥ кöн-тöнне жалгаб

Сыуык ташка тезлянгян

"Эй Алла изге бул" дейеб

Жарлыкау ул эзлянгян.

 

Дивеево монастырын да

Изге Ана Ӱз олöшеня алган.

Анда жяшягян кызларга

Серафимь чын ата булган.

 

Эй Алла жактырткычы,

Хялсезлектя коройбыз.

Без öчöн Ходайга инял,

Кичерсен дейеб соройбыз.

Лидия Карпова

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: