Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Яңа Чишмә районындагы Ленино авылының киң күңелле Демидовлары

Кырык елга якын бергә яшәүче Маргарита һәм Алексей үз кызлары үсеп җиткәч, тәрбиягә ике малай алганнар

Кеше тормышында иң мөһим нәрсәләрнең берсе — гаилә. Аның төп бурычы – бәхетеңне, мәхәббәтеңне ахыргача саклап, бер-береңне хөрмәт итеп, акыллы балалар үстерү. Сабый чакта әти-әниле, дәдәй-энеле, түти-сеңелле, әби-бабайлы, ә үсеп җиткәч, ирле-хатынлы һәм балалы булу — иң олы бәхет.

Демидовлар – шундый бәхетле, тату һәм үрнәк гаиләләрнең берсе. Маргарита Александровна һәм Алексей Дмитриевич Яңа Чишмә районының Ленино авылында гомер итәләр. Алар икесе дә 1960 елда туган. Маргарита элек Чистай районына кергән Колмакчы авылыннан булса (хәзер Түбән Кама районына керә), ә Алексей – Ленино авылыннан. Әйтергә кирәк,  аралаша башлауга ук, аларның сабыр һәм ягымлы булулары игътибарны җәлеп итте. Маргарита белән Алексей Демидовлар бер-берсен сайлап ялгышмаганнар, кыскасы, “чиләгенә күрә капкачы”. Алар – бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, дүрт балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, алты оныкка кадерле бабай белән әби, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларының ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр. Әлеге пар белән җылы әңгәмә кордык.

– Маргарита Александровна, Алексей Дмитриевич, сез төрле авыл балалары. Ничек таныштыгыз?

Маргарита:

– Мәктәптә укыганда Колмакчыда үткәрелгән чаңгы ярышында очраштык. Кызык кына булды ул танышу мизгеле. Ярышта барыбызның да беренче буласы килә, тырышабыз, чабабыз. Тик шул вакытта кемдер егылып кала, кемнеңдер чаңгысы төшеп китә. Ә Алексейның чаңгы таягы сынды. Күрәм, шәп шуучы егет акрынайды, кәефе дә төште, йөгереп барып кулына үземнең таякны тоттырдым. Мин инде үз дистанциямне үткән идем. Соңыннан Алексей яныма килде, без исемнәребезне, авылларны белештек, шулай әкренләп очраша башладык.

 — Гаилә корып, бергә яши башлавыгызга байтак вакыт үткән. Узган бу еллар нинди истәлекле вакыйгалар белән хәтерегездә калды?

Алексей:

 – Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Маргарита укытучы һөнәрен үзләштерде һәм лаеклы ялга чыкканчы балаларга белем бирде. Ә үзем машинист-автокранчыга укыдым, күп еллар шушы хезмәттә булдым. Шул ук вакытта, Ленино авылы мәдәният йортында аккомпаниаторлык эшен алып барам. Авылыбызның “Сүрәкә” халык ансамбле гармунчысы мин. Маргарита белән 1983 елда өйләнештек. Бер-бер артлы ике кызыбыз дөньяга килде. Гомер барышында төрле хәлләр булды – авыррак чаклары да, шатлыклары да. 1990 еллардагы үзгәртеп кору чорлары җиңел генә узмады. Шулай да, яшәргә омтылдык, һәр адымыбызны уйлап кына атладык, катлаулы юлларны бергәләп үттек. Утыз тугыз ел вакыт үткәнне сизми дә калганбыз. Кызларыбыз кияүдә, югары белемлеләр. Зоя исемле кызыбыз гаиләсе белән —  Казанда, ә Екатерина Түбән Камада яши. Икесе дә өчәр бала анасы.

Әле тагын безнең ике улыбыз бар. 2010 елда балалар йортыннан тәрбиягә ике малай алдык. Инде үсеп җиттеләр, Түбән Кама шәһәрендә колледжда укыйлар.

– Гадәттә, үз балалары булмаган кешеләр бала ала, ә сез, кызларыгыз була торып, шундый җитди адымга ничек бардыгыз? Үзләре тапкан балаларын бөтен ата-ана да ярата, бар көчен, тормышын аларны тәрбияләүгә багышлый. Әмма чит кеше баласын тәрбиягә алып үзеңнекедәй күреп үстерүчеләргә зур сабырлык һәм олы җанлы булырга кирәк. Тәрбиягә алганда балаларга ничә яшь иде? Кыенлыклар булмадымы? Ул вакытта сезгә дә 50 яшьләр тирәсе булган, олыгаеп баргансыз.

Алексей:

– Яшьтән үк гаиләдә балалар өчтән дә ким булмаска тиеш дип хыялланып яшәдек. Ходай биргән ике кызыбызны тәрбияләп, канат биреп очыргач, яшьлек хыялыбызны тормышка ашыру нияте белән бала алырга уйладык. Бер-берсенә иптәш булып, бергә уйнап үсәрләр дип, икене алдык.

Маргарита:

Илебездә әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларны сыендырган гаиләләр саны аз түгел. Гаилә җылысын бернинди приют та, мәктәп тә алыштыра алмый. Йола-гадәтләр дә нәкъ менә гаиләдә саклана, тәртипкә дә гаилә өйрәтә. Шуларны яхшы аңлаганга, балалар алырга булдык. Балаларның үсмер чорында ата-ана һәм бала арасында мөнәсәбәтләр катлауланырга да мөмкин. Бер-береңне аңламау яки аңларга теләмәү кебек күренешләр барлыкка килә. Яшүсмерләр, үз чиратында, мөстәкыйльлеккә омтыла. Бу чорда да алар белән уртак тел табу бер дә авыр булмады. Бергәләп чаңгыда шуулар, балыкка йөрүләр, спорт белән шөгыльләндек. Алар турында бернинди начар сүз дә әйтә алмыйбыз. Кирәк нәрсәләрне алдык, үскәннәрен сизми дә калдык. Алар безнең үз балаларыбыздан берничек тә аерылмыйлар, кечкенәдән үк бергәләшеп йорт эшләрендә булыштылар. Улларыбыз – төп таянычыбыз, ярдәмчеләребез. Гаиләбезгә алганда олы улыбыз Николайга – 6, ә Димага нибары 4 яшь кенә иде, икесе дә рус милләтеннән. Балаларыбыз бик җитезләр, талантлылар. Улларыбыз спорт белән шөгыльләнәләр, музыка коралларында уйныйлар. Дима гармунда бик әйбәт уйный. Берничә тапкыр “Туым җондозы” фестивалендә катнаштылар. “Задоринка”лар төркемендә халык уен коралларында уйнадылар. Улларыбыз белән оныкларыбыз бергә уйнап үстеләр. Балалар үзара бик тату. Яшьләре буенча бөтенесе бер тирәдә алар, клубларга бергә йөриләр.

– “Бәхетле гаилә” сезнеңчә ничек була?

 Алексей:

— Гаиләнең ныклыгы арада мәхәббәт булудан һәм аңлашып, юл бирешеп яшәүдән торадыр. Без һәр проблеманы уртага салып, киңәшеп җайларга тырышабыз. Бу исә бәхеткә илтүче юл. “Тату гаилә — бәхетле гаилә”, дип юкка гына әйтмиләр.

– Бала тәрбияләүдә хатын-кыз күбрәк шөгыльләнергә тиешме, әлллә ирме?

Алексей:

– Тәрбия бирүдә хатын-кызның да, ирнең дә бертигез дәрәҗәдә катнашуы кирәк. Балаларны олы тормыш юлына чыгару өчен без аларны эшкә өйрәтергә тиешбез. Хатын-кыз эшен – әниләре, ир-ат эшен әтиләре өйрәтсә әйбәт. Баланың гаиләдә эшләп үсүе дә мөһим. Бу бәхеттән баланы мәхрүм итәргә ярамый. Хезмәт – иң яхшы тәрбия чарасы. Хезмәттә тәрбияләнгән бала сәләтле дә, мөстәкыйль дә, рухи һәм физик яктан сәламәт тә була.

– Сез икегез дә бер яшьтә. Ничек уйлыйсыз, әгәр сезнең берегез олырак булса, тормышыгыз башкачарак корылган булыр идеме?  Гомерлек яр сайлаганда яшь аермасына карарга кирәкме?

Алексей:

– Юк, яшь аермасы төрлечә булырга мөмкин, тик арада мәхәббәт, бер-береңне аңлау кирәк. Һәркем тиң ярын үзе сайлый. Без балаларыбызның да сайлаган парларына каршы килмибез.

– Үзегезнең тәҗрибәдән чыгып катнаш гаиләләр турында ни әйтер идегез?

Маргарита:

– Безнең гаилә – катнаш. Мин – керәшен кызы, Алексей – рус егете. Мондый гаиләләргә дә карашыбыз уңай, иң мөһиме, аңлашып яшәү. Безнең рус һәм керәшен йола-традицияләре әллә ни аерылмый, динебез дә бер. Бәйрәмнәрнең барысын да билгеләп үтәбез, әти-әни, әби-бабайлардан отып калган җыр-биюләрне дә бергәләп башкарабыз. Авылыбызның яртысы – керәшен, яртысы рус кешеләре, без аны хәтта сизмибез дә, дус яшибез. Русча да, татарча да сөйләшәбез. Питрау бәйрәмен бик яратабыз, ел саен көтеп алабыз, балаларыбыз да, үзебез дә катнашабыз.

Демидовлар белән сөйләшкәннән соң, аларны чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр дияр идем. Бишектә яткан нарасыйдан алып, инде буй җиткән егет-кызлар да яратуга мохтаҗ. Йөрәк җылыңны шул балаларга бирә алганда үзең дә бәхетледер. Тәрбиягә алынган балаларның күзләрендә сагыш югала, аларга тормыш матурлыгын, ярату бүләк иткән әти-әниләренә рәхмәт хисләре чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев