Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Тел — ананың балага биргән иң зур бүләге

Әлеге язмамның герое хезмәт батыры да, зур дәрәҗәләргә ирешкән белем иясе дә түгел, ә гап-гади хатын-кыз – Венера Мураткина

Җыр-моңга уралып үткән гомер

Һәр кешенең тормышы, көнкүреше, яшәеше үзенә генә хас холкы була. Венера мөләем, ачык, аралашучан, җыр-моң ярата. Ул Казан шәһәрендә туса да, бала чагын күбрәк әби-бабалары янында үткәрә. Бу чакларны бик сагынып, яратып искә ала әңгәмәдәшем: “Алар минем тормышымда иң кадерле кешеләрем. Төпле киңәшләрен биреп, мине дөрес яшәргә, эш тәртибен белергә өйрәтүчеләрем! Керәшеннәрнең йола-гадәтләрен күңелемә ныклап салган кешеләр дә нәкъ менә алар булды. Әтиемнең әнисе Алан-Полян авылыннан.  Ул мине ашарга пешерергә, бәйләргә, җон эрләргә өйрәтте. Ә әнием ягы – Балык бистәсе районының Олы Мәшләк авылына кайтып торуларым, миндә авыл табигатенә, халкына, хезмәтенә карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләде. Инде 12 яшемнән мин авылымның киң болыннарында печән чаба идем. Чалгы тавышына кушылып, моңлы керәшен җырларын сузганым бүгенгедәй исемдә. Әбием кочагында назланырга да, шул арада сыер саварга, сарык өсләрен алырга, бакча эшләрендә катнашырга да өлгердем. Авылда үткән һәр көнем, һәрбер минутым бик кадерле, якын миңа. Ләкин, язмыш юлы мине авыл түгел, шәһәр җире белән бәйләде”.

Кулга-кул тотынып, бергә үтелгән юллар...

1979нчы елның 12 октябрендә, яшьлегенең чәчәк атып килгән  чорында, 18 яшьлек, сылу гәүдәле, матур, җыр-моңга оста бу кызга, дустының туенда булырга туры килә. Шунда Венера үзенең булачак тормыш иптәше, мәхәббәте – Михаил белән таныша. Егетнең әти-әнисе тумышлары белән, Питрәч районыннан, әтисе Николай – Әлбәдән, әнисе Анастасия – Керәшен Казысы авылыннан булалар. 1964 елда, Казанга күченәләр, берсенән-берсе уңган, булдыклы акыллы 7 бала үстерәләр. Яшьтән үк, аларга керәшен моңын, йолаларын күңелләренә сеңдерергә тырышалар. Теле, милләте башка булган халыкка да хөрмәт белән карарга өйрәтәләр. Үзләрендә дә, балаларында да туры сүзлелек, әйткән сүзне үтәү сыйфатлары өстенлек иткән аларның характерларында.

Шуңадыр да, Венерага Михаил беренче күрешкәндә үк: “Мин сиңа өйләнәчәкмен”, – ди. Чынлыкта шулай була да. Шул ук елның 14 декабрендә артыгын сөйләмичә генә, кулга-кул тотынышып, ЗАГС ишек төбенә килеп тә басалар.

1981 елда беренче җимешләре – уллары Дмитрий дөньяга килә. Яшьләрнең алдына тору урынын булдыру мәсәләсе килеп баса. Казанда, торак бирелә торган эш таба алмыйча, 1982нче елның октябрендә алар Мурманск өлкәсенең, Мончегорск шәһәренә чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Чит шәһәргә тиз ияләшәләр. Венера да, Михаил да, сыната торганнардан түгел, бергәләп Кольск металлургия комбинатында эшли башлыйлар. 32 ел бер үк цехта тырышып хезмәт итә бу пар.

1986нчы елда икенче балалары – Альберт туа. Балаларны ашату, киендерү, укыту белән беррәттән, дөрес итеп тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәләр. Балаларын да, үзләре кебек, олыларга, үз халкына ихтирамлы, туган җанлы, игелекле кешеләр итеп үстерергә тырышалар. Хәзерге вакытта улларының әти-әниләренә булган мөнәсәбәте, эшчән булулары, гаиләләрендә тату яшәүләре – бу тырышлыкларның нәтиҗәсе.

Туган як, якыннар нык сагындырса да, бер-берсе өчен җан атып торган бу гаилә өчен тормыш итү күңелле һәм рәхәт була. 10 ел буена Мурманск өлкәсендә “Бердәмлек” клубында оешкан үзешчән ансамбльгә йөриләр, концертлар белән елга бер тапкыр башка өлкәләргә дә баралар. Шунда булган дуслары арасында – чувашлар, әрмәннәр, татарлар, руслар, белоруслар белән әле дә булса элемтәне эзмиләр, аралашып яшиләр.

Шәһәр балалары булсалар да, Мураткиннар күбрәк керәшен, татар җырларын башкаруга өстенлек бирәләр. Җыр-бию, гармун моңы – сагыну хисләрен басарга, күңелләрен күтәрергә ярдәм итә.

Гомерләрнең белеп кадерен

“Беркемнең дә гомер юлы сикәлтәсез генә булмыйдыр бу дөньяда. Минем дә төрле авырлыклар, күңел сынган чакларым булмады түгел. Шундый вакытларда янымда, сүзгә саран, әмма ышанычлы, бер сүздән мине аңлый торган, нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан алтын коярдай гомер юлдашым – Михаил, якыннарым, дусларым һәм әлбәттә инде җыр булды. Моң миңа нәселдән бирелгән. Әтием оста гармунчы иде. Аны авылда белмәгән кеше юктыр. Керәшен халкының җыруларын, йолаларын күңелләргә тирән итеп салган кешебез ул безнең! 4 класс белеме булган әтиебез бик булдыклы, сәләтле кеше иде. 85 яшькә кадәр яшәде, гомеренең азагына кадәр эштән туктамады. Әле соңгы елларда да безне машинасына утыртып авылларга бәйрәмнәргә алып кайта иде. Бәйрәм буена авыр баянын кулыннан төшерми, уйнап, җырлатып йөрде. Оныкларыбызга да гармунда уйнау серләрен төшендереп калдырасы килде аның. Әни дә матур җырлый, яшь чагында бик оста биегән дә. Әниемнең  дәдәсен – Тимофейны бөтен район халкы хөрмәт итте. Ул да гомер буе гармун-баянда уйнады. Бәйрәмнәрдә актив катнашты”, – дип сөйләп үтте Венера Мураткина, хәтирәләргә чумып.

Тормыш дәвам итә, гомер үтә

Балалар үсеп җитә. Олы уллары укып бетереп, яшьли генә тормыш корып куя. Хәзер аның беренче кызы – әби-бабасы – Венера һәм Михаил  белән яши. Озакламый клиник-психолог белгечлеген алачак. Аңа инде 20 яшь. Дмитрийның хатыны татар кызы– Аида. Бер-берсенә туры килеп тора торган, матур, тату гаилә алар. Кечкенә кызлары Эвелина һәм уллары Эрик та еш кына әби-бабалары янында булалар.

Икенче улларының хатыны рус милләтеннән. Алар да инде 16 ел бергә. Родион исемле уллары үсеп килә. Ул, әти-әниләре эштә булганлыктан, атнаның 5 көнен әби-бабасы карамагында тора. Алар шулай балаларына оныкларын үстерүдә нык ярдәм итәләр.

Бөтенесе бергә җыелганда, зур итеп табын әзерли бу гаилә. Туган-тумача, кода-кодагыйлар да җыела. Алар арасында керәшеннәр, татарлар, руслар да бар. Бер уйласаң, һәркайсының үз гадәтләре, йолалары, җырлары, биюләре, телләре бар бит! Тик, бу гаиләдә моңа берсенең дә исе китми. һәр бәйрәмне уртак итәләр, катнаш булуларына сөенеп кенә яшиләр.

Билгеле, мондый адымга нык уйлап, иптәшеңнең динен, телен, йолаларын кабул итәрлек, хөрмәтләрлек булсаң гына барырга кирәктер. Бар нәрсә дә кешенең үзеннән һәм тәрбиясеннән торадыр.

Үз дине, теле, кешенең йөрәгендә булырга тиеш

“Бер генә нәрсә борчый мине, ул да булса, балаларыбызның телне белмәүләре. Бәлки, монда үзебез дә гаепледер, шулай да, мин моны күбрәк, читтә яшәгәнлектәндер дип уйлыйм. Ул вакытта үзебез бу хакта уйлап бетермәгәнбез шул. Яшьләргә әйтер идем, балаларыгызга үз телегезне, йолаларны, җырларны кечкенә чакта ук, өйрәтергә, аларны хөрмәт итәргә өйрәтегез. Үз дине, теле, кешенең йөрәгендә булырга тиеш, ә калганнарын хөрмәт итәргә кирәктер.

Бәхет өчен, парыңның нинди милләттән булуы мөһим түгел. Бары тик аңлашып, йөрәк серләрен бүлешеп, бер-береңне ихтирам итеп яшәү кирәк. Киленнәребез бик акыллы, тәртипле, уңганнар”, – диде уйланып әни кеше.

Кайчандыр язмыш, чит җирләргә китәргә мәҗбүр итсә дә, әйкәнемчә, бу ике яр, беркайчан да туган төбәкләрен, аның хуш исле урманнарын, туганнарын онытмаганнар. Олыгая төшеп, лаеклы ялга чыкканнан соң, бу гаилә яңадан туган якка – Казанга күченеп кайткан.

Монда алар үзләренә йорт сатып алганнар. Якын гына яшәүче балалары, оныклары белән гөрләшеп гомер кичерәләр, туганнары белән аралашып, күрешеп торалар. Керәшен бәйрәмнәрен дә онытмыйлар. Җыелышканда, әбиләреннән өйрәнеп калган ризыкларны, киленнәре белән бергә пешерә хәзер Венера. Еракта калган дуслары әле дә, ул пешергән табикмәкне, пирмәнкәне сагынып яшибез, дип язалар икән.

Мураткиннар гаиләсендәге җылы атмосфера әллә каян күзгә ташланып тора. Ачык йөзле кунакчыл, тәртипле, күркәм гаилә. Алар белән танышуыма мин бик шатмын.

Өстәп шуны язасым килә: гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы – яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәт, туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Мураткиннар гаиләсе шушы сүзләргә лаек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев