Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Сөю гөле сулмаса...

Нократ Аланыннан Людмила һәм Юрий Мироновлар 35 ел элек Питрауда кавышып, бәхетле гомер кичерәләр.

Элек-электән керәшеннәрдә изге апостоллар Петр һәм Павел көне елның мөһим бәйрәмнәреннән берсе булып саналган. Бу көнне яшьләр төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр – кыскасы, вакытны күңелле итеп уздырганнар. Һәм... бер-берләре белән танышканнар да. Питрауда танышкан парлар Покрау көнендә туй үткәргәннәр. Гаиләнең нигезендә милли традицияләр ята икән, димәк, ул ныклы дигән сүз – борынгыдан килгән бу ышануда хаклык бар. Бер гаилә тарихына тукталыйк.

Кукмара районының Поршур авылы кызы Людмила Савельева, 1987 елда мәктәпне генә тәмамлаган кызчык, Питрауның өченче көнендә (элек Питрау өч көн дәвамында бәйрәм ителгән), үзенең булачак ире белән танышкан. Быел 14 июльдә тормыш иптәше Юрий Миронов белән бергә тора башлаганнарына 35 ел була.

«Танышканда миңа әле унҗиде яшь кенә иде, ә иремә – егерме ике. “Сезнең белән танышырга мөмкинме?” – дип, яныма килеп сөйләшә башлады. Ризалык белдердем. Бераз аралашканнан соң өйгә кадәр озата барды. Сөйләшә-сөйләшә авылга таба җәяү генә кайтып җиткәч, Питрауга тракторда килүе турында әйтте. Тракторы янына барганда бер машина туктап утыртты. Машинадагы кешеләр Юраның дуслары икәнен белмәдем. Озаклап барганнан соң гына аңладым... Шулай төнлә мине Балтач районы Иске Чипья авылына урлап алып киттеләр. Юраның туган йортына кайткач, әнисе каршы алды. Соңыннан, әти-әниемә хәбәр бирделәр... Әти-әнием, Николай һәм Анфиса Савельевлар, биш бала тәрбияләп үстерде. Хәзерге вакытта Кукмара районының Поршур авылында яшиләр, быел икесенә дә 75 яшь тулды.
Унсигез яшьтә генә язылышырга яраганга, Балтач райкомыннан ризалык алып, 1987 елның 18 сентябрендә язылыштык. Туебыз өч көн булды. 5 октябрьдә Малмыж чиркәвенә барып кәбен койдык. Ә 18 октябрьдә бездә, кыз ягында, туй үткәрелде. Поршурда туй ике көн дәвамында барды. 1988 елда беренче кызыбыз Юлия туды. Бүгенге көндә олы кызыбыз Казанда шәфкать туташы булып эшли. Икенче кызыбыз Мальвина Нократ Аланы шәһәрендәге заводта эшли, өч бала әнисе. Өченче балабыз Родион Казанда университетта укый. Кечкенә кызыбызга унбер яшь, быел бишенче класска укырга бара, Алла боерса.
Мәхәббәт ул – бер-береңне хөрмәт итеп яшәү, сеңлем. Ирем бик әйбәт кеше булып чыкты. Эчмәде, тартмады, гел икешәр эштә эшләде. Дүрт балабыз, өч кыз һәм бер малай, һәм дүрт оныгыбыз бар. Бүгенге көндә Киров өлкәсендәге Нократ Аланы районының Ершовка авылында гомер итәбез», – дип сөйләде Людмила Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев