Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Шәҗәрә төзү – үткәннән бүгенгә күпер салу

Җанга җакын җамагатым проекты кысаларында, "Сез ничәнче буынга кадәр борынгы бабаларыгызны беләсез?" исеме астында, социаль челтәрләр киңлегендә “Туганайлар” газетасын укучылар арасында ачык сораштыру үткәрдек

Яшь вакытта нәсел шәҗәрәсе дигәнне әби-бабайлардан еш ишетә идек. Аның җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек – кулъязма икәнен генә күпләребез аңлап бетермәгәндер. Боларны яшь буынга аңлату бик кирәк. Яшь чакта бу мәсьәләгә бик игътибар бирелмәсә дә, олыгая төшкәч соң булырга мөмкин.
Сораштыруда барлыгы 49 кеше катнашты. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, тавыш бирүчеләрнең 33 проценты (16 кеше) – әби-бабасын, карт әбисе белән карт бабасын гына белә икән. Ә җиде буынын белүчеләр – 24 процент (12 кеше), нәсел шәҗәрәсен төзегән карендәшләребез – 22 процент (11 кеше), шәҗәрәне төзергә теләүчеләр 10 процент (5 кеше), бары тик, әби-бабаларын гына белүчеләр дә, тавыш бирүчеләрнең 10 процентын (5 кеше) тәшкил итә.
Тамырларыңны белмичә яшәү бернинди кысага да сыймый. Әйе, шәҗәрәне төзү өчен, бик күп архивларда эзләнергә, авыл-шәһәрләрне гизәргә кирәк. Моңа шактый гына вакыт та кирәк! Берничә көндә генә шәҗәрә төзеп тә, җиде буын бабаңны барлап та булмый!
Бу хакта без укучыларыбызның да фикерләрен белдек. Балык Бистәсе районының Шеморбаш авылында яшәүче Татьяна Андреева болай диде:
- Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш дигән әйтем халкыбыз аңына нык сеңгән. Әмма, гадәттә, без 3-4 буынны белү белән генә чикләнәбез, бу эшне кичектереп киләбез. Беләсе иде, дигән уй күңелдән чыкмый. "Нәселле кеше - затлы кеше" дип әйтәләр. Нәсел шәҗәрәсенең ботакларын төзи башларга исәп итәм.

Ә Чаллы шәһәреннән Светлана Капитонова: "Шәҗәрә төзүгә карашым бик уңай, тик, үзем ясатмадым, яшьрәк чакта уйланылмый шул. Оныклар өчен кирәк булыр дип уйлыйм, аларга сөйләп, аңлатып торам."

Мамадыштан Римма Кузнецова шәҗәрәне мәктәптә конкурс өчен ясаганнарын әйтте. "Бик кирәкле бәйге булды ул. Күп кенә балалар, әти-әниләре белән берлектә, шәҗәрә төзеделәр. Ә җиде буын әби-бабаны белү бәхеттер ул", - диде Римма.

Шәҗәрә – үткәннән бүгенгегә бер күпер ул. Үз тамырларын һәркем барларга бурычлы. Моның өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ни дисәң дә, интернет заманы. Архив ишекләре дә һәркем өчен ачык. Теләк кенә булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев