Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Олы көн бәйрәмен яратучы Роза

ВКонтакте челтәрендә “Гаиләгезнең иң яраткан бәйрәме?” дигән темага сораштыру уздырган идек

"Җанга җакын җамагатым" проекты кысаларында ВКонтакте челтәрендә “Гаиләгезнең иң яраткан бәйрәме?” дигән сораштыру уздырдык. Милли бәйрәмнәр итеп Рождество, Олы көн, Питрау, Тройсын, Чүк, Май чабу, Качману, Симетне алдык. Әлеге сорауга 82 кеше үз җавабын бирде. Шуларның 35е "Барлык бәйрәмнәрне дә яратам, көтеп алам" дип җавап бирде. 

Олы көн бәйрәмен яратучыларның берсе булган Роза Иванова белән сөйләштек.

Роза Иванова Кукмара районының Үрәсбаш авылында туып-үсеп, озак еллар Кукмараның үзендә яшәгән. Гомере буе агроном булып эшләгән. Хәзерге вакытта туган авылы Үрәсбашта 85 яшьлек әнисен карый.

 – Бәйрәмнәрнең кайсы да ошый. Авылыбызда нинди бәйрәм үткәрелсә дә катнашырга тырышабыз. Олы көн бәйрәме иң зурысы бит ул! Уразаны да калдырмыйбыз. Күбрәк үзебез үстергән яшелчәдән әзерләнгән ризык кулланабыз. Кышкылыкка дип,бик күп салатлар ясыйбыз. Чиркәүгә Кукмарага йөрибез. Үрәсбашта да иман йорты төзелә башлады, әлегә әзер түгел. Гөмбәзен генә эшләтәсе калды инде. Авылда халык саны кими, 90лап йорт бар. Клуб, ике кибет эшләп тора. Тормыштан зарланмыйбыз. Ике улым бар, хатыннары – керәшен кызлары. Буш вакытларымда тегәргә, бәйләргә яратам. Олы көнгә өйләр юасы, йорт тирәсен чистартасы бар, эш җитәрлек, көч кенә булсын, – диде Роза түти.

Ә сезгә нинди бәйрәмнәр күбрәк ошый? Аларны ничегрәк үткәрәсез? Безгә дә языгыз, хатлар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев