Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Мәшләктән Анастасия Федорова: “Киленем – кызым, кияүләрем – улларым кебек”

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылында яшәүче Анастасия Федорованың үз куллары белән үргән салфеткалары, мендәр тышлыклары күз явын алырлык матурлар

Ул үзе Керәшен Казысында туган. Аның белән аралашуы рәхәт: “66ны тутырсам да, күңел гел унсигездә әле; кул эшләреннән тыш, икенче яраткан “хоббием” – шигырь уку. Яттан бик куп белэм, туры килгәндә бәйрәмнәрдә сөйлим. Безнең керәшеннәрне бәйрәмнәрсез күз алдына да китереп булмый. Авылыбыз зур түгел, елдан-ел йортлар, халык саны кими бара. Күбрәк өлкән яшьтәгеләр инде хәзер. Шулай да, клубыбыз эшли, һәр бәйрәм уздырыла, бик теләп катнашабыз, йолаларны онытмыйбыз, балаларның да күңелләренә салырга тырышабыз, – дип сөйләде ул. Анастасия Федорованың өч баласы, дүрт оныгы бар. “Олы кызымның ире, үзебезнең авылдан, керәшен егете. Улымның хатыны – татар кызы, кече кызымның ире – рус кешесе. Бөтенесе дә бик матур яшиләр. Без керәшеннәр һәм үзебезнең кешеләренең артуын кайгыртырга тиеш. Ләкин кайбер очракта йөрәккә кушып булмый. Минем уйлавымча, һәркем үзенең мәңгелек парын үзе сайлый. Ныклап уйларга гына кирәк, ә инде уйлап та башка милләт кешесе белән тормышны бәйләргә теләсә, минемчә ярату гөнаһ түгел. Киленем – кызым, кияүләрем – улларым кебек. Бик яратам үзләрен, алар да мине хөрмәт итәләр. Улымның никахына бер дә каршы килмәдем. Бергәләшеп бардык, мулла сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладык, исем үзгәртүләр булмады. Дин нинди генә булмасын, барыбыздан да бер теләк, бәхетле гаилә булсын, исән-сау балалар тусын. Катнаш никахларга карашым уңай, барыбыз да бер сукмактан йөрибез, бер ризыкны ашыйбыз. Үз динебездә булыйк, башкасын хөрмәт итеп, аңлашып яшик”, – дип ассызыклады Анастасия Федорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев