Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Күкрәкләрен киереп “Мин – керәшен!” диярлек булсын

51 яшьлек ир, моннан 29 ел элек, 24 яшендәге чибәр, уңган, матур җырлый торган Светланага бер күрүдә гашыйк була. Алар икесе бергә Ульяновск шәһәренең зур бер заводында эшлиләр. Кыз егеттән ике яшькә олырак, шуңа, зводка да иртәрәк килә, танышлары да күбрәк.

Ачык, аралашучан кыз булганга, аны барлык коллегалары да хөрмәт итәләр. Рафаил килгәч тә, егеткә сүзне үзе беренче куша: “Батыр егет, кер әйдә, коллегалар белән таныштырам, эш тәртибен аңлатырмын” – дип каршы ала Светлана. Ә Рафаил кызның җитезлегенә, чаялыгына карап таң кала. Эшли башлавына бер атна булды дигәндә, егет инде кызны бер ел беләдер кебек тоя. Кыз да егеткә битараф түгел, араларында мәхәббәт уты кабына. Светлана татар телендә сөйләшсә дә, исем-фамилиясе русларныкы кебек. Нигә болай булуы Рафаилны да кызыксындыра. (Ул керәшеннәр барлыгын белми дә. Аның туган ягында татарлар, руслар,чувашлар гына яши шул). “Син татар түгелме әллә” дигәч, кыз: “татарча сөйләшәм бит”, дип кенә көлеп җавап бирә. Әлеге темага сөйләшү алар өчен шуның белән ябыла. Бер еллап очрашып йөргәннән соң, алар зурламыйча гына, туйсыз гына язылышып, өйләнешергә сүз куешалар. Егет кечкенә чагында ук әнисез кала. Әтисе башка хатын белән яши башлый. Рафаилны әбисе үстерә. Шуңа, кызның кулын сорарга да, үзе генә бара. Кызның әти-әниләре чыгышлары белән Самара өлкәсеннән булсалар да, инде озак еллар Ульян өлкәсендәге бер поселокта гомер итәләр. Рафаил алар белән танышу минутларын әле дә онытмый, хөрмәт белән искә ала, шундый олылап, матурлап каршы алалар аны. Андагы сый-хөрмәт, йомшак сүзләр! Әби-бабай булачак кешеләр, кияүне бик хуплыйлар, ошаталар.

Аларның гаилә тормышы башланып китә. Әбисеннән тормышта никах кирәклеге турында ишеткәне буенча, ир берничә тапкыр бу хакта сүз кузгатып карый, тик Светлана безгә болай да әйбәт бит дигәч, кабатламый. Дөрес әйтә бит, аларның бар да әйбәт, бер-берсен өзелеп яраталар. Ел артыннан ел үтә, тик гаилә генә тулыланмый, бала бик озак көттерә. Тугыз ел бергә яшәгәннән соң гына Светлана балага уза. Көтеп алган кадерле нарасыйлары дөньяга аваз салган көн, иң бәхетле көннәредер дип уйлый ир белән хатын. Юк шул... Аларны алда сынаулар көтә... Балалары Руслан авыру булып туа. Кая гына бармый алар, нинди генә врачка күрсәтеп карамыйлар, файдасыз. Рафаил өчен монысы бер сынау булса, икенчесе – авыру баласы өчен йөрәге өзгәләнгән Светлананың дингә бирелеп китүе. Әлеге сүзләрен миңа сөйләгәндә Рафаил күз яшьләре белән: “Яза калсагыз, зинһар, әйтегез, мин беркемне дә яманламыйм, һәр кешенең үз дине, барысы да аңа хөрмәт белән карарга тиеш, беркем дә алмаштырырга тиеш түгел үз динен. Мин хатынымны яратам, аның православие динендә булуын аңлыйм, каршы да килмим. Шулай да, минем өемдә почмак саен тәре булуы, аның төнлә дә торып нык кычкырып иманнар укуы, тагын бик күп нәрсәләр минем өчен җиңел түгел. Светлана көннән-көн дингә керә бара. Мин нишләргә дә белмим. Аңлыйм, боларны яшь вакытта уйларга тиеш булганмын. Яшьләргә әйтер өчен күңелемдә мондый фикерләр туды: Элеккеләр катнаш гаилә мәсәләсенә үтә дә сак караганнар. Мондый гаиләләр ике як өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген аңлап яшәгәннәр. Ләкин замана үзгәрә, хәзергеләр әби-бабай йолаларына җиңел акыл белән карыйлар. Минемчә, бу хакта укытучыларга, ата-аналарга балалар белән аңлату эшләре үткәрергә кирәктер. Гаиләдә нинди каршылыклар туарга мөмкин, шуны аңлатырга. Мисал өчен, бала туа – исем кирәк. Катнаш гаиләдә нинди исем кушылачак, исем бирү мәчеттә, әллә чиркәүдә башкарылачакмы? Тормышта тагын бер уйландыра торган нәрсә – кешенең мәңгелеккә китүе. Нинди йолалар буенча соңгы юлга озатырга, кайсы зиратка күмәргә?  Терсәк тешләүләр шуннан башлана...  Яшь вакытта болар турында төптән уйланылмый шул. Үз динеңдәге парыңны табып, бер уйда булып, уртак тел табып яшәү зур бәхеттер ул. Халкыбызның яшәү өмете ─ киләчәккә, яшь буынга бәйле. Бер диндәге, үз кешең белән булган никахлар гына телне сакларга, халык санын арттырырга ярдәм итә. Балалар да “Син кем”дигән сорау биргәндә, күкрәкләрен киереп, көр тавыш белән: “Мин – керәшен!”, “ Мин татар!” – дияр иде”, – диде.

Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә, яшьләргә гыйбрәт булсын, ашыкмасыннар, киләчәкне уйласыннар дип кенә сөйләде ул. Ике диндәге кеше бергә булган икән, урталыкны таба белсеннәр. Шулай тигезләп матур яшәүчеләр дә бик күп бит. Мәхәббәтләрен, гаиләләрен сакласыннар иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев