Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Катнаш семьялар – гадәти күренеш

Өйләнешкән вакытта киләчәктә гаиләдә балалар ничек тәрбияләнер; аларга нинди исем кушылыр, бу чиркәүдә, әллә мәчеттә башкарылырмы; алар белән нинди телдә аралашырбыз; картаеп чын дөньяга күчкәндә, кая һәм ничек җирләнер дигән уйлар бөтенләй башка да килми

Кияүгә чыгам яки өйләнәм дигән кешегә каршы килүдән дә файда юк, ул барыбер күп очракта үзенчә эшли. Соңрак терсәк якын булса да, тешләве мөмкин түгел икәнлеге ачыклана. Гаиләдә телгә, дингә карата мөнәсәбәт нинди, балада да шундый караш буладыр. Өлкән буын – ата-аналар, әби-бабайлар телне, мәдәниятне беләме? Аларда балаларына үз телен, йолаларын өйрәтергә теләк бармы, юкмы? Зәй районының Урта Баграж авылында туып, хәзерге көндә дә шунда яшәүче Федора Краснова белән шушы темаларга сөйләштек.
- Федора Николаевна, сез катнаш гаиләләргә ничек карыйсыз?

- Катнаш гаиләләргә килгәндә шуны әйтәсем килә – ике диндә булган гаилә балалары кушылганда (христиан, мөселман) күбрәк никах укыталар, ә кәбен койдырмыйлар. Бу бик үк дөрес түгел дип уйлыйм. Атеизм чорында дини йолалардан башка гына гаилә корып, тату гына картайган гаиләләр бар. Хәзер дингә кайта башлагач, яшь чагында сизелмәгән, кирәксенмәгән дин аермалыгы гаиләне таркатуга китермәсме икән? Ярый да ике динне дә бердәй якын күреп, бер-беренә юл куеп яшәсәләр, балаларны кайсы дингә табындырырга икәнен аермасалар. Шуңа күрә яшьләргә үз динендәге кеше белән гаилә кору яхшырак булыр иде дип уйлыйм.
- Ә сезнең үзегезнең туганнар, танышлар арасында катнаш гаиләләр бармы?
- Мин берүзем, мама шулай ук 4 баладан берүзе исән калган. Ә өченче буын туганнар арасында, аларның балаларында берничә катнаш гаилә бар. Алар әле атеизм чоры балалары, шуңа күрә дин аермалыгына бик исләре китми, тыныч кына бергә олыгаялар.
Үземнең малай да рус кызына өйләнде, көмеш туйлары булды быел. Диннәр бер булгач кәбен койдырдылар, балалар да чиркәүдә чумылдырылган.
Улым “Татнефтедор”ның Зәй бүлегендә эшли, киленем Зәй кызы, “Горгаз”да хезмәт куя. Оныгым армия сафларыннан соң Себер якларында вахта методы белән эшли, ә кечкенә кызыбыз Әлмәт медицина училищесын тәмамлый. Барысы да татарча аңлыйлар, тик, руслар арасында яшәгәч, сөйләшүләре генә авыррак.

Әлбәттә, баланың нинди телдә аралашуы тирә-як мөһиттән дә тора. Бала кайсы балалар бакчасына, мәктәпкә йөри, кайсы университетта укый, кем белән аралаша, әти-әнисе нинди телдә сөйләшә – болар барысы да әһәмиятле. Бу факторлар телне, мәдәниятне танырга, өйрәнергә этәргеч була ала.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев