Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Кәләйнең җырлы гаиләсе

Әлмәт районының Кәләй авылында яшәүче Валентина һәм Илфат Исламовларның сәхнәдәге гомуми иҗат юллары туксан елны да узып китә.

Ял кичендә, бәрәңге алганнан соң, балаларын, оныкларын озатып кына җибәргән Илфат һәм Валентина Исламовлар йортына килеп төштем. Матур капкадан керүгә, иркен ишегалдында биек чыршылар, төрле декоратив агачлар каршы алды. Йортларында – картиналар, гаилә фотосы, CD-диск, Валентина Георгиевнаның фортепианосы. Мондагы һәрбер әйбер – үзе бер тарих.

Мәскәү нефть һәм газ институтының бишенче курсында белем алучы татар егете Илфат Әлмәтнең 2нче музыка мәктәбе укытучысы Валентина белән 1975 елның язында, дусларына кунакка килгәч, таныша. Кич буе җырлашып, сөйләшеп утыралар, соңыннан ул кызны озатып куя. Мәскәүгә киткәч тә, ике арада хатлар йөри. “Дәфтәр битенең ике ягын да тутырып хатлар яза идек”, – дип искә алалар.

Институтны тәмамлап Әлмәткә кайткач, алар очраша башлыйлар. Район культура йортының үзешчән җырчысы Валентина, концерт бригадасы белән, бер айга Башкортстанга җыена. Яшьләрнең бәхетенә, концерт төркемендә бер җырчы ир авырый. Валентина аның урынына Илфатны тәкъдим итә.

“Ул вакытта концерт бригадаларына бик җитди сайлап алалар иде. Моңа кадәр публикага чыгыш ясаганым юк. “Комиссия” биш-алты җыр җырлаткандыр. “Бик тә пойдет” дигән сүзләре хәтердә калган. Бер айга гастрольләргә киттек, әле эшкә урнашып өлгермәгән идем”, – дип искә ала Илфат Әхмәтович.

Башкорт халкы яшь артистларны җылы каршылый. Буш вакытларда егет үзләре тукталган авылларда ялгыз әбиләргә ярдәм итә – утын яра, су ташый. Валентина исә Илфатның тырыш, ышанычлы кеше булуына шул вакытта инана.

1975 елның көзендә алар өйләнешәләр. Гаиләне дә, эшне дә, иҗатны да бертигез алып барган Исламовларга “Татнефть” идарәсе башта – кечерәк, ә балалары тугач берничә бүлмәле квартира бирә. “Җырлап йөрүебез нык ярдәм итте. Ул вакытта предприятиедә эшләүчеләр квартираны 10-12 еллап көттеләр”, – ди Исламовлар.

“Без беренче алып чыктык”

Әлмәт халкы бу үрнәк гаиләне яхшы белә. Районның элекке җитәкчесе Ришат Әбүбакиров та: “Шәһәр бәйрәмнәрен Исламовларсыз күз алдына китерә дә алмыйм”, – дип әйтә торган булган.

Исламовлар, аеруча, танылган композитор, баянчы Рәис Нәгыймов җырларын яратып башкаралар. “Рәис Нәгыймович сирәк очрый торган музыкантларның берсе иде. Аның Клара Булатова шигыренә язган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын да беренчеләрдән булып башкардык. Соңыннан зур артистлар күтәреп алган “Урсал тау”ны да сәхнәгә без алып чыктык”, – ди алар. Илфат һәм Валентина Исламовларның дүрт музыкаль альбомы бар, икесе дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары һәм башка бүләкләр ияләре.

Өстәвенә, төп хезмәтләрендә дә уңышлары аз түгел. Хезмәт юлын инженер буларак башлаган Илфат Әхмәтович предприятие директоры вазифасына кадәр күтәрелә, төбәкнең нефть тармагына озак еллар буе үзеннән зур өлеш кертә.

Иҗатка гашыйк кеше бар яктан уңган була. Исламовлар үзләре дә: “Барысына да өлгерә идек. Көндез – эштә, эштән соң балаларны алып кайтып ашаткач, культура йортына репетициягә чабабыз. Әле шәһәр читендә урнашкан бакчабыз да бар иде. Аны да карыйбыз. Балаларны әти-әниләр үстереште. Кирәк вакытта күршегә дә калдырып китә идек. Бүген ул үзе безнең ярдәмгә мохтаҗ, аны карыйбыз”.

Икесе дә лаеклы ялда булсалар да, өйдә утырганнары юк. Райондагы бәйрәмнәргә дә еш чакыралар. “Кәләем” халык фольклор ансамблен җитәкләүче Валентина Георгиевна керәшен җыруларын аеруча мәхәббәт белән башкара.

“Өебезгә бар да сыя”

Дин мәсьәләсе белән дә кызыксындым. “Өебезгә барысы да сыя”, – дип җавап кайтардылар. Өйләнешкәндә дә яшьләр бер-берсенә карата таләпләр куймаган, әти-әниләре дә каршы сүз әйтмәгән. Авылдашлары гына башта өнәп бетермәгәннәр. Аннан Илфат Әхмәтовичның туган авылы – Азнакай районының Үчәле авылында парлап концертлар куя башлагач, искиткеч тавышлы керәшен кызын да ярата башлыйлар. “Үзем генә кайтсам, Валентинаң нишләп кайтмады дип сорашалар”, – дип көлә Илфат абый.

Балаларына исем сайлауны Илфат Әхмәтович үз өстенә алган. Олы кызларына – Чулпан, уртанчысына – Миләүшә, ә төпчек улларына Айдар дип куялар. Аларга да әти-әниләре үз юлларын үзләренә сайлау мөмкинлеге биргән. Чулпан, мәсәлән, керәшен егетенә кияүгә чыгып, керәшен йола-гадәтләрен дә үз итә, бәйрәмнәрдә каенанасына булыша.

Бәхетле гаилә формуласын Исламовлар бер-береңә юл куюда күрә. “Гел бергә булдык. Чакырган җиргә икәү бардык. Син – хатын, шуңа шул эшләрне, син – ир, шул эшләрне генә башкарырга тиешсең, дип чикләр куймадык. Кирәк булганда бер-беребезгә таяныч булдык. Балаларны аякка бастырдык, хәзер оныкларга да чират җитте. Үзләре дә гел ярдәм итә”, – дип елмайды алар.

Аннан әле озак фотолар карап утырдык. Тиздән Төркиягә ял итәргә җыенуларын да әйттеләр. Балалары юллама алып биргән. Әңгәмәнең үзеннән дә алдарак җырлаганнарын ишетәсе һәм укучыларыбызга ишеттерәсе килгәч, видеога да төшереп алдым. Чишмә суыдай чиста яңгыравык тавышлы Валентина һәм Илһам Шакировны хәтерләткән Илфат Исламовларның моңлы җыры әле дә күңел кылларын тибрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев