Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Гаилә кору — зур юлларның башы

Хәзер замана шундыерак: кызлар – кияүгә чыгарга, егетләр өйләнергә ашыкмый

Гаилә кыйммәтләре, балага милли тәрбия бирү һәм традицияләр турында яза торган “Җанга җакын җамагатым” махсус проекты кысаларында, “Туганайлар”ның ВКонтактедагы социаль группасында, подписчикларыбыз арасында, “Гаилә корыр өчен иң кулай вакыт?” дигән ачык сораштыру үткәрдек.


Хәзер замана шундыйрак: кызлар – кияүгә чыгарга, егетләр өйләнергә ашыкмый. Яшьләрнең күбесе, башта укып бетерергә, аннан яхшы эш табарга, машина алырга, үз квартираңны булдырырга кирәк, дип, сылтау табып, гаилә коруны сузып килә. Элек егетләрнең шактые армиядә хезмәте тәмамлануга, башлы-күзле булу ягын карый иде.
Сораштыруда катнашып, барлыгы 73 кеше үз фикерен белдерде. Шуларның 33се (45 процент) 20-25 яшендә, 32се (44 процент) 25-30 яшьтә, 4се (5 процент) 30-35 яшьтә, 1се(1 процент)35-40 яшьтә, бөтенләй тормыш кормыйм 3се( 4 процент) дип, җавап биргән.
Зәй районында яшәүче Мария Чернова бу хакта үз фикерләрен язып җибәргән:
– Гаилә кору – җитди һәм җаваплы эш, мәхәббәт тә, бер-береңә тугрылык та кирәк. Шул ук вакытта гаилә кору вакытын да уйлап, дөрес сайларга кирәктер дип уйлыйм. Минемчә, иң кулай вакыт 25 белән 30 яшьләр арасында. Белем алынган, эшкә урнашылган, акылга утырган. Балалар алып кайту өчен дә иң җитлеккән чор. Үзем дә 26 яшьтә кияүгә чыктым.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Үз фикерләрегезне языгыз, көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев