Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Балага "тозсыз" исемнәр кушмыйк

Бүгенге көндә яңа туган балаларга нинди генә исемнәр кушмыйлар

Элек кушыла торган аңлаешлы, матур исемнәрне заманча яңгырашлы ят исемнәр алыштыра. Ә бит исем кешенең гомерлек юлдашы.
"Җанга җакын җамагатым" проекты кысаларында, "Туганайлар"ның ВКонтакте социаль челтәрендә "Балаларыгызга нинди исем кушу яклы?" дигән сораштыру үткәрдек. Андагы сорауларга укучыларыбыз актив рәвештә үзләренең җавапларын бирделәр. Барлыгы 60 кеше үз фикерен әйткән.


Шуларның 27се (45%) "Чын провослав исеме кушылырга тиеш" дигән җавапны сайлаган.
Катнаш гаилә икән, ике якка да бара торган исем булсын, дип фикер йөртә 19 кеше (31,67%).
9 кеше (15%) "исемдә мени эш", дип уйлый
Ә 3 кешенең (5%) бу хакта уйлаганым да юк икән.
Чит ил исемнәрен кушарга каршы, дип 2 кеше (3,33%) җавап биргән.
Исем кушу турында үз фикерләрен язып җибәрүчеләр дә булды.
"Ир белән хатын төрле милләт, төрле дин кешеләре икән, аларның балаларына әтисе динендәге исем кушылырга тиеш дип уйлыйм. Рамиль Николаевичка караганда, Алексей Николаевич дип әйтү, матуррак яңгырый. Яки, киресенчә, Рамиль Николаевич түгел, ә Рамиль Наилевич булсын, - дип үз фикерен белдерде Казаннан Людмила Савиных.
Тумышы белән Кукмара районыннан булган, хәзерге вакытта Нократ Аланында гомер итүче Александра Захарова болай диде:
"Чит илдән кергән исем кушуга бөтенләй каршы мин. Керәшен икән, керәшен исеме кушылсын балага, татар икән - татар исеме. Үз илеңне, үз динеңне, үз халкыңны хөрмәт итәргә кирәк. Балалар безнең киләчәгебез. Һәр кеше үз динендәге парын табып тормыш корса, күпкә әйбәтрәк дип саныйм, чөнки яшь чакта моңа бик игътибар бирелмәсә дә, олыгайгач уйландыра".

Ә сез ничек уйлыйсыз? Үз фикерләрегезне языгыз, көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев